Бөек Ватан сугышында туганнарым
Вильданов Сабирҗан Вильданович
Хәтер китабы
Вильданов Сәхибзян Сабирзянович
6.67M
Category: historyhistory

Бөек Ватан сугышында туганнарым

1. Бөек Ватан сугышында туганнарым

Әниемнең әтисе – Вильданов Сабирҗан
бабай
Әниемнең абыйсы- Вильданов Сәхибҗан
абый.
Төзүче: Камалетдинова Наилә Зөфәр кызы
МБОУ “Гимназия №1 им.Р Фахретдин”.
Тарих һәм җәмгыять укытучысы.

2. Вильданов Сабирҗан Вильданович

3.

1893 елда хәзерге Әлмәт районы Яңа Кәшер
авылында туган.
1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач
бабаебызны фронтка җибәргәннәр.Яшь булуына карамастан ,
батырларча үз ватаны өчен дошман белән көрәшкән.
Каты сугышларның берсендә Сабирҗан бабай немецларга
әсирлеккә эләккән.
Бабайны бер бай йортына эшкә билгеләгәннәр.
Сугыш бетеп әсирләргә азатлык бирә башлагач ,
бабайны да туган иленә җибәргәннәр

4.

5.

Сабирҗан бабай Бөек Ватан сугышына киткәндә йортта Гайшә
әби белән 6 бала кала. Зур улы – Сәхибҗан абый , әтисе сугышка
киткәндә Чистай пристанендә Сабирҗан бабайны сугышка озатып
кала.Бу әти – улның соңгы тапкыр бер – берсен күрүе була.
Әтисе сугышка китеп берничә атна үтүгә, 18 яше тулып Сәхибҗан
абыйны да сугышка озаталар. Сугыш кырыннан Сабирҗан бабай
хатлар җибәргәли. Немец
гаскәрләре белән барган сугышлар турында яза,өйдәгеләрнең
хәлен сораша .Балаларын ,хатынын сагынуын, фашистларны
тизрәк җиңеп өйгә кайтырга ашкынуын белдерә.

6.

7.

Сабирҗан бабай немецлар белән сугыша –сугыша үзебезнең
илебезне дошманнардан азат итеп, Румыния иленә барып җитә.
Румыния илен дошманнардан азат иткәндә ,Сабирҗан бабай
янында гына снаряд шартлый, бабай бик каты яралана
һәм батырларча һәлак була.
281 нче номерлы гвардия укчылар полкы кызылармеецыВильданов Сабирҗан Вильданович- 9 апрель 1944 елда
Румыниядә , Подуноэльск районы , Лунгань авылында
җирләнә.

8.

Хәтер китабы

9. Хәтер китабы

Вильданов Сәхибзян Сабирзянович

10. Вильданов Сәхибзян Сабирзянович

1924 елның 13 июнендә хәзерге Әлмәт районы
Яңа Кәшер авылында Вильданов Сабирҗан
гаиләсендә өлкән ул булып дөньяга туа.
1940 елны 16 яшьлек яшүсмер егетне Донбасс шахталарына
ФЗО укырга җибәрәләр. Бөек Ватан сугышын ул шунда каршылый.
1942 елның башында туган авылына кайтып җитә.
1942 елның июнендә әтисе – Сабирҗан бабайны
ат белән Чистай пристаненнән сугышка озата.

11.

12.

13.

14.

15.

Шул сугышларның берсендә Сәхибҗан абыйның танкы яна башлый.
Сугышчылар тизрәк таныктан чыга башлыйлар, ләкин дошман
чыккан сугышчыларны мылтыктан атып тора. Шул вакыт Сәхибҗан
абый таныкның бер ягына килеп төшә һәм исән кала , икенче ягына
төшкән булса үлгән булыр иде.

16.

17.

18.

19.

Яхшы сугышчы буларак , сугыш кырларында
күрсәткән батырлык- лары өчен Сәхибҗан абый
орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш
беткәч тә әле аларны тиз генә туган илләренә
кайтарып җибәрмиләр.Бары тик 1947 елның
9 маенда -
Җиңү көнендә Сәхибҗан абый туган өенә
кайтып керә .
Бу вакыйга өйдәгеләр – әнисе , 5 апае һәм үзе өчен чиксез шатлыклы көн
булып истә кала. Бары тик әтиләре генә туган илен саклап
чит илләрдә ятып кала.

20.

21.

22.

23.

24.

25.

26.

1945 елның 9 Маенда илебезгә зарыгып көткән
Җиңү бәйрәме килә.
Зур кайгыдан соң , сугыш бетеп ике ел узгач1947 елның 9 Маенда исән – имин җиңүләр яулап, Гайшә әбинең
олы улы – Вильданов Сәхибҗан Сабирҗан улы сугыштан кайта.
Бу вакыйга Гайшә әбинең гаиләсендәге иң бәхетле мизгел булып
истә кала. Тормыш дәвам итә...
English     Русский Rules