1.98M
Category: pedagogypedagogy

Сиңа гына, халкым, хезмәтем!

1.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе
(Татар халкы һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән
Бубый мәдрәсәсе шәкертләре турында)
2021

2.

Бубый
шәкертләре
дөньяга туп-туры карыйлар,
аякларын җиргә нык басып
йөриләр.
Фатыйх Кәрими
Бубый
мәдрәсәсе хәзерге көндә инкыйлаб мәйданында
армый-талмый көрәшеп килүче бик күп татар сәяси эшчеләренә
вакытында рух биреп чыгарды. Инкыйлаб булу белән бу рух изелгән
татар ярлыларының ярдәменә ашыкты. Бубый шәкертләрен көрәш
мәйданының беренче сафына ыргытты.
Гасыйм Мансуров

3.

Гасыйм Гата улы Мансуров (1894-1955) дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, мөгаллим
Вятка губернасы, Әгерҗе өязенең (хәзерге Татарстанның Әгерҗе
районы) Тирсә авылында туган.
Иж-Буби мәдрәсәсен һәм Ижауда 4 еллык училище тәмамлаган.
Укытучы, совет чорында татар газеталарында мөхәррир, өяз
идарәләрендә җаваплы хезмәткәр.
1920 ел - Татарстан НКВДсы каршындагы Уголовный розыск
идарәсе башлыгы.
1922 ел - “Коммунистический путь” журналы җитәкчесе.
1924 елда - Татарстан Халык комиссарлары Советы рәисе
урынбасары.
М.Солтангалиевны Сталин каршында яклаучы буларак, дәүләт
хезмәтеннән читләштерелә. Үзәк нәшрияткә күчеп эшли. Биредә ул
тулысынча фәнни - тикшеренү эшенә бирелә (“Татар
провокаторлары” (1925), “Беренче революция елларында татарлар”
(1926)).
1929 елның августында партиядән чыгарыла, 28 декабрьдә кулга
алына һәм Соловки утравына 10 елга сөргенгә җибәрелә. Азат
ителгәннән соң Муром шәһәрендә яши.
1955 елда үлә. 1991 елда аклана.
https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

4.

Җамал Вәлиди (Җамалетдин
Җәләлетдин улы Вәлидов) (1887-1932)
әдәбият һәм тел галиме, тәнкыйтьче һәм публицист,
педагог
1887елда Татарстанның Апас районы Апас авылында мулла гаиләсендә
туа. Авыл мәктәбен һәм Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң,
1911-1918 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, шулай ук «Шура»
журналы һәм «Вакыт» газетасына актив языша. 1918–1923 елларда
Казан мәктәпләрендә, татар рабфагында, Көнчыгыш Академиясендә
укыта. Шул ук вакытта Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында
терминология комиссиясе җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 1923–
1931 елларда Казан шәрык педагогия институты доценты.
Ул үз заманының көчле әдәби тәнкыйтьчесе. («Очерк истории
образованности и литературы татар» китабы).
Җамал Вәлиди -тел галиме («Татар теленең грамматикасы», «Татар
теленең тулы сүзлеге», төрле журнал һәм җыентыкларда басылган
күпсанлы мәкалә – тикшеренүләре). Ул В.Бартольдның «Краткая
история мусульманской культуры» дигән хезмәтен тәрҗемә итә. 1930
елда ялган гаепләү буенча («солтангалиевчелек», халык арасында һәм
матбугатта буржуаз-милли идеяләр тарату) кулга алына һәм хөкем
ителә. 1932 елда вафат була, 1959 елда реабилитацияләнә.
Җамал Вәлиди исемендәге Татарстан Язучылар берлегенең премиясе
оештырылган.
https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

5.

Юныс Нуриман улы Вәлидов
(1889-1925)
ТАССРның беренче игенчелек халык комиссары
1889 нчы елда Нократ губернасы Алабуга өязе Балтач
авылында крестьян гаиләсендә туа. Бубый мәдрәсәсендә
белем ала. Салагыш авылында укытучы булып эшли.
1917-1918 елларда Алабуга өязе земство идарәсе әгъзасы;
эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы башкарма
комитеты әгъзасы, Мөселман эшләре буенча комиссариат
рәисе.
1920-1923- ТАССРның беренче игенчелек халык комиссары
1921-1922 еллардагы ачлыкны җиңүдә зур эшчәнлек күрсәтә.
Икътисади яктан чәчәк атучы уннарча яңа авыл хуҗалыгы
бистәләрен булдырган.
1923 елда М. Солтангалиевны яклау хатына кул куя.
1924 ел- хөкем ителә. 1925 елда Мәскәүдә каты авырудан
вафат була.
1990 елда аклана.
https://www.tassr90.ru/people/2010/04/15/52380/

6.

Гаяз Хисаметдин улы Максудов
(1891-1942)
җәмәгать эшлеклесе, журналист, галим
1891 елда Югары Кибәхуҗа авылында (Татарстан
республикасының Теләче районы)
дөньяга килә. Буби
мәдрәсәсендә укый.
Бельгиядә
Льеж
университеты
физика-математика
факультетын тәмамлый һәм математика фәннәре магистры
дәрәҗәсен ала. 1922 -1925 елларда ТАССР Мәгариф Халык
комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк рәисе, Татарны
гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзасы, татар теленең фәнни
терминологиясе комиссиясенең рәисе. Бер үк вакытта
«Мәгариф» журналының редакторы.1923 елда Мирсәет
Солтангалиевны яклап язылган хатка кул куя.
1925-1926 елларда ТАССР Халык мәгарифе комиссариатының
баш политпросвет рәисе. Урта мәктәпләр һәм техникумнар
өчен математика дәреслекләренең авторы.
1926 елдан
Көнчыгыш-педагогика институты хезмәткәре.1929 ел- Советлар
Берлеге Коммунистик Фиркасеннән чыгарыла. 1930-1936
елларда Казан университетында,физика-математика фәннәре
кандидаты, доцент.
1937ел- нигезсез сөргенгә куыла; вафатыннан соң гына
реабилитацияләнә.
https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240el

7.

Даут Гобәйдулла улы Гобайдуллин
(Даут Гобәйди) (1873-1919)
шагыйрь, тәрҗемәче, мәгърифәтче, җәмәгать
эшлеклесе
1873 елда хәзерге Татарстан республикасының Әгерҗе районына
караган Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.
1897ел- Иж-Буби мәдрәсәсен уңышлы тәмамлап, балаларны
җәдитчә укыта башлый.
1902 ел - муллалыкка имтихан тота, имам –хатыйплык указын ала.
1912 ел -“Буби мәдрәсәсе” эше буенча 4 айга кулга алына.
Даут Гобәйдинең иҗат хезмәтләре Казанда басылып чыга. Ул
«Шүрәле каргаган авыл» шигырь җыентыгы, «Мөгаллим Әл-хуруф»
исемле әлифба һәм уку китабы), балалар өчен гигиена
мәсьәләләренә багышланган «Хифзы әс-сыйхәт дәресләре»
китаплары авторы. Н.В.Гоголь,
А.В.Кольцов, Марк Твен
әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре авторы.
1917-1919 еллар Сарсак - Омга волосте Советында депутат,
мәгариф бүлеге мөдире.
1919 елның апрель башларында Сарсак - Омга волостенә
Колчак гаскәрләре басып керә, Д. Гобәйдине җәзалап үтерәләр.
https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240el

8.

Зәйнәп Габделҗәмил кызы Максудова
(1897-1980)
укытучы, археограф
1897 елда Уразай авылында (хәзерге Әгерҗе районы) унөченче
бала булып мулла гаиләсендә туа. 1911 елда Иж-Буби авылында
сигезьеллык хатын – кызлар мәктәбен гел югары билге белән генә
тәмамлап, мөгаллимә дәрәҗәсен ала, балалар укыта. Рус теле һәм
әдәбияты укытучысы була.
Үзбәкстанда Ташкент университетында укыганда, аның фән,
әдәбият белән кызыксынуы көчәя. Ул Көнчыгышта, Урта Азиядә
һәм Идел буенда яшәгән күренекле шәхесләр, иҗат ителгән
әсәрләр турында мәгълүматлар җыя башлый.
З. Максудова бөтен гомерен борынгы әдәби җәүһәрләрне җыюга,
өйрәнүгә багышлый, аларның каталогын төзү белән шөгыльләнә.
Татарстан Дәүләт үзәк музеенда аңардан калган дистәләгән
борынгы китап-җыентыклар, кулъязмалар, җиде меңнән артык
био-библиографик карточкадан торган алты әрҗә каталог
саклана.1960-75 елларда ул яңа табылган кулъязмаларны уку,
анализлау, авторларын, чорларын билгеләү буенча Фәннәр
Академиясенең Казан филиалы һәм университет галимнәренә зур
ярдәм күрсәтә, татар халкының
“онытылган” шагыйрьләре
хакында фәнни мәкаләләр яза.
https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

9.

Садри Җәләл (Садретдин Хәйретдин улы
Вәлидов) (1891-1943)
татар язучысы, тәнкыйтьче
1891 елда Апас авылында мулла гаиләсендә туа. 1910 елда атаклы
Иж-Бубый мәдрәсәсен, 1915 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбен
тәмамлый. Казандагы Татар рабфагында, Сәнгать техникумында татар
теле һәм әдәбияты укыта.Күп санлы газета-журналларда мәкаләләр,
татар театрына рецензияләр бастыра.
С. Җәләл -кырыклап хикәя, күп санлы публицистик һәм әдәби
тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемә китаплар авторы. Бердәнбер күләмле
әсәре — «Дим буенда» повесте- әдипне киң җәмәгатьчелеккә таныта.
Антон Чехов, Максим Горький, Дмитрий Фурманов, Ф. Шиллер, П.
Бессалько һәм Д.Мамин-Сибиряк, Д. Лондон әсәрләрен татар теленә
тәрҗемә иткән. С. Җәләлнең язмышы фаҗига белән төгәлләнә. «Дим
буенда» повесте белән татар морзаларын идеаллаштыруда,
«милләтчелек эшчәнлегендә» гаепләнеп, 1931, 1937 елларда ике
мәртәбә кулга алына. Соңгысында сәламәтлеге тәмам какшап, күзләре
сукыраеп, 1939 елда төрмәдән чыгарыла, 1943 елның июнендә вафат
була.1959 елда аклана.
https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

10.

Мәрьям Шәймөхәммәт кызы Зәйнуллина
(Ибатуллина) (1900-1994)
ТАССРның атказанган укытучысы, җәмәгать
эшлеклесе
Әгерҗе районы Иж-Буби авылында дөньяга килеп,
яшьтән үк ятим кала. Иж-Буби мәдрәсәсен, соңыннан Уфада
укытучылар
семинариясен
тәмамлый.
Гражданнар
сугышында 28-нче Азин дивизиясендә хезмәт итә, сугыш
беткәч Мәрьям укытучы булып эшли башлый. 1939 елда
хезмәт ияләренең Казан шәһәр советы председателе
урынбасары итеп сайлана.
Бөек Ватан сугышы елларында Мәрьям Зәйнуллина фронт
өчен җаваплы участокларда эшли. 1947 елдан укытучылык
хезмәтен дәвам итә. Җәмәгать эшләре белән мәшгуль,
Татарстанда ветераннар хәрәкәтен оештыра. 25 елдан артык
ветераннар Советы җаваплы сәркатибе.
http://agryz-rt.ru/news/100-letie-tassr/k-100-letiyu-tassrurozhenka-izh-bobi-maryam-zaynullina-my-stoyali-u-kolybelirespubliki

11.

Хәлили Якъуб Ибрагим улы (1878-1938)
журналист, нәшир, педагог
1877 елның 10 декабрендә Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый
авылында туа. Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, шунда ук укыта.
1913–1918 елларда татар хатын-кызларның беренче «Сөембикә»
журналы нәшире һәм мөхәррире, шул ук вакытта, 1917–1918 елларда
«Балалар дөньясы» журналы чыгара. Татар мәктәпләре өчен
китаплар һәм уку дәреслекләре: «Тәгълим әс-сарыф» (1909),
«Гыйльми хәл», «Иң яңа әлифба», «Мисаил хисап» (1910), «Әнбия
тарихы» (1913), «Ислам тарихы» (1917) һ.б. авторы һәм төзүчесе.
Күп кенә китапларны татар теленә тәрҗемә итеп, басмага әзерли
(«Хакыйкать өчен җан фида», 1908) һ.б. «Сөембикә» журналы
ябылганнан соң, Казан һәм Буа дәүләт учреждениеләрендә, сәүдә
оешмаларында эшли. «Юл» ширкәте әгъзасы буларак, китаплар
нәшер итүдә актив катнаша.1937 елның 22 декабрендә советка
каршы сүзләр сөйләүдә, Болак арты республикасын оештыруда
катнашуда, «Сөембикә» журналында буржуазҗ идеяләрне
пропагандалауда, Г. Исхакый, Һ. Атласи, М. Бигиев, С. Максуди, Г
.Баттал белән элемтәдә торуда гаепләнеп, кулга алына; атарга хөкем
ителә. 1956 елда аклана.
https://tatarica.org/ru/razdely/sredstva-massovojinformacii/personalii/halili-yakub-ibragimovich

12.

Татар мәгариф тарихында эз
калдырган шәхесләр
Харис Әхмәт улы Сайманов Иж-Буби мәдрәсәсе шәкерте, мәдрәсәдә математика,
физика фәннәрен укыта. Совет чорында Иж-Бубый урта мәктәбе укытучысы.
Котдус Абдрахман улы Габдрахманов (1882-1953) – педагог, мәгърифәтче.
1882 елда Иж-Бубый авылында туа. Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган, 1903-1911
елларда мәдрәсәә география, биология фәннәрен укыта. Ул татар телендә дәреслекләр
авторы. ("Әхлакъ китабы"). Мәдрәсә ябылганнан соң Иж-Бубыйда земство мәктәбендә
эшли. 1921-1923 елларда ул кантонның халык мәгарифе бүлеге мөдире. Әгерҗе мәктәбе
директоры, Иж-Бубый урта мәктәбе укытучысы. Аның улы Асаф Котдус улы
Абдрахманов (1919 елгы) - Советлар Союзы Герое.
Гобәйдулла Таҗетдин улы Балтанов. Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең
Бөтенроссия берләшмәсе әгъзасы. 1922 - 1924 елларда ТАССР халык мәгариф
комиссарының урынбасары
Сара Ибраһимова-Габбасова (Яшел Үзән). РСФСР мәктәпләренең атказанган
укытучысы

13.

Заһирә Гали кызы Байчурина (1890-1977) — татар шагыйрәсе, укытучы. 1890 елда Тирсә
авылында (хәзер Татарстанның Әгерҗе районында) мулла гаиләсендә туа. Башлангыч
белемне туган авылында ала. Унбер яшендә ул Иж-Бубидагы кызлар мәктәбенә укырга керә.
1906 елда Иж-Бубидагы кызлар мәктәбен тәмамлый һәм балалар укыта башлый. 1923 елда
"Шигырьләр мәҗмугасе" исемле китабы чыга. 1935—1939 елларда Казанда район Советына
депутат итеп сайлана. Сайланма шигырьләре 1959 елда чыккан «Ана сүзе» исемле китабына
тупланган. Шагыйрә 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат.
Нурлыһода Туктамышева -Ленин ордены кавалеры, шагыйрь Нәҗип Думавиның
хатыны, мәдрәсәдә башлангыч сыйныфларны укыткан
Хафизетдин Нәҗметдин улы Корбангалин (1879-1929)- Иж-Буби мәдрәсәсе шәкерте,
1898-1904 елларда мәдрәсәдә башлангыч мәктәбендә укыта, халык укытучысы.1919
елдан Исәнбай авылы ир балалар мәктәбе укытучысы.
https://edu.tatar.ru/agryz/izh-bobya/sch/page2949566.htm
Симаков Габдулла Арыслангәрәй улы 1896 нчы елда Исәнбай авылында туган.
Кызыл Армия командиры, гражданнар сугышында һәлак булган
https://edu.tatar.ru/agryz/izh-bobya/sch/page2949566.htm
Ш.Хамиди - Әгерҗе революция комитеты рәисе

14.

Харис Шәймардан улы Шәймарданов
Гражданнар сугышында хәрби комиссар
Иж-Буби мәдрәсәсе шәкерте һәм мөгаллиме.
Габдрахман Габделкәрим улы Мангушев - Татар театрына нигез салучыларның берсе.
Татар драма актёры, журналист, драматург
Зәки Габделханнан улы Алиев - Педагог, Минзәлә өязенең мәгариф бүлеге һәм
укытучылар әзерләү курсларының җитәкчесе, Яр Чаллы кантоны башкарма
комитетының президиумы әгъзасы
Габдулла Сибгатуллин-Буби - Язучы, туган авылында китапханәдә эшли
Сәлим Әминов – Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге мәктәп директоры һәм
математика укытучысы булып эшли

15.

Хөснетдин Хәсәнәв -укытучы. 1934-1936 елларда Иж- Бубый мәктәбендә
директор булып эшләгән. Репрессия корбаны
Сара Габбасова - РСФСРның атказанган укытучысы
Гайшә Гобәйдуллина – укытучы, Ленин ордены кавалеры
Гайшә Әминова– укытучы, Ленин ордены кавалеры
Рокыя Шәймардан кызы Әхмәтҗанова – укытучы, Ленин ордены
кавалеры

16.

Эшне башкардылар:
МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Зайнуллина Г.З.,
Хузина Г.Р., Исмагилова Г.Ф.
English     Русский Rules