Авылыбыз тарихын искә алу
Җитәкче-тәрбияче
Лаеклы дояркалар
Хезмәттә мактаулы
2.05M

Авылыбыз тарихын искә алу

1. Авылыбыз тарихын искә алу

2.

3. Җитәкче-тәрбияче

Коммунист М.Ә.Әскалиева хезмәт
биографиясен сәтне күбрәк җитештерү
өчен көрәшкә багышланган. 1961 елдан
бирле ул “Родина” колхозының Көчек
товарлыклы-сотчелек фермасына
җитәкчелек итә.
Миннур Әскалиевна,
мөдир буларак кына
түгел, тәрбияче
буларак та фермада
җитди роль уйный.
Бер үк вакытта
М.Әскалиева партия
группасы җитәкчесе
буларак та фермада
хезмәтне дөрес
оештыру,плитик
тәрбия эшен максатка
юнәлешле алып бару
мәсьәләләренә җитди
әһәмият бирә.

4. Лаеклы дояркалар

5.

6. Хезмәттә мактаулы

Авыл эшчәне Шәриф Камалиевны чын мәгънәсендә
кадровый игенче, тормышыбыз чыганагы – ашлык өчен
фидакарь көрәшче дияргә була. Менә 20 елдан артык
инде ул “Родина” колхозында тракторчы булып эшли,
корыч “айгыры” белән иркен иген басуларын һәр ел
саен берничә тапкыр иңли.
КПСС члены Д.Л.Хуҗин озак елларда бирле “Родина”
колхозында комбайнчы булып эшли. Елның-елында кызу
урак өстендә – ашлык өчен киеренке көрәш барган
көннәрдә ул иген басуларында фидакарь хезмәт
үрнәкләре күрсәтә.
Рафил Таҗиев Көчек урта мәктәбендә укыган елларында ук
трактор, комбайн һәм автомашина белән идарә итү
нечкәлекләрен өйрәнде.

7.

Югары белемле педагог К.Г.Минһаҗива районыбызның Көчек
урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Рафинат Низамбиевның тормыш юлы җиргә хезмәт итүгә,
аның уңдырышлыгыгын күтәрү өчен көрәшкә багышланган.
Байтак еллар ул “Родина” колхозында тракторчы булып
эшләгән иде, ә хәзер “Агропрохимия” район берләшмәсенең
шушы колхозга агрохимик хезмәт күрсәтүче
механикалаштырылган бригадасына җитәкчелек итә.
КПСС члены Рәшит Галләмов менә ничәмә еллар инде
“Родина” колхозында шофер булып эшли. Үз һөнәрен бөтен
нечкәлекләренә кадәр яхшы белүче, хезмәт бурычларын
намус белән башкаручы иптәш.

8.

Комсомолец Ренат Сәетов – “Родина” колхозның
киң профильле, хезмәттә мактаулы механизаторы.
Башка еллардагы кебек, быел да игеннәрне вакытында һәм
югалтуларсыз җыеп алуда Радик Муллахмәтовның
тырышлыгы зур. Радик узган ел да игеннәрне урып-җыюда
алдынгылар сафында булган иде.
Рәшит Хуҗин өченче класслы тракторчымашинист профессисенә ия булуы турында
аттестат алып, туган колхозында
механизатор булып эшли башлый.
English     Русский Rules