Татарча да яхшы бел . Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел. (Ш.Маннур)
Мин татарча сөйләшәм
Без, Яр Чаллы шәһәре 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, башлангыч һәм урта сыйныф
“Мин татарча сөйләшәм” акциясен мәктәбебездә уку елы башында ук башлап җибәрдек
Туган телем – татар теле
Җырлап-биеп яшибез! “Капкалы” уены
1 нче А сыйныфы укучылары да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр
Мәктәп укучылары тел турында гәҗитләр чыгардылар
Мәктәп китапханәчесе Киния Харрасовна белән әңгәмә кордык. Ул безне бу зур эш өчен хуплады, мактау сүзләре белән канатландырып
Шәһәркүләм үткәрелә торган “Туган тел” атналыгында да без бик теләп катнаштык
Күпмилләтле шәһәребез Яр Чаллының Халыклар Дуслыгы йортында 5-7 нче сыйныф укучылары
Март аенда 5, 6 сыйныф укучылары белән “Мин татарча сөйләшәм” акциясен дәвам иттек. Моның өчен үзебезнең шәһәргә,микрорайонга
Кешеләр белән сөйләшү өчен әңгәмә үрнәге
Үзәк китапханәгә кердек. Китапханәче апалар балаларны яратып каршы алдылар.
“Да-да” сәнгать мәктәбе. Картиналар галереясы.
Узып баручылар белән әңгәмә
Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)
Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)
“Селянка” кибетендә эшләүче апалар да,Чаллы ТВ дә дә безне елмаеп каршы алдылар,төрле сораулар биреп, рус телле балалар белән
Икмәк заводында татарча сөйләштек, игелекле эш башкаручы апаларга туган телебездә рәхмәтләребезне җиткердек
6а сыйныф укучысы Халикова Нәргизә “Көмеш кыңгырау”гәҗитенә шундый эчтәлектәге мәкалә дә язып җибәрде
“Тылсымлы куллар” журналы үткәргән республикакүләм бәйгедә 6нчы сыйныф укучысы Муталлапова Камилә катнашып, 2нче урын алды.
Мәктәптә эшләп килүче түгәрәктә төрле милли курчаклар ясадык, аларга милли киемнәр тектек
Курчакларыбыз белән “Без бергә”бәйгесендә дә катнаштык
“Күңел” радиосында кунакта булдык
Мәктәп музейларында безгә Туган илебез данын яклап сугышкан милли җанлы татар көрәшчеләре турында 2 телдә сөйләделәр
М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә төрле (татар,башкорт,чуваш,мари) телләрендә басылган китаплар күргәзмәсендә
Шагыйрь, автор башкаручы Рубис абый Зариповның иҗат кичәсендә булып, татарча шигырьләр сөйләп кайттык.(3.04.19)
Базарда
Күбрәк йөргән саен балаларның канатлары үсә төште, татар теленең кирәклеген ныграк аңлый башладылар.
Акциябез дәвамында татарча белмәүчеләргә “Минем беренче сүзлегем” китапчыклары һәм түштамгалар тараттык.
Безнең буклет-сүзлек һәм акциянең символикасы
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында бик күп төрле чаралар үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары аларда
Туган тел көненә багышланган сыйныф сәгате.6а сыйныфы
Без чыгарган татарча гәҗит
30.03 көнне Габитов Рамис “Ипи салу-иҗади эш” дигән республика–гамәли конференциясендә татарча чыгыш ясап, диплом алып кайтты
8нче сыйныф укучысы, рус кызы Гаркавенко Юлия татарча шигырь укып республикакүләм “Җәлил укулары” бәйгесендә 2нче урын алды
5 нче сыйныф укучылары шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеендагы кичәдә
15 нче балалар иҗат йортындагы Татар өендә кунакта булдык
Акциядә барлыгы 600 дән артык кеше катнашты
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвамлы. Аның чикләре юк.Туган телебез татар телен яратып өйрәнәбез.Моның мисалы-олимпиадаларда
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган мәкалә һәм фотоларыбызны мәктәп сайтына да куйдык
34.72M
Category: pedagogypedagogy

«20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» 2018-19 уку елы

1.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе
«20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
2018-19 уку елы
[email protected]

2.

[email protected]

3.

1992 елда Татарстан
Республикасында татар
теле дәүләт теле буларак
кабул ителде.
[email protected]

4. Татарча да яхшы бел . Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел. (Ш.Маннур)

[email protected]

5.

[email protected]

6. Мин татарча сөйләшәм

Яр Чаллы шәһәренең 20 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
укучылары да Республика күләмендә бара торган “Мин татарча
сөйләшәм!” акциясе кысаларында теләп катнашалар. Бу акциянең төп
максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татар телендә сөйләшүгә
өндәү. Кибетләрдә, транспортта һәм башка көнкүреш хезмәтләре
күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар
теленең дәрәҗәсен күтәрү бугенге көндә бик кирәкле эш.
Тел бетсә, милләт тә югала. Теле барның гына иле бар.
[email protected]

7. Без, Яр Чаллы шәһәре 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, башлангыч һәм урта сыйныф

рус
телле укучылары белән мәктәп, шәһәр,республика
кысаларында үтүче сыйныфтан тыш чараларда бик
теләп катнашабыз.
Максатыбыз: балаларны татарча сөйләшергә
өйрәтү, тел өйрәнергә омтылыш, һәр телгә
мәхәббәт тәрбияләү.
[email protected]

8. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен мәктәбебездә уку елы башында ук башлап җибәрдек

[email protected]

9. Туган телем – татар теле

[email protected]

10.

4 нче Б,6 нчы Б һәм В сыйныфы укучылары акцияне
башлап җибәрүчеләр
[email protected]

11. Җырлап-биеп яшибез! “Капкалы” уены

[email protected]

12. 1 нче А сыйныфы укучылары да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр

[email protected]

13. Мәктәп укучылары тел турында гәҗитләр чыгардылар

[email protected]

14. Мәктәп китапханәчесе Киния Харрасовна белән әңгәмә кордык. Ул безне бу зур эш өчен хуплады, мактау сүзләре белән канатландырып

җибәрде
[email protected]

15. Шәһәркүләм үткәрелә торган “Туган тел” атналыгында да без бик теләп катнаштык

[email protected]

16. Күпмилләтле шәһәребез Яр Чаллының Халыклар Дуслыгы йортында 5-7 нче сыйныф укучылары

[email protected]

17.

[email protected]

18. Март аенда 5, 6 сыйныф укучылары белән “Мин татарча сөйләшәм” акциясен дәвам иттек. Моның өчен үзебезнең шәһәргә,микрорайонга

чыктык.
Урамнарда,
кибетләрдә
түштамгалар, сүзлекләр тараттык.Сидоровка бистәсендә урнашкан
икмәк пешерү заводында булдык.Милли ризыгыбыз чәк-чәкне авыз
иттек,анда эшләүче апаларыбыз белән татарча аралаштык. Үзебез
булган Чаллы телевидениесендә, Картиналар галереясында, мәктәп
музейларында, «Да-да» сәнгать мәктәбендә, М.Җәлил исемендәге
Үзәк китапханәдә, кибетләрдә бары тик татарча гына сөйләшергә
тырыштык,
эш
сәгатьләрен,
исем-атамаларын
күрсәтүче
эленмәләрне ике дәүләт телендә дә ясарга тәкъдим итүче хатлар
тапшырдык.
Халыкны
татар
телендә
сөйләшергә
чакырдык.Өлкәннәр рус телле балаларның татарча сөйләшүенә бик
ихтирам белән карап, аларның сорауларына җавап бирергә
тырыштылар. Телне белгән кешеләр балаларга сораулар биреп,
аларны татарча сөйләштердек. Балалар алдан интервью, диалоглар
өчен сораулар өйрәнеп куйганнар иде. Үзләренең татар телендә
халык белән татарча аралаша алулары аларны канатландырды.
Бигрәк тә яшьләр алар белән тиз аралашты.
[email protected]

19. Кешеләр белән сөйләшү өчен әңгәмә үрнәге


- Исәнмесез! (Здравствуйте!)
- Исәнмесез! (Здравствуйте!)
- Хәерле көн! (Добрый день!)
- Хәерле көн! (Добрый день!)
- Хәлләрегез ничек? (Как ваши дела?)
- Әйбәт, рәхмәт. (Хорошо, спасибо.)
- Сез кайда эшлисез? (Где вы работаете?)
- Мин ... эшлим. (мәктәптә- в школе, кибеттә- в
магазине, даруханәдә- в аптеке, китапханә- в
библиотеке, шифаханә- в больнице, балалар
бакчасында- в детском саду).
- Сез кем булып эшлисез? (Вы кем работаете?)
- Мин ... булып эшлим. (укытучы-учитель,
пешекче- повар, кибетче- продавец, тәрбиячевоспитатель, табиб-врач).
- Сез нәрсә эшләргә яратасыз? (Что вы любите
делать?)
- Мин ... яратам. (балык тотарга- ловить рыбу,
китаплар укырга- читать книги, пешерергәготовить, чигәргә- вышивать, бәйләргә- вязать,
футбол уйнарга- играть в футбол, чаңгы шуаргакататься на лыжах)
[email protected]
- Яраткан ризыгыгыз нинди? (Какое ваше
любимое блюдо?)
- Минем яраткан ризыгым -....(аш- суп, боткакаша, пилмән, манты, чәкчәк, өчпочмактреугольник, бәлеш, кыстыбый
- Яраткан шагыйрегез/язучыгыз кем? (Какой ваш
любимый писатель/поэт?)
- Минем яраткан шагыйрем/язучым -... (Габдулла
Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш)
- Яраткан жырчыгыгыз кем? (Какой ваш
любимый певец?)
- Минем яраткан җырчым ... (Илһам Шакиров,
Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов, Зөһрә
Сәхәбиева)
- Яраткан әкиятегез нинди? (Какая ваша любимая
сказка?)
- Минем яраткан әкиятем -... (“Камыр батыр”,
“Шалкан”, “Нәни принц”, “Кызыл калфак”)

20. Үзәк китапханәгә кердек. Китапханәче апалар балаларны яратып каршы алдылар.

[email protected]

21. “Да-да” сәнгать мәктәбе. Картиналар галереясы.

[email protected]

22. Узып баручылар белән әңгәмә

[email protected]

23. Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)

[email protected]

24. Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)

[email protected]

25. “Селянка” кибетендә эшләүче апалар да,Чаллы ТВ дә дә безне елмаеп каршы алдылар,төрле сораулар биреп, рус телле балалар белән

бик
җанлы әңгәмә кордылар.
[email protected]

26. Икмәк заводында татарча сөйләштек, игелекле эш башкаручы апаларга туган телебездә рәхмәтләребезне җиткердек

[email protected]

27. 6а сыйныф укучысы Халикова Нәргизә “Көмеш кыңгырау”гәҗитенә шундый эчтәлектәге мәкалә дә язып җибәрде

Онытылмаслык сәяхәт
Мин 20 нче мәктәптә,6нчы сыйныфта укыйм. Сыйныфыбызда 28 укучы. Без бик дус яшибез, һәрвакыт бер – беребез
белән татарча сөйләшергә тырышабыз. 14 март көнне ,дәресләрдән соң,Сидоровка бистәсендә урнашкан Чаллы
икмәк комбинатына юл алдык. Безне ачык йөзле апалар:Лилия Әлхәт кызы һәм Эльвира Дмитрий кызы каршы
алдылар.Алар безне иң борынгы һөнәр ияләре – ипи пешерүчеләрнең серле эшләре белән таныштырдылар. Ипи
табынга килгәнче нинди юллар үтә? Без экскурсия вакытында моны үз күзләребез белән күрдек.Зур йөк машиналары
элеватордан бодай(арыш) орлыкларын алып килеп махсус чокырларга бушата.Бушатканда ук тимер иләкләр аша
уздыралар,аннан сон юалар,киптерәләр.Яңадан бодай торбалар буйлап тегермәнгә җибәрелә. Аннан соң он хәлендә
чаннарга бушатыла икән.Апалар безне комбинатның берничә цехына алып керделәр.Анда керү өчен безгә аерым
баш,аяк, киемнәре бирделәр. Безнең белән күбрәк татарча аралаштылар,чөнки безнең сыйныфта татарча белүчеләр
күп.
Без камыр ясау,басу,бүлү, савытларга бушату, ипи пешерү машиналарын, карадык.Тәүлеккә 15 кеше хезмәт куя.Бу
комбинатта1 тәүлеккә 25 тонна ипи,6 тонна күмәч (баранка),1,5 тонна чәк – чәк әзерләнүен белдек.Барлык эш
автоматлаштырылган. Гап – гади он,чүпрә,су кушып ясалган камыр күпереп пешкән икмәккә әйләнде дә куйды! Без
әле аны ашап та карадык!Яңа пешкән ипи исен бер ис тә алыштыра алмый!
Икенче цехта чәкчәк пешерүчеләр белән таныштык.Алар безгә чәкчәк рецептының серләрен аңлаттылар, бавырсак,
кәләвә әзерләүне күрсәттеләр.Монда да камырны машина җәя,кисә, пешерә,суыта. Ә балны алар үзләре кушып
болгаталар һәм тартмаларга үлчәп тутыралар. Кайнар чәк-чәктән авыз иттек тә , күпләребез яратып ашый торган
кукуруз таякчыклары цехына киттек. “Кузя Кукурузя” ,”Кузя Витаминкин” нәкъ монда әзерләнә, пакетларга
тутырыла.Махсус кукуруз оны,шикәр пудрасы ,ваниль, көнбагыш мае кушып ясыйлар икән аны.Конвейердан тәгәрәп
төшүче бу таякчыкларны карап тору бигрәк тә кызык булды.
Экскурсия ахырында тагын бер могъҗиза күрдек.Күмәч(бублик,баранка) пешерү цехын карадык. Туктаусыз әйләнеп
торучы җайланмалар камырны басып, түгәрәкләп кисеп,кайнар мичкә озата тора- күмәчләр коела тора.Алар шундый
матур, кызарып пешәләр.Апалар рөхсәте белән без аларны да бик тәмләп авыз иттек.Кайнар күмәч
бармакларыбызны пешерсә дә, телне йотарлык иде шул!
Яраткан гәҗитем “Көмеш кыңгырау” аша безгә шундый онытылмаслык матур ял, күңелле мизгелләр бүләк иткән
экскурсоводларга, армый-талмый эшләүче абый-апаларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Игелекле эшегез үзегезне
сөендерсен,сәламәт булыгыз!
[email protected]

28. “Тылсымлы куллар” журналы үткәргән республикакүләм бәйгедә 6нчы сыйныф укучысы Муталлапова Камилә катнашып, 2нче урын алды.

2018
ел,№7 санында журналда басылды. ”Кәрәзле торт”рецепты,пешерү тәртибебарысы да татарча!
[email protected]

29. Мәктәптә эшләп килүче түгәрәктә төрле милли курчаклар ясадык, аларга милли киемнәр тектек

[email protected]

30. Курчакларыбыз белән “Без бергә”бәйгесендә дә катнаштык

[email protected]

31. “Күңел” радиосында кунакта булдык

[email protected]

32. Мәктәп музейларында безгә Туган илебез данын яклап сугышкан милли җанлы татар көрәшчеләре турында 2 телдә сөйләделәр

12нче мәктәп
[email protected]
41нче мәктәп

33. М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә төрле (татар,башкорт,чуваш,мари) телләрендә басылган китаплар күргәзмәсендә

[email protected]

34. Шагыйрь, автор башкаручы Рубис абый Зариповның иҗат кичәсендә булып, татарча шигырьләр сөйләп кайттык.(3.04.19)

[email protected]

35. Базарда

[email protected]

36. Күбрәк йөргән саен балаларның канатлары үсә төште, татар теленең кирәклеген ныграк аңлый башладылар.

[email protected]

37. Акциябез дәвамында татарча белмәүчеләргә “Минем беренче сүзлегем” китапчыклары һәм түштамгалар тараттык.

[email protected]

38. Безнең буклет-сүзлек һәм акциянең символикасы

[email protected]

39. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында бик күп төрле чаралар үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары аларда

актив
катнашты дипломнарга,бүләкләргә лаек
булды.
[email protected]

40. Туган тел көненә багышланган сыйныф сәгате.6а сыйныфы

[email protected]

41. Без чыгарган татарча гәҗит

[email protected]

42. 30.03 көнне Габитов Рамис “Ипи салу-иҗади эш” дигән республика–гамәли конференциясендә татарча чыгыш ясап, диплом алып кайтты

30.03 көнне Габитов Рамис “Ипи салу-иҗади эш” дигән республика–
гамәли конференциясендә татарча чыгыш ясап, диплом алып кайтты
[email protected]

43. 8нче сыйныф укучысы, рус кызы Гаркавенко Юлия татарча шигырь укып республикакүләм “Җәлил укулары” бәйгесендә 2нче урын алды

[email protected]

44. 5 нче сыйныф укучылары шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеендагы кичәдә

[email protected]

45. 15 нче балалар иҗат йортындагы Татар өендә кунакта булдык

[email protected]

46.

Бөек шагыйребез Муса Җәлил һәйкәле янына
килдек, аның шигырьләрен сөйләдек, чәчәкләр
куйдык
[email protected]

47. Акциядә барлыгы 600 дән артык кеше катнашты

[email protected]

48. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвамлы. Аның чикләре юк.Туган телебез татар телен яратып өйрәнәбез.Моның мисалы-олимпиадаларда

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвамлы. Аның чикләре юк.Туган
телебез татар телен яратып өйрәнәбез.Моның мисалыолимпиадаларда булган җиңүләребез!
[email protected]

49. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган мәкалә һәм фотоларыбызны мәктәп сайтына да куйдык

[email protected]

50.

Игътибарыгыз
өчен бик зур
рәхмәт!
Төзүчесе: методик берләшмә
җитәкчесе,татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гарипова Д.Г.
[email protected]
English     Русский Rules