Similar presentations:
Ризаэддин Фәхреддин укулары
1.
Ризаэддин Фәхреддин укуларыБашкарды : Ногманова
Миләүшә Сәлим кызы,
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Татарстан Республикасы
Әгерҗе муниципаль районы
“Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми
белем бирү мәктәбе”
Муниципаль бюджет белем
бирү учреждениесе
2.
Тема : Иж- Бубыймәгърифәтчеләре
Эшемнең - максаты: Иж- Бубый
авылының танылуына төп сәбәпчетатарның атаклы мәгърифәтчеләре
Нигъмәтуллин Бубиларның
педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм
аларның татар җәмгыятен
үстерүдәге ролен ачыклау
3.
4.
Мәдрәсә - мәгърифәт учагыВятка губернасы Сарапул өязе
Әгерҗе волостенең Иж-Бубый
авылында 1781 нче елда
оеша.Бубыйларның бабалары
Нигъмәтулла Монасыйп улы
дүртенче хәзрәт булган
булса,алтынчы имам итеп,
Габделгалләм Нигъмәтуллин
сайлана.
5.
Мәдрәсә тормышында яңалыкларИскечә укырга
гадәтләнгән шәкертләрне
тиз генә тәртипкә кую ,
аларның һәр
искене изге саный торган
аталарын яңача укытуга
риза итү
мөмкин булмаганлыктан,
үзгәрешне сиздермәс өчен,
Бубилар бик сак эш
итәләр.
6.
“ Иске китапларныакрын-акрын чыгарырга,
вә яңа китаплар белән яңа
фәннәрне ипләп-ипләп
кенә кертергә керештек,
шулай итеп шәкертләрне
акрынлап яңа китаплар
белән яңа фәннәргә
гадәтләндердек,вә 6-7 ел
арасында үзебез теләгән
үзгәрешне тәмам ясап
җиткердек.”,- дип яза кабат
истәлекләрендә Габдулла
Буби
7.
1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерымфәннәр укытыла:
гарәп, фарсы, төрек,
рус, француз телләре,
тарих,
политэкономия,
арифметика,
геометрия, физика,
астрономия,
география, ботаника,
медицина,
психология,
педагогика алдынгы
рус һәм Европа уку
йортлары дәрәҗәсендә
укытыла. Фәлсәфә,
логика, әхлак, Коръән,
хәдис, ислам тарихы
өйрәтелә.
8.
Беренче кызлар мәктәбеИж- Бубый авылында
Рәсәйдәге мөселман
хатын- кызлар өчен иң
беренче уку йортларыннан
кызлар мәдрәсәсе
ачыла.Аның белән
Габдулла һәм Гобәйдулла
Бубиларның кыз туганы
Мөхлисә Буби идарә иткән.
Ә абзаларының
җәмагатьләре- Нәсимә һәм
Хөснифатыйма дәрес
бирәләр .
9.
Мәдрәсәдәтәрбия эше
Русиянең төрле
почмакларыннан
мәдрәсәгә укырга яшьләр
килә. 1908-1911 елларда
биредә һәр елны 500
шәкерт белем
ала.Шәкертләрдә милли
хис, хөр фикер, милли
горурлык тәрбияләү
мәдрәсә эшчәнлегенең
төп юнәлешләреннән
була.
Мәдрәсәнең бай
китапханәсен татар, рус,
гарәп, фарсы, төрек
телләрендәге әдәби
әсәрләр ,Рәсәйдә һәм чит
илләрдә басылган күптөрле
газета- журналлар тәшкил
итә. Шәкертләргә, спорт
белән шөгыльләнү өчен
,махсус җиһазландырылган
спорт мәйданчыгы да була.
10.
Мәдрәсә ябылуИж- Бубый мәдрәсәсе 1911 нче елның гыйнварында ,
Рәсәй хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм
панисламизмда гаепләнеп, яптырыла.Мәдрәсә
таратылгач, кызлар мәктәбе дә ябыла. Мөхлисә Троицк
шәһәренә китә. Анда кызлар урта мәктәбендә укыта.,
аның шөһрәте
бөтен Россиягә тарала. Мөхлисә абыстай 1917-1937 нче
елларда казыя вазифаларын башкара.Халыкка тәрбия,
гыйлем бирү өчен җанын- тәнен аямыйча
көрәшүчеләрнең берсенә әверелә. Диния нәзарәтендә
хезмәт иткән вакытта кулга алына һәм үлемгә хөкем
ителә.
11.
Бубилар язмышыГобәйдулла Буби исә
Уфага күчә.
1912-1924 нче елларда
төрле мәктәпләрдә
физикаһәм
география
укыта.1924-1926нчы
елларда Казан авыл
хуҗалыгы
техникумында эшли.
Үзбәкстанда берничә
ел мәктәп директоры
була.
12.
Габдулла БубиГабдулла Буби,1913 нче
елда төрмәдән азат
ителгәч, гаиләсе
белән Кытайга күчеп
китә, анда “ Нур”
мәктәбен оештыра.
1918 нче елда туган
авылында педагогик
эшчәнлеген дәвам
итә.
13.
ЙомгакБуби биредә алдынгы уку ысулларын кертүгә, урыс телен
өйрәтүгә ирешкән.
Бубый мәдрәсәсенең данын еракларга тараткан төп сәбәпбиредә дин гыйлеме белән беррәттән ,дөньяви фәннәр
укытылу.Мәдрәсәнең ике уку бинасы, гомуми тулай торагы,бай
китапханәсе, җиһазландырылган спорт мәйданчыгы булган.
Кызлар мәдрәсәсе “ Дәрелмөгаллимат” , ирләрнеке “
Дәрелмөгаллимин” дип йөртелгән.
Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучы һәркем “ укытучы”
таныклыгына ия булган.
Мәдрәсәдә 15-20 төрле фән укытылган.Укулар унике ел дәвам
иткән.
Уку бай һәм ярлы балалары өчен бернинди түләүсез булган.