832.67K
Category: lingvisticslingvistics

Рәвешләр ясалышы

1.

Яр Чаллы дәүләт социаль педагогик
технология һәм ресурслар институты
Рәвешләр ясалышы
Башкарды:филолгия факультеты
lll курс студенты Фәтхетдинова Л.Ф.
Тикшерде:филология фәннәре
кандидаты Миргалимова З.Ф.
2012 ел

2.

Рәвешләрнең ясалышы
Лексик составы. Рәвешләр төрләнми торган сүз төркеме
булганлыктан, аларда форма ясалышы юк дәрәҗәсендә. Аерым
рәвешләргә килеш, яки башка грамматик категория кушымчалары
ялгана икән (еракка, ерактан), мондый очраклар күбрәк
морфологик изоляцияләнү юлы белән сүз ясалышына, конверсиягә
карый. Аның каравы рәвешләрнең сүз ясалышы системасы шактый
бай һәм күптөрле.
Т а м ы р рәвешләр татар телендә бик күп түгел. Аларга:
тиз, күп, бик, сирәк, еш, тәмам, аз, соң, ерак, якын, һаман,
шактый, әле, әкрен, җәһәт, кинәт, отыры һ.б. кебек рәвешләр
керә.
Рәвешләр морфологик, синтаксик, морфологик-синтаксик
(конверсия) ысуллар белән ясалалар, һәм телдә бу ысуллар белән
ясалган я с а л м а , п а р л ы, к у ш м а, т е з м ә рәвешләр шактый
киң файдаланыла.

3.

Мисал:
Карт белән карчык, конвертны кулданкулга күчергәләп, байтак кына вакыт әвәләгәннән соң ... өй
ишеген эчтән бикләп,үзара, әлбәттә, чыш-пыш белән аңлашып,
конвертның ябыштырганын кубарып карарга булдылар (Ф.
Хөсни). Чатка җиткәч, Акчурин машинасын
туктатты, яңадан сәгатенә карап алды (Г. Әпсәләмов). Юл
казылмалы, сикәлтәле. Арбаүрле-кырлы сикергәләргә тотына (Г.
Бәширов). Иштуган тагын ишекле-түрле йөренә башлады (Г.
Әпсәләмов). Хәзер Сөләйман абзый улын үтәдән-үтә күрә иде (Г.
Әпсәләмов).

4.

Морфологик юл белән рәвеш ясалышы
–ча / -чә кушымчасы ярдәмендә исемнәрдән, алмашлыклардан,
рәвешләрдән һәм төрле фигыль формаларыннан рәвешләр ясала.
а) Исемнәрнең берлек һәм күплек формаларына ялгана, күбрәк
чагыштыру мәгънәсендәге рәвешләр ясала:
татарча, язча, китапча, дусларча, байларча, иптәшләрчә һ.б.
Мисал: Төшкә таба күк йөзе ачылып, кояш язча көлеп җибәрде (Ф.
Хөсни). Матвей Яковлич та, Ольга Александровна
да,татарча аңлаганлыктан, Миңзифа әбигә сөйләшү бер дә читен
булмады (Г. Әпсәләмов).
ә) күбрәк иялек килешендәге зат алмашлыкларына, яки билгеләү
алмашлыкларына ялгана:
минемчә, аныңча, аларча, синеңчә, үземчә, үзеңчә һ.б.
Мисал: ... Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот... (Г.
Тукай).

5.

б) сыйфатларга һәм рәвешләргә ялгана:
әүвәлгечә, элеккечә, кичәгечә, яңача, җиңелчә, бүгенгәчә,
кыскача һ.б.
Мисал: Ямаширмәнең хәллерәк кызлары белән яшьрәк киленнәре
кием-салымның яхшысын, яңача теккәнен киделәр (Г.
Бәширов).Әүвәлгечә гүзәл бу урманнар, сәлам сезгә, алтын
наратлар (Ш. Маннур).
в) кайбер затланышсыз фигыль формаларына ялганып рәвеш ясала:
әйткәнемчә, күрүемчә, белүебезчә һ.б.
–дай / - дәй кушымчасы шулай ук күбрәк исемнәргә һәм
алмашлыкларга ялганып охшату-чагыштыру рәвешләре ясый:
төлкедәй (хәйләкәр), уттай (кайнар), коштай (очты), миндәй (моң
лы), бездәй (дус) һ.б.
Мисал: Алтын коштай оч! (Ф. Кәрим).

6.

– лай / -ләй кушымчасы күбрәк сыйфатларга һәм тәртип саннарына
ялгана:
яшьләй, яшьли, бушлай, тереләй, беренчеләй, икенчеләй һ.б.
Мисал: Аһ җүләр Маэмай, тырыш яшьләй... (Г. Тукай). Язмыш
илте яшьли еракларга, Йөрәк ничек ярсып типмәсен... (Р.
Байтимеров).
– лап / - ләп кушымчасы исемнәргә, рәвешләргә һәм саннарга
ялгана:
күпләп (җыю), әкренләп (өйрәнү), сәгатьләп,
көнләп(эшләү), чиләкләп (кою) һ.б.
Мисал: Айлап торсам, еллап тормам, Сагынырсыз мин
булмам (җыр). Инде каушау көнләп түгел, сәгатьләп арта (Г.
Ибраһимов).
– лата / - ләтә исемнәргә һәм сирәгрәк саннарга ялгана:
онлата, ярмалата, акчалата (бирү), икеләтә (арттыру) һ.б.

7.

Мисал: Хезмәт көненә хәзер икмәкләтә дә, акчалата да мул гына
түли башлаганнар (Э. Касыймов).
– тын / - тен кушымчасы берничә лексема да гына очрый,
рәвешләргә, сыйфатларга ялгана:
тирәнтен (уйлау), түбәнтен, югартын (очу), яшертен (яшерен
рәвешеннән), әкертен (әкерен рәвешеннән); астыртын рәвеше исә
хәзерге вакытта тамырлашкан, этимологиясе беркадәр җуела төшкән.
Мисал: Әллә кайлардан тирәнтен гөрләп килеп күк күкри (Г.
Гобәй).
– ын / - ен кушымчасы вакыт рәвешләре ясый, тарихи рәвештә бу
кушымча борынгы корал килеше кушымчасыннан үзгәргән:
кышын (эшләү), көндезен (ял итү), кичен (йөрү) һ.б.
Мисал: Көзен, Идел туңганнан соң, Тимери лашман ягына китте (Г.
Бәширов).

8.

Синтаксик юл белән рәвеш ясалышы
Синтаксик, ягъни сүз кушу ысулы белән п а р л ы, к у ш м а һәм
т е з м ә р ә в е ш л ә р ясала.
П а р л ы рәвешләр. Синтаксик ысул белән ясалган рәвешләр
арасында парлы рәвешләр һәм телдә таралышы, һәм структур
төзелешенең төрлелеге ягыннан аерым урын алып тора. Парлы
рәвешләрнең түбәндәге төрләре бар:
а) баш килештәге ике исемнән торган парлы рәвешләр:
ара-тирә, көн-төн, иртә-кич, вакыт-вакыт, тау-тау, төркемтөркем һ.б.;
Мисал: Аны ел буе берөзлексез һәр иртә-кич су керә дип
сөйлиләр (Г. Кутуй). Һөҗүмгә һәр минут хәзер булып тору өчен
сугышчылар көн-төн кар көриләр (Г. Әпсәләмов).

9.

ә) сыйфат яки рәвешләр кабатланып килеп, парлы рәвешләр ясала:
тиз-тиз, кинәт-кинәт, кызу-кызу, әкрен-әкрен, озын-озын,
кышын-җәен һ.б.;
Мисал: Җәйге мунча гына, ташы да әллә кем түгел, үзең беләсең,
бик юка, озын-озак маташсаң, я сүрелеп куяр (М. Шабай). Әкренәкрен хәйләсене китерәдер көйгә бу (Г. Тукай).
б) –лы / - ле, -сыз / - сез кушымчалы сыйфатлар яки исемнәр
кабатлана:
ишекле-түрле, үрле-кырлы, иртәле-кичле, арлы-бирле, кулсызаяксыз, вакытлы-вакытсыз, урынлы-урынсыз, ирекле-ирексез һ.б. ;
Мисал: Иштуган ишекле-түрле йөри башлады (Г.
Әпсәләмов). ...һәм менә алар Бәдертдиновның борын төбендә арлыбирле йөреп, дусларча сөйләшергә тотындылар (Ф. Хөсни). Ул
кайдадыр эшкә йөридер иде, ахырысы, иртәле-кичле безнең капка
алдыннан үтә иде (Ш. Камал).

10.

в) алмашлыклар һәм аларның төрле килеш формалары кабатланып,
рәвешләр ясала:
аннан-моннан, алай-болай, анда-монда, анда-санда һ.б. ;
Мисал: Агыйдел өстендә анда-монда маяклар яналар иде (Г.
Гобәй). Аннан-моннан гына киендем дә, урамга чыктым (М. Әмир).
г) исем, рәвеш яки алмашлыкларның төрле килеш формалары
кабатланып килә:
күзгә-күз, колактан-колакка, кулдан-кулга, үзеннән-үзе, үтәдәнүтә, элек-электән, буйдан-буйга, көннән-көн, елдан-елга һ.б.;
Мисал: Ольга Александровна элек-электән иренең сүзен бүлдерми
тыңларга күнеккән иде (Г. Әпсәләмов). Үтәдән-үтә чыландык,
яңгыр үзәккә үтте (Ә. Айдар). Нинди генә егеткә барырбыз дип,
Гөлҗамал, колактан-колакка сөйлиләр (Җ.).

11.

Билгеле булганча, к у ш м а һәм т е з м ә рәвешләрнең ясалу ысулы
бер үк, алар үзара ияртүле бәйләнештәге сүзләрнең кушылуыннан
барлыкка килә. Нинди сүз төркемнәре кушылуга бәйле рәвештә
кушма рәвешләрнең берничә төре билгеләнә:
а) кушма рәвешнең беренче компоненты булып шул, һәр, үз һ.б.
алмашлыклар килә, икенче компонент күпчелек очракта исем була:
һәрвакыт ,һәрчак, кайвакыт, шулчак, һәрвакытта, үзара һ.б.
Мисал: Күңел шатлык белән тулы, Җаным һәрчак шат минем (З.
Мансур). Уракчылар зур дәрт белән үзара ярышып ура
башладылар (М. Гафури). Якуб, яшьләрнең сөйләшүләрен
тыңлап, кайвакыт үзе дә катышып, су буенда уйланып утырды (И.
Гази). Шулчактан бирле якын дуслар булып киттек (Р. Ишморат).
Бүген, быел кебек телдә киң кулланылыштагы рәвешләр дә шул ук
алмашлык + исем калыбында ясалганнар: бу + көн ~ бүген,бу + ел ~
быел һ.б.;

12.

ә) беренче компонент булып билгесезлек төсмерен
белдергән бер саны килә, икенче компонент исем, сыйфат, рәвеш
һ.б. сүз төркемнәре:
бераз, берүзе, бервакыт, беркөн, бермәлне, берсүзсез,
бертуктаусыз, беравык, берьюлы һ.б.
Мисал: Мортазин караңгы урам буйлап берүзе кайтып китте (Г.
Әпсәләмов). Беркөн бер солдат үтеп барышлый Гапсаттар
абзыйларда кунып чыккан (И. Гази). Хәдичә беравык уйланып
торды (Г. Бәширов). Бермәлне ул кышын- җәен зәңгәр кыркулы
студент фуражкасын киеп йөрде (И.
Рәмиев). Разиядән берьюлы ике хат килеп төште (И. Гази).
Бу кушма рәвешләрнең синонимы буларак, еш кына һич алмашлыгы
белән ясалган рәвешләр дә кулланыла:
һичсүзсез, һичтуктаусыз, һичөзлексез һ.б.
Мисал: Һичөзлексез ишетелеп торган мылтык тавышы, бер
әкренәеп, бер куәтләнеп, куркынган күңелне тагын да ныграк
куркыта иде (Ш. Усманов).
Аның һәрбер кушканын һичсүзсез үтәп килдем (Р. Ишморат);

13.

б) кушма рәвешләргә шулай ук үзенчәлекле юл белән
ясалган башаркан, йөзтүбән, яланаяк, баштүбән,
яңабаштан кебек рәвешләр дә керә:
Мисал: Шакир, ике кулы белән йөзен каплап, кровать
өстенә йөзтүбән атылды (Ф. Әмирхан). Атлар кешнәп җибәрәләр,
чабып барган җирдән пуля тиеп, авып
калалар, башаркан егылалар (М. Гафури). Авыл
бөтенләй яңабаштан төзелгән (Ф. Хөсни).
Тезмә рәвешләр телдә киң таралмаган. Аларга бу юлы, чын
күңелдән, яшь көйгә, яшь көенчә, биш былтыр, чамадан тыш
кебек сүзләрне кертергә мөмкин.
Мисал: Атасының болай чамадан тыш ягымлыланып китүе аны
тынгысызлап узды (Г. Бәширов). Бик сагындым бу юлы... (җыр).
... Чәшкеләргә китеп, вафат булды, Башкынаем калды ла яшь
көйгә... (җыр).

14.

Морфологик-синтаксик ысул белән рәвеш ясалышы
Исемнәрнең рәвешләргә күчүе
(конверсия)
1. Вакыт белдерә торган исемнәр вакыт рәвешенә күчәләр.
1 нче модель: вакыт белдерә торган исемнең төп формасы –
вакыт рәвеше:
кич — кич (кич бару)
кыш—кыш (кыш кайту)
иртә—иртә (иртә килү)
Мисал: Быел кыш та Габделбасыйр узенең мәгъшукасының
йөзен бер генә мәртәбә булса да күрә алмады. (Ф.Әмирхан)
2 нче модель: вакыт белдерә торган исемнең кыек килеш
формасы – вакыт рәвеше:
кичтән—кичтән (кичтән сөйләшеп кую)
ахырда — ахырда (ахырда нәтиҗәгә килү)
Мисал: Ахырда аның бу дөрес уе җиңде. (А.Шамов)

15.

2. Пространство мәгънәсен белдерә торган исемнәр урын рәвешләренә күчәләр:
алда — алда (алда күренү)
алга — алга (алга чыгу)
өстән — өстән (өстән төшү)
Мисал: Артта да күзләр, алда да күзләр. (Д.Аппакова)
Сыйфатларның рәвешләргә күчүе
Рәвешләргә дә, исемнәргә дә күчә торган сыйфатлар:
якты — якты (көн яктысы), якты (якты яна)
бай — бай (бай яшәү), бай (байга хезмәт итү)
Мисал: Якты яна маякларда моряк кабызган утлар. (Г.Хуҗи)
Бары рәвешләргә генә күчә торган сыйфатлар:
тирән—тирән (тирән сулау)
яхшы—яхшы (яхшы яшәү)
Мисал: Аңа Тукай поэмасының эчтәлеген дөрес һәм тирән аңлап, либреттосын...
төзәтү кирәк булачак. (М.Җәлил)

16.

Рәвешләргә тамыр сыйфатлар гына түгел, кушымчалы
сыйфатлар да күчәргә мөмкин:
йомшак — йомшак (йомшак сөйләшү)
кыска — кыска (кыска гына сөйләшү)
Мисал: Йомшак сөйли, йомшак мөгамәлә кыла. Бу вакыт
йомшак кына сызгырган тавыш ишетелә.
Фигыль формаларының рәвешләргә күчүе
-п кушымчалы хәл фигыль – рәвеш:
йотылып — йотылып (йотылып тыңлау)
үлеп — үлеп (үлеп йоклау)
Мисал: Акылы аның менә шуны сөйли, ул тыңлый тынып,
йотылып.

17.

-ганчы кушымчалы хәл фигыль — рәвеш:
шартлаганчы — шартлаганчы (ашау)
үлгәнче — үлгәнче (көлү)
Мисал: Шартлаганчы ашаттылар да, тагын капчыкка да төяп
җибәрделәр. (И.Газиз)
-рга кушымчалы инфинитив рәвеш:
көтәргә — көтәргә (акча юк)
Сыйфат фигыльләрнең кыек килеш формалары — рәвеш:
көтәсегә — көтәсегә (акча алу)
көтәчәккә — көтәчәккә (мең сум алу)
көтмәстән — көтмәстән (бу хәл килеп чыкты)
Мисал: Орлыгың аз булса, көтәчәккә бирермен. (М.Җәлил)

18.

Алмашлыкларның рәвешләргә күчүе
анда — анда (яшәү)
монда — монда (тору)
шулай — шулай (килешү)
алай — алай (булма)
Мисал: Җик тиз арада ул анда узен эшлекле, булдыклы кыз итеп
танытып өлгерде. (А.Шамов)
Саннарның рәвешләргә күчүе
өчәү — өчәү (килделәр)
дүртәү — дүртәү (киттек)
бишәү — бишәү (бардылар)
икәү — икәү (сөйләштек)
Мисал: Шулай итеп, аның янына без өчәү генә киттек. (А.Шамов)

19.

Ияртемнәрнең рәвешләргә күчүе
выжт — выжт (бик тиз)
шып — шып (кинәт)
тып — тып (кисәктән)
Мисал: Тагын тып туктады. (М.Гафури)

20.

Ихтибарыгыз өчен рәхмәт!
English     Русский Rules