2.06M
Category: historyhistory

Яудан кайткан батырларыбыз…

1.

Эшләде:Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Рәхмәтуллина Айгөл Әбүзәровна

2.

Кәримуллин Вакыйф
Нәбиулла улы Кече Кибәхуҗа авылыннан.
Вакыйф абый Белоруссия
территориясендәге сугыш
хәрәкәтләрендә
катнашкан. Витебск
шәһәре янында каты
яраланып, 18 яшендә туган
авылына кайткан. Юбилей
медальләре белән
бүләкләнә.

3.

Гыйниятуллин Гариф
Гыйниятулла улы –
Олы Кибәхуҗа авылыннан.
Калининград өлкәсендәге каты
сугышларда катнашып
яралана. Аңсыз килеш
әсирлеккә эләгеп, тоткынлык
газапларын күрә. Бүләкләре:
“II дәрәҗә Ватан сугышы
ордены”, 6 юбилей медальләре
бар.

4.

Кәримуллин Гыйлмулла
Кәримулла улы - Казаклар
авылыннан.
Ленинград блокадасын өзү
сугышларында катнашкан.
Пулеметчы булган Гыйлмулла
абый каты яраланып, бер аягын
югалтып, сугыш беткәннән соң
да бик озак госпитальдә ята.
Сугыштан соң медальләр белән
бүләкләнелә.

5.

Гарифуллин Ибраһим
Гарифулла улы -Казаклар
авылыннан. Канкойгыч
сугышларда катнашып, ике
мәртәбә яралана. Соңгысы –
Будапештка җиткәндә сул
аягы каты җәрәхәт ала.
I дәрәҗә “Ватан сугышы”
ордены белән бүләкләнә.

6.

Хуҗин Хаҗиәхмәт Фазлыйәхмәт
улы – Казаклар авылыннан. 1942 елда
сугышка алына. Ленинград
оборонасындагы авырлыкларны
кичергән. Карелия фронтында,
Польшада сугышкан. Ленинград
шәһәре өчен барган сугышларда каты
яраланган. Сугыштан соң 3 ел
Кореядә хезмәт иткән.
“Ватан сугышы” ордены,
“Ленинград оборонасы” өчен, “ Хәрби
хезмәт өчен”, “Германияне җиңгән
өчен” медальләре белән бүләкләнә.

7.

Әминов Мөхәммәтгали Әмин
улы – Казаклар авылыннан.
Брянскида күчерелмә
күперләр төзүче булып
хезмәт итә. Күп
батырлыклар күрсәтә.
Берничә тапкыр яраланып,
контузия ала.
“Кызыл йолдыз” ордены,
“Батырлык өчен”,
“Кенигсбергны алган өчен”,
“Мәскәү оборонасы өчен”
медальләр һәм мактау,
рәхмәт кәгазьләре алган.

8.

Кәримов Мансур Бари улы –
Казаклар авылыннан.Чик
сакчылары отрядында регуляр
армиягә юл ачып, каты
сугышларда
катнашкан.“Германияне
җиңгән өчен”, “Японияне
җиңгән өчен” медальләре белән
бүләкләнә.

9.

Габделкотдусов Хәлил
Габделкотдус улы – Олы
Кибәхуҗа авылыннан. Украина
территориясендә барган
сугышларда орудие командиры
була. Днепрны кичүдә катнаша.
Чернигов шәһәре өчен сугышта
каты яралана.
“II дәрәҗә Ватан сугышы”
ордены, юбилей медальләре
белән бүләкләнә.

10.

Рамазанов Госман Сабир улы –
Олы Кибәхуҗа авылыннан.
Харьков, Львов шәһәрләре
тирәсендәге сугыш
хәрәкәтләрендә катнашкан.
Польша белән ике арадагы
чикне саклауда булган.
“Германияне җиңгән өчен”,
“XXX еллык юбилей медале”,
“Совет армиясе төзелүгә”,
юбилей медальләре белән
бүләкләнә.

11.

Гәрәев Госман Гәрәй улы – Олы
Кибәхуҗа авылыннан. Власов
җитәкчелек иткән 203 аерым
миномет дивизясендә
машинада “Катюшага” снаряд
ташыган. Әсирлеккә эләгә.
Юбилей медальләре белән
бүләкләнә.

12.

Вәлиәхмәтов Хаҗи Вәлиәхмәт
улы – Олы Кибәхуҗа
авылыннан. Белоруссия
фронтында рядовой сугышчы
булып, күп бәрелешләрдә
катнаша. Минск шәһәрен
фашистлардан азат итүдә
булган.
“II дәрәҗә Ватан сугышы”
ордены, юбилей медальләре
белән бүләкләнә.

13.

Мусин Сөләйман Муса улы –
Кече Кибәхуҗа авылыннан. Атаклы
Яссы – Кишинев сугыш
операциясендәге батырлыгы өчен
“Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә
(1945,14.01.). Батыр якташыбыз Берлин
өчен каты сугышлар барган
көннәрдә, 1945 елның 23 апрелендә, герой
- шагыйрь Муса Җәлил тоткынлыкта
булган Моабит төрмәсе янында каты
яралана. Германиянең башкаласы өчен
барган бәрелешләрдәге батырлыгы өчен
Сөләйман абый “Кызыл байрак” ордены
белән бүләкләнә.(1945,23.04) III дәрәҗә
“Дан” ордены, “Ватан сугышы” ордены,
бик күп Мактау кәгазьләре белән дә
бүләкләнә.

14.

“...Легендар С.А. Ковпак җитәкчелек ит –
кән партизаннар берләшмәсендә иң яхшы
төркем командирларыннан саналган
Морат Әхмәтсафа улы Мостафин 1942 елның
25 маенда дошманга каршы көрәштә
батырларча һәлак булды.Татарстанның
Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан
бу ир – егет - данлыклы татар халкының
һәм бөтен совет халкының тугрылыклы
улы иде. Мин М.Ә. Мостафинны яхшы белә
идем, аның белән бергә күп мәртәбәләр
фашистларга каршы көрәштем.
Морат Әхмәтсафа улы кыю, Ватан-анага
чиксез бирелгән егет иде. Ул, Алтын Йолдызы булмаса да, чын Герой иде.” ( С.А. Ковпак
партизан берләшмәсендәге элеккеге политрук, СССР
чорында Украина ССРның югары һәм урта белем бирү
министры урынбасары булып эшләгән Л.Е.Кизя).
Эзтабарлык эше белән журналист Шаһинур
Мостафин шөгыльләнә.

15.

Рәхмәтуллин Әсгать Рәхмәтулла улы
– Казаклар авылыннан. Кече
командирлар хәзерләү мәктәбендә
белем ала. Кече лейтенант званиесе
бирелә. Мәскәү тирәсендә барган
каты сугышларда катнаша.
1942 елның август аенда ул каты
яралана һәм госпитальгә озатыла.
Дүрт ай дәвалангач, туган авылы
Казакларга кайта. Юбилей
медальләре белән бүләкләнелә.

16.

Галиәхмәтов Гатиятулла
Галиәхмәт улы- Олы
Кибәхуҗа авылыннан.
Бөек Ватан сугышы
ветераны. Сугыштан
кайткач тегүче булып
эшли. Мактау кәгазьләре
белән дә бүләкләнә. 1963
елда вафат була.

17.

Закиров Хәйретдин Мөхәммәтзакир улы
(1906-1981)
Закиров Хәйретдин Мөхәммәтзакир улы
1906 елда Саба районы Кече Кибәхуҗа
авылында туган. 1941 нче елда сугышка
китеп аннан 1946 елда гына кайткан.
Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан
бирелә торган юбилей медальләре белән
бүләкләнгән. Сугыштан соңгы чорда
авылда хуҗалык эшләрендә эшләгән. 1981
елда вафат булган.

18.

Безнең
Кече
Кибәхуҗа
җирле
үзидарә
территориясеннән сугышка 291 кеше киткән,
шуларның 143 е генә туган авылына әйләнеп кайта
алган. Тыл хезмәтендә авылдашларыбыз фидакарь
хезмәт куйганнар. 1941-1945 елларда 48 кеше “За
доблестный труд во время Великой Отечественной
войны” медале белән бүләкләнгән.

19.

Бер төркем Бөек Ватан сугышы ветераннары Бөек Җиңүнең
30 еллыгы уңаеннан Казаклар сигезьеллык мәктәбендә
укучылар белән үткәрелгән очрашудан соң... Февраль, 1975 ел.

20.

Ht
Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында.
Ир – егетләр турында. Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге.
(Шамил Рәкыйпов)
Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү тантанасыннан...
mplates/graduate_album/album2/852_small.jpg
English     Русский Rules