Similar presentations:
Фронтавик язучылар Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев (1930-1995)
1.
ФРОНТАВИК ЯЗУЧЫЛАРМөхәммәт
Сөнгат улы Мәһдиев
(1930-1995)
Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 нчы елның 1
нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында Сөнгат
абый белән Рабига апа гаиләсендә 7 нче бала булып дөньяга
килә.
Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм
Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Сеҗе урта
мәктәбендә бер ел мәктәп балаларының дәрестән тыш эшен
оештыручы педагог булып эшли. Ул вакытларда бу педагоглар
пионервожатыйлар дип аталган.
1948-1950 нче елларда Саба районынның Керәнле
мәктәбендә тарих фәне укыта. . 1950-1954 елларда Балтик
хәрби флотында хезмәт итә. М.Мәһдиев флотны бик яраткан.
Андагы тәртипкә сокланган. Бу әдипнең истәлекләрендә дә
чагыла.
Гаскәри хезмәттән кайткач та Арча төбәге
мәктәпләрендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.
Читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының
тарих бүлеген тәмамлый, Казан дәүләт университетына
аспирантурага укырга керә. Гомеренең соңгы елларына кадәр
Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында
эшли.
Повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятында
аерым бер күренекле урын били.
biography