27.93M

Туган ягым

1.

2.

Туган авылым. Изге хатирәләр
Саклый күңел синең турында.
Мәңге яшә, авылым, Көмеш Күлем,
Илһам биреп, килер буынга.

3.

Аяз күкле туган авылым белән
Горурланам һәрбер урында.
Челтер чишмәләре тыңлап туймас
Көй чыгара аның турында.

4.

Керәч-тау ягына карасаң,
Нурыннан күзләрең чагыла.
Үзең дә сизмисең, шул яктан
Җаныңа якты моң агыла.

5.

Бабамнар ерактан килгәннәр
Атаклы Керәч-тау куенына.
Һәм шунда тупланып калганнар
Яшәргә гасырлар буена.

6.

7.

...Синдә генә
Күңелем
тынычлана,
Син сердәшем
минем урманым...

8.

...Урман
кочагында
Узды балачагым,
Шуңа якын урман тавышы...

9.

Зәңгәрлеген җуймас күк йөзендә
Ак болытлар йөзә тын гына.

10.

Талгын гына аккан инешеңнең
Әсир булып тыңлыйм тавышын.

11.

Үзен яраттырган әллә бер-бер
Тылсымнары бармы авылның?..
Җаннарыма бетмәс шифа алам,
Чишмәсенең эчсәм суларын.

12.

13.

Әй,мәктәбем, белем учагы,
Син гомернең иң гүзәл чагы.
Авылым мәчете
Мәдәният йорты

14.

Җырга-моңга һәвәс булган
Халкым элек-электән.
Оста биючеләр белән
Сәхнәләрдә дан тоткан.

15.

...Кәпрәеп торган чүлмәк
Шунда ук юкка чыга...
Тамаша- ике малай
сугыша.
Түз, апаем, күп калмады инде,
капчык синеке булачак.

16.

Сабан туе кызганнан кыза
бара.

17.

Шәфәкъләрга күмелеп туган авылым,
Йоклый изрәп, йоклый тын гына.

18.

Авылымның кышкы табигате.
Җир йокыда, аны ак энҗеле
Юрганына төрде йомшак кар.

19.

Әй, рәхәт тә соң инде чана шуулары! Таудан
ыжгыртып шуып төшүләре!

20.

Башка җирдә түгел, тик авылымда
Бөтен гүзәллеге җиһанның!

21.

22.

Бер уйласаң,безнең бу якларда
Сокланырлык җирләр азмы соң?
Тик шулай да туган авылымнан
Аермасын мине язмышым.
Түгелмәсен җирдә күз яшьләре,
Сабыйларның күңеле шат булсын.
Күзебезне текәп кояш көткән
Күкләребез аяз саф булсын!
English     Русский Rules