693.43K
Category: lawlaw

Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы

1.

Парламент дәресенең темасы:
«Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы»

2.

• 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк
авылында крестьян гаиләсендә туа.
• Атасы бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел
дәвамында колхоз рәисе булып тора).
• 1954 елда мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы
институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының
механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл
хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
• 1969-1983 елларда - ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы
министры.
• 1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче
урынбасары.
• 1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
• 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче
секретаре.
• 1985-1989 елларда - ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
• 1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда
Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында
Декларация кабул ителә. 1991 елның 12 июнендә Татарстан
Республикасының беренче Президенты итеп сайлана.

3.

4.

1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган.
1972 елда – производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын,
1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда Сарытау югары партия
мәктәбен тәмамлый.
15 яшендә Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң,
"Әлмәтнефть" нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру
цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.
1970 еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык
эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге
инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты
рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты
секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту
өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы.
1980 еллар ахырында республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били:
сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак – Татарстан
Республикасы Премьер-министры.
1998 елдан башлап хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт
Советына җитәкчелек итә.

5.

6.

Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт
эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан
Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты (2007), Татарстанның М.Җәлил исемендәге
республика премиясе лауреаты, Русиянең атказанган
мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре, Русия Гуманитар Фәннәр
Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Югары
Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан
халык депутаты, 2000 елдан Татарстан Дәүләт
Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли
мәсьәләләр
Комитеты
рәисе.
Ул — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

7.

8.

Күренекле татар драматургы, язучы,
публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.
ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир
Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г.
Тукай
исемендәге
дәүләт
премиясе
лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы.
Татар драматургиясен, татар театрын
ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән
классик драматург.
1995 елдан башлап Татарстан Дәүләт
шурасы депутаты. Ул дәүләт дәрәҗәсендә
татар теле, мәдәнияте проблемаларын
күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим
татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы
депутатлардан иде.

9.

10.

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче,
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе,
Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе,
Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья
татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002).
Тарихчы буларак аның хезмәтләре Русиядәге инкыйлаблар һәм милли
хәрәкәткә, Татарстанның милли-дәүләт төзелешенә багышланган. Галим
беренчеләрдән булып милли факторның Русиянең сәяси-иҗтимагый
үсешенә игътибар итә, борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр
татар халкының дәүләтчелек тарихын киң яктырта.
Шулай ук Татарстанда 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә
зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы
идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан
Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.
Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, аның
Башкарма комитетының беренче рәисе. Ул татар халкының миллимәдәни үсешенә зур өлешне кертә, диаспоралар белән элемтәләр
урнаштыра.

11.

12.

Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы,
җәмәгать эшлеклесе. Иттифак фиркасе башлыгы,
Милли Мәҗлес рәисе. Урта мәктәпне тәмамлагач,
ул белемен башта Казанның театр училищесында,
аннары Казан Дәүләт университетының филология
факультетында дәвам итә (1983-1989). 1988 елда
Татар иҗтимагый үзәгенә керә. 1990-1995 елларда –
Татарстан
Республикасы
парламенты
депутаты.1990 елларда бик актив сәясәтче, аны
хәтта Татар фәрештәсе дип атыйлар һәм
Сөембикә белән чагыштыралар.
Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм язу
эше белән шөгыльләнә. 1999 елда Хаҗ кыла.
English     Русский Rules