Җиңеп кайттык яуларда
1941 - 1945
“Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!”
Бөек Ватан сугышында орденнар белән бүләкләнгән Урманасты Үтәмеш каһарманнары
Сугыш еллары
Батырларны барлар вакыт!
“
“
“
“
“
“
Хасаншин Ризван Моратша улы
“
Вафин Мансур Әхмәт улы
“
“
1.57M
Categories: biographybiography historyhistory

Җиңеп кайттык яуларда

1. Җиңеп кайттык яуларда

Урманасты Үтәмеш
авылы китапханәсе
2020 ел

2.


Батырлык ул – рухи матурлык ... Әнә шуңа күрә дә
халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары
бәяләнгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы
исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән.
Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп
җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан
сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә
күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында
безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда
яшәүчеләр дә башларын иярләр иде әле ...
Минтимер Шәймиев

3. 1941 - 1945


Бик күп кан, күз яше
түгелгән, озакка сузылган
дүрт ел. Ул еллар әле
бүген
дә
һич
узып
китмәслек озын булып
тоела. Ә сугыш барганда,
һәр йортны, һәр гаиләне
кайгы,
үлем
сагалап
йөргәндә? Соңгы өметне
өзеп,
өйләргә
үлем
язулары килгәндә?...

4. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!”

Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” – бу лозунг
аның коралына әйләнде. Җинүгә, фронт белән беррәттән, завод
– фабрика цехларында зур өлеш кертелде. Татарстанга илнең
башка төбәкләреннән җитмештән артык завод һәм фабрика
күчерелде. Аның күп предприятиеләре корал, сугыш кирәк –
яраклары
җитештерүгә
үзгәртеп
корылды.
Казанда,
республиканың башка шәһәрләрендә зур фәнни һәм
интеллектуаль көчләр тупланды. Кыска вакыт эчендә галимнәр
коралның яна төрләрен булдыру, аларны тиз көндә җитештерә
башлау буенча мөһим проектлар эшләп өлгертте. Республика
сугышчыларга берөзлексез 600 дән артык төр корал, кием салым, азык – төлек озатып торды. Дүрт ел эчендә армия
Казаннан егерме бер меңнән артык очкыч алды. Бу – илдә
төзелгән һәр җиде очкычның берсе дигән сүз иде.

5.

СУГЫШ КОРБАННАРЫ
ТЫНЫЧЛЫК ЯКЛЫ
1939 елнын 1 сентябрендә
башланып киткән Икенче
Бөтендөнья сугышы,1941 елның 22
июнь иртәсендә СССР чикләрен
шакыды.
Кама аръягында урнашкан бәләкәй
генә Урманасты Үтәмеш авылы да
якынча бу дәһшәтле сугышка
үзенең 219 кешесен
озата,шуларның якынча 101
кешесе кире үз туфрагына әйләнеп
кайта алмый,яу кырларында
батырларча сугышып башларын
салалар.

6. Бөек Ватан сугышында орденнар белән бүләкләнгән Урманасты Үтәмеш каһарманнары


1.Ханиев Сәлимҗан Хәмзә улы –Кызыл йолдыз,II дәрәҗә Бөек Ватан
сугышы ордены(2 данә)
2.Насыров Мостафа Хөснетдин улы-Кызыл йолдыз ордены
3.Галиуллин Хафиз Галиулла улы-Кызыл йолдыз ордены (2 данә)
4.Минебаев Салих Минебай улы- Кызыл йолдыз ордены
5.Зәйдуллин Зәки Зәйдулла улы- Кызыл йолдыз ордены
6.Кәримов Минхан Хөсәен улы-1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены
7.Вилданов Минәхмәт Вилдан улы-1дәрәҗә Бөек Ватан сугышы
ордены

7. Сугыш еллары

8. Батырларны барлар вакыт!


Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның
соңгы
бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора.
Җитмеш дүрт мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы
тыныч яз килде. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса,
халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья
күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная
бара.
Күпмилләтле бердәм халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш
елларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас
мәхаббәт хисләреннән, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә
инанудан, халыклар арасында ныклы дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә
ышанудан илаһи көч – куат алды. Гаять зур рухи – әхлакый
күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге кырыс
сынаулардан җиңеп чыгарга ярдәм итте.

9.

Вагапов Зыя Таҗетдин улы

10.

Вагапов Зыя Таҗетдин улы
Зыя ага Урманасты Үтәмеш авылында 1926 елда туган.17
яшендә сугышка китә.Ул 2 Украина фронты составында
Венгрияне фашистлардан азат итүдә катнаша.
1945 елның 14 февралендә Зыя агай яралана,әсиргә
төшә.Аны башта немец госпиталендә,аннары Австралия
госпиталендә дәвалыйлар.1945 елның
апрелендә Совет
гаскәрләре коткаралар һәм Совет госпиталенә салалар.1945
елның 10 маенда 19 яшьлек Зыя абый бер аяксыз
кала.Терелеп туган авылына кайта,өйдә озак дәваланырга
туры килми,колхоз эшенә чакыралар һәм гомер буена шунда
учет эшен алып бара.
2015 елның июль аенда вафат була.

11.

Ханиев Сәлимҗан Хәмзә улы

12.

Ханиев Сәлимҗан Хәмзә
улы
Сәлимҗан Хәмзинович сугыш башланган
көнне үк хезмәткә алына.Мәскәүдән алар
эшелоны Смоленск юнәлешенә юл ала.Тула
шәһәреннән дошманны
кысраклау,чигендерү сугышларында
С.Хәниев аяусыз көрәшә.Калуга
Свердловск шәһәренә госпиталгә
җибәрәләр.Биредә ул 3 ай дәвалана һәм
яңадан фронтка китә.Өлкән серңант
Сәлимҗан Хәниев Киев,Львов,Калуга

шәһәрләрен азат
итүдә,Курск дугасында
Полшада батырлыклар күрсәтә.1945 елның
ноябрендә туган авылына әйләнеп кайта.

13.

Нигматуллин Гирфан Хисмәтулла улы

14.

Нигматуллин Гирфан
Хисмәтулла улы
1910 елның 1 февралендә Урманасты
Үтәмеш авылында туа .
Гирфан ага 1941 елның июлендә Бөек
Ватан сугышына китә.
Ул Мәскәү юнәлешендәге сугышта ике
тапкыр яралана.Аны Горький
шәһәрендәге хәрби госпитальгә
озаталар.Анда 8 ай дәваланганнан соң ,
хәрби хезмәткә яраксыз диеп табыла һәм
аңа 1942 елның июнь аенда туган
авылына әйләнеп кайтырга насыйп була.

15.

Хасаншин Ризван Моратша улы

16. Хасаншин Ризван Моратша улы

1922 елның 22 июлендә Урманасты Үтәмеш
авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга
килә.1941 елның 15 ноябрендә Лениногорск
шәһәренең хәрби комиссариаты армия
хезмәтенә чакыра.1942 елның июленнән
алып 1943 елның гыйнваренә кадәр
Сталинград өчен сугышта була.Сугышның
соңгы елында аны Литвада хезмәт итәргә
калдыралар.Сугыштан соң да 2 ел хезмәтен
дәвам итә.Бары тик 1947 елның 27
февралендә генә туган авылына әйләнеп
кайта.

17.

Вафин Мансур Әхмәт улы

18. Вафин Мансур Әхмәт улы

Урманасты Үтәмеш авылында туып
үскән.1940 елны Лашман урта мәктәбен
беренче чыгарылыш укучысы буларак
тәмамлый.1942 елның апрелендә сугышка
китә.Казанда санинстукторлар частенә
эләгә,Рыбинск шәһәрендә
радиотелеграфистлыкка укый.Ул миномет
полкы составында разведкада радист
була.Орлов-Курск дугасының утдавылларын үтә.Белгород-Харьков
юнәлешендә барган сугышларда
катнаша.Бәрелешләрнең берсендә аягы
яралана ,1944 елның сентябрендә туган
авылына кайта.

19.

Нуретдинов Хәйдәр Хәйретдин улы

20.

Нуретдинов Хәйдәр Хәйретдин улы
1907 елның 14 декабрендә
туган.Ул сугышка 1941 елның 5
сентябрендә китә.Калинин
областендагы сугышларда
катнаша.1942 елда кулы яраланып
туган авылына кайта.
Хәйдәр бабай 1995 елның 22
июнендә вафат була

21.

Игътибарыгыз
өчен зур
рәхмәт!
English     Русский Rules