21.51K
Category: lingvisticslingvistics

Кушымчаларның вазыйфа буенча төрләре

1.

Яр Чаллы дәүләт социаль педагогик
технология һәм ресурслар институты
Кушымчаларның вазыйфа буенча төрләре
Башкарды:филолгия факультеты
lll курс студенты Фәтхетдинова Л.Ф.
Тикшерде:филология фәннәре
кандидаты Миргалимова З.Ф.
2012 ел

2.

Татар телендәге барлык кушымчаларны
вазыйфалары буенча, ягъни теленең кайсы
ярусына хезмәт итүеннән чыгып икегэ бүләләр:
Сүзьясагыч
кушымчалар:
- исем я.
- сыйфат я.
- фигыль я.
- алмашлык я.
- рәвеш я.
Грамматик яки
формаясагыч
кушымчалар

3.

В. Ганиев һәм Нигматулов кушымчаның 3нче төрен,
СТИЛИСТИК төрен дә аерып чыгара.
Татар телендә соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә кушымчалар
төркемен билгеләүдә терминологик төрлелек күзәтелә.
Хисамова күрсәтә:
Традицион бүленеш:
- сүзьясагыч кушымчалар
- формаясагыч кушымчалар:
төр ясагыч
төрләндергеч

4.

Яңача бүленеш:
- сүзьясагыч к.
- мөнәсәбәт белдерүчеләр:
модаль мәгънә белр
бәйләгечләр

5.

Әгәр кушымча яңа лексик мәгънә тудырып, өр яңа сүз ясауда
хезмәт итә икән, ул сүз ясалышы өлкәсенә карый һәм
сүзьясагыч кушымча дип атала. Нинди сүз төркеме барлыкка
китерүенә карап кушымчаларны исем, сыйфат, рәвеш,
фигыль һәм алмашлык сүз төркемнәренә бүләләр:
- ча (татрча) – рәвеш;
- даш (авылдаш) – исем;
- лы (баллы) – сыйфат һ.б.

6.

Әгәр кушымча сүзнең грамматик формасын ясый икән, ул
морфологиягә карый һәм грамматик яки формаясагыч дип
атала:
ЭШНЕҢ – нең кушымчасы эш сүзенең иялек килешендәге
грамматик формасын барлыкка китерә . Димәк,
формаясагычлар сүздә лексик мәгънә үзгәртмичә, грамматик
мәгънә төсмере генә өстиләр.

7.

Грамматик кушымчалар 2 бүленәләр:
- сүз бәйләүче (бәйләгеч куш-р) – җөмлә эчендә сүзләрне
бәйләү өчен хезмәт итәләр. Аларга килеш, тартым, сан, зат
һәм хәбәрлек кушымчалары керә.
- форматик кушымчалар. Әгәр кушымчалар сүзнең
стилистик төсмерен үзгәртсә, ул стилистик кушымча дип
атал. Стилистик кушымчага исемдәге иркәләү, кечерәйтү
кушымчалары керә:
- кай, кәй: балакай, күгәрченкәй;
- чык, чек: кошчык;
- кәш: энекәш.
English     Русский Rules