Similar presentations:
Гарифуллин Габдулла Гарифулла улы. Сабиров Хафиз Сабир улы
1.
Гарифуллин ГабдуллаГарифулла улы
1925 елда Яңгул авылында туа. КПСС әгъзасы. Бала
чагыннан ятим кала. Кызыл Армиягә алынганчы,
Донецк шәһәрендә ФЗӨ мәктәбендә укый. 1941 елда
Чиләбе тракторлар заводында штукатурчы булып
эшли. 1941 елның декабрендә «Яңа тормыш»
колхозына эшкә кайта. 1942 елның августыннан
Бөек Ватан Сугышында катнаша. Сержант,
орудиекомандиры була. СССР Верховный Советы
Президиумының 1946 ел 15 май Указы белән
Габдулла Гарифуллинга Советлар Союзы Герое
исеме
бирелә.
1947
елда
армиядән
демобилизацияләнеп
туган
авылына
кайта.
Колхозда агроном, аннан соң авыл советы рәисе
вазифаларын башкара. Тыныч тормышта Хәят
исемле кыз белән гаилә корып, өч малай, ике кыз
үстерәләр. Габдулла Гарифуллин 2002 елның 1 августында мәрхүм булды, җәсаде Яңгул авылы
зиратына күмелде.
2.
1945 ел. Совет гаскәрләре фашистик Германиянең башкаласы Берлинга юнәлде. Яшьорудие командиры Гарифуллинның сугышчылары, тупны тиз-тиз корып, күрсәтелгән
цельләргә яхшы төзәп аттылар. Пехотага юл ачып, немецларның биш ут ноктасын юк
иттеләр, бер күзәтү пунктын җимерделәр. Укчы подразделениеләрнең штурм
группаларыннан бер адым да калмыйча, йорт, подвал тәрәзәләренә туры атып, дошман
ныгытмаларын пыран-заран китерә бардылар.
Берлинга бәреп керер алдыннан ук полк штабында дошман башкаласы өстенә кадарга
дип Кызыл байрак әзерләнгән иде. Аны кадау хокукын алу өчен батареялар арасында
яшерен ярыш барды. Берлинга кергәч, полк командиры майор Коршунов байракны сержант Гарифуллинга тапшырды.
Габдулла, мондый ышанычтан рухланган хәлдә, байракны алып, үзенең расчеты белән
полкның алгы сафында барды. Һәр биек бина сержантның игътибарын җәлеп итсә дә,
байракны ул мөмкин кадәр биеккәрәк, һәр яктан күренеп торырлык җиргә кадарга
теләп, юлын дәвам итте.
3.
Алда биек кенә бер манара күренде. «Байракны кадар өчен бик кулай булырбу», — дип уйлады Гарифуллин.
Манараның өске өлеше һәм шпиле тирә-юньдәге биналардан шактый өскә
калкып тора, шуңа күрә байрак өчен моннан да кулайрак урын табылуы
икеле иде. Сержант һәм аның иптәшләре яшертен генә бинага якын ук килеп
анда урнашкан фашистларны кырып бетерделәр. Гарифуллин манара ишеген
тибеп ватты да, тиз генә текә баскыч буйлап өскә менеп китте.
Соңгы ярус. Сержант баш очыннан бертуктаусыз пулялар сызгырып үтүгә
карамастан, полк хәрәкәт иткән урам ягындагы тәрәзәдән чыгып, байракны
манарага беркетте.
Батыр егет җиргә төшәргә дә өлгермәде, немец пулеметы байракның
сабын чәрдәкләп ташлады. Гарифуллин, яңадан манарага менеп,
байракны тагын да өскәрәк беркетте. Немецлар, җиңел орудиядән атып,
башняның түбәсен ишеп төшерделәр. Снаряд шартлавыннан аңын җуйган
Габдулла берникадәр вакыт хәрәкәтсез ятты.
Аңына килгәч, өстендәге киеменең ертылган, автоматының ватылган булуын
күрде, ләкин тәнендә җәрәхәт-мазар юк, беркетелгән байрак та берни
булмагандай җилферди иде.
4.
Сержант Гарифуллинны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдимиткән бүләкләү кәгазендә полк командиры болай дип яза: «Артиллеристларның батырлыгы белән рухланган пехотачылар, «ура» кычкырып, алга ташландылар һәм шәһәрнең шушы кварталын алдылар.
Сержант Гарифуллин, орудиесен пехота артыннан ук алып барып,
дошманның берничә ут ноктасын якыннан атып тар-мар итте».
Шуннан соң Габдулла Гарифуллин үз полкташларына кушылып, урам
сугышларында бер тәүлек эчендә фашистларның тугыз пулеметын, бер
орудиясен, фауспатроннар белән коралланган сигез солдатын һәм өч
дистәгә якын автоматчигын юк итә.
5.
Сабиров ХафизСабир улы
1910 елда ТАССРның Балтач районы Иске
Турья авылында туган. Милләте буенча
татар. Әтисенә крестьян хуҗалыгында
булышкан, җәй көне подпаст булып эшләгән.
1930 елда гаилә әле оешкан колхозга гына
керә. 1932 елда Кызыл Армия сафларына
алына. Армиядә хезмәт иткәннән соң,
команда курсларында укып, кече лейтенант
исемен ала. 1940 елда белофиннар белән
сугышта катнаша. 1940 елның 5 мартында
каты яраланган вакытта һәлак була. СССР
Югары Советы Президиумының 1940 елның
21 мартындагы Указы белән Сабиров Хафиз
Сабир улына үлгәннән соң Советлар Союзы
Герое исеме бирелә.
6.
1932 елның көзендә үз яшьтәшләре белән Хафиз Сабиров Кызыл Армиясафларына алына.
Авылдашлары аны матур теләкләр белән озаттылар. Хафиз армия сафларында
гади укчылар полкы хезмәт итә, әмма демобилизация алдыннан профессиональ
хәрби булырга карар кыла. Командование Кызыл армиячене командалы
курсларга юллый, аны тәмамлап, кече лейтенант исемен ала һәм взвод
командиры була. Аның взводы полкта гына түгел, дивизиядә дә билгеле була.
Әмма Сабировның тыныч хезмәте 1939 елда белофинновлар һөҗүме белән
өзелә. 1940 елның гыйнварында кече лейтенант Хафиз Сабировның пулемет
взводы да булган укчылар дивизиясенең бер өлеше Ленинградка җибәрелә.
Билгеләнгән урынга килеп, сугышчылар вакытның бер өлешен хәрби әзерлеккә,
күнегүләргә, ә аннары Фин култыгы бозы буенча походка чыгыш ясадылар.
7.
Дивизиянең өлешләре алдына түбәндәгеләр куелган иде: заливу буенчапроникнуть тылына выборгских ныгытмалары, каян совет гаскәрләре тиеш
штурмовать шәһәр.
Казан дивизиясе полклары 22 февральдә төн капламы
астында поляклар боз буйлап хәрәкәт итә башлады.
- Иртәгә Кызыл Армия Көне. Бу бәйрәмне без зур җиңү белән каршыларга
тиеш!- аларны дивизия командиры сәламләде.
Салкын җил булуга карамастан, буран уйнатылган сугышчылар алга китте.
1940 елның мартында белофиннар белән сугыш безнең җиңү белән
тәмамланды. Казан дивизиясе, зур хәрби уңышларга ирешеп, Ленинградка
әйләнеп кайта. Сугыш кырларында ятып калган сугышчылар югары дәрәҗәгә
лаек булдылар. Ә якташыбыз Сабиров Хафиз Сабир улына СССР Югары
Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы белән Советлар
Союзы Герое исеме бирелә.
biography