1.23M
Category: pedagogypedagogy

Ризаэддин бине Фәхреддин 1859-1936

1.

Ризаэддин бине Фәхреддин
1859-1936

2.

Үткән заман сыйфат фигыль
“Балачакта алынган тǝрбияне
соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгǝртǝ алмас”
Ризаэтдин Фǝхретдин

3.

• “Бер төрле дǝрес биргǝндǝ икенче дǝресне
карап утырмагыз. Укытучы бирǝ торган
дǝрескǝ күңелегезне салыгыз, hǝрбер сүзне
зиhенегезгǝ урнаштырыгыз. Дǝрес
вакытында сөйлǝшмǝгез hǝм башка эшлǝргǝ
күңелегезне бирмǝгез. Шулай булсагыз,
осталарыгыздан ризалык алырсыз hǝм алган
гыйлемегездǝн файда алырсыз. Укытучы
сораганда аяк үрǝ торып ачык тавыш белǝн
җавап бирегез, иптǝшлǝрегездǝн сораган
сүзгǝ сораган сүзгǝ рөхсǝтсез катышмагыз”.

4.

Затның яки предметның билгесен аның эше ,
хǝрǝкǝте аша белдерǝ торган фигыль сыйфат
фигыль дип атала.
• Боерык, хикǝя
hǝм шарт
фигыльлǝр затсан белǝн
төрлǝнǝ hǝм
затланышлы
фигыльлǝр дип
атала.
• Зат-сан белǝн төрлǝнми
торган фигыльлǝр
затланышсыз фигыльлǝр
дип атала. Аларга сыйфат
фигыль, хǝл фигыль,
исем фигыль, hǝм
инфинитив керǝ.

5.

СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ
Хәзерге
заман
Үткән
заман
Киләчәк
заман

6.

• Yткǝн заман сыйфат фигыль тамырга
• -ган/-гǝн, -кан/ -кǝн формасы ялганып
ясала.
• Китап укыган бала күп белǝ.

7.

• Ашарга утырган вакытыгызда иң элек
кулларыгызны юыгыз.
• Башкаларны чакырган вакытыгызда, сыйхөрмǝтлǝрегезне мактамагыз.
• Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез!
• Тǝмам пешмǝгǝн җимешлǝрне ашамагыз,
эссе вакытларда майлы ашаудан
сакланыгыз!

8.

• Ашарга утырган вакытыгызда иң элек
кулларыгызны юыгыз.
Башкаларны чакырган вакытыгызда, сыйхөрмǝтлǝрегезне мактамагыз.
Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез!
Тǝмам пешмǝгǝн җимешлǝрне ашамагыз,
эссе вакытларда майлы ашаудан
сакланыгыз!

9.

• Белмǝгǝн нǝрсǝлǝрегезне белгǝн
кешелǝрдǝн өйрǝнегез.
• Күрешү өчен кулны биргǝн кешегǝ уң
кулыгызны сузыгыз.
• Гыйлеме күп булган кешелǝргǝ карап, аз
гыйлемле булудан оялмагыз.
• Сөйлǝшкǝн вакытыгызда артык
кычкырмагыз, артык акрын да сөйлǝмǝгез.
• Өй эчендǝ булган серлǝрне чит кешелǝргǝ
сөйлǝмǝгез.

10.

• -Калган эшкǝ кар ява.
• -Яратмаган эш авыр була.
• -Эшлǝгǝн туңмас, эшлǝмǝгǝн уңмас.
• -Башланган эш- беткǝн эш.

11.

• Ияртүче исеме төшеп калган очракта. Үткǝн
заман сыйфат фигыль исемлǝшǝ hǝм исем
сүз төркеме кебек килеш, тартым, сан
белǝн төрлǝнǝ.

12.

А)- Мǝҗлеслǝрдǝ булган вакытыгызда
гадǝттǝн
тыш уен-көлке сөйлǝүдǝн сакланыгыз!
- Бала чагында акча тотарга өйрǝнмǝгǝн кешелǝр
олуг булгач та акча тота белмǝслǝр.
- Эчкǝн вакытыгызда чǝйнең чүплǝрен
тǝлинкǝгǝ салмагыз!
• Б) Кунакта булган вакытыгызда :” Мин моны
яратмыйм”!- дип сөйлǝшмǝгез!
• Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез!
• Кунакка чакырылган вакытыгызда ,
билгелǝнгǝн вакыттан элегрǝк барыгыз!

13.

• В) Хǝзинǝгездǝ булган гыйлемнǝн артыкны
дǝгъва итмǝгез.
Һичнǝрсǝсе булмаган кеше – фǝкыйрь
түгел, бǝлки hөнǝре вǝ тырышлыгы булмаган
кеше фǝкыйрьдер.
• Эчкǝн вакытыгызда чǝйнең чүплǝрен
тǝлинкǝгǝ салмагыз.
• Г) Бала чагында акча тотарга өйрǝнмǝгǝн
кешелǝр олуг булгач та акча тота белмǝслǝр.
• Күзгǝ күренгǝн бернǝрсǝгǝ дǝ кызыкмагыз!
• Yз хакында тырышкан кешегǝ эш
hǝрвакытта ярдǝм итǝр.

14.

Өйгә эш
1) 3 нче төркем- дуслык турында кечкенǝ хикǝя
язарга.
2) 1,2 нче төркемнǝр- 86 нчы күнегүне
сыйфат фигыльлǝрне куеп, күчереп язарга.
English     Русский Rules