1.68M
Category: biographybiography

Туган җирем - гүзәл ягым

1.

Туган җирем – гүзәл ягым

2.

Туган ягым,туган авылым,
Мин-синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.

3.

Туган җирем бер генә.
Берәүләр шәһәрдә яшәсә,без исә,гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең
моңлы вә сихри бишегендә туып үскән табигать балалары,җир
балалары"Шәһәрне макта,авылда тор",дигәннәр борынгылар
һәм бер дә ялгышмаганнар.

4.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул,
Авылыбызның ямен,суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным –тәнем белән.
Г.Тукай.

5.

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем
фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен,
мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы
истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты
хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга
яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.

6.

Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз
алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын,
нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул
кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып
китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син
яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый
хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.

7.

Минем дә бар үзем өчен
шундый як ― Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!

8.

МинемТуган
Туган
ягым,
чишмәләргә
бай як
булган
як ул
Минем
ягым,
чишмәләргә
бай булган
ул Биектау
Биектау
районы
Яңавыл
авылы.
Үзенең белән,
матур
районы Яңавыл
авылы.
Үзенең
матур табигате
табигате
белән,
урманнары,
саф
чишмәләре
белән
урманнары,
саф чишмәләре
белән
сокландыра
туган
ягым!
сокландыра
туган ягым!

9.

Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.

10.

Туган ягым гүзәл дә, аның кешеләре дә минем күңелгә якын
тоела, һәр кеше дә шулай уйлыйдыр. Туган як җырларга күчкән.
Туган як турында язучылар зур күләмле әсәрләр язалар.
Г. Бәшировның «Туган ягым ― яшел бишек» дигән әсәренең
исеме генә ни тора!

11.

Туган туфрак җылы-йомшак бит ул
Күк йөзе дә аның зәп-зәңгәр.
Яңгырлары,хәтта ак карлары да
Челтерәп аккан чишмә чын әгәр.
English     Русский Rules