Similar presentations:
М. Мәһдиев иҗатын беләсезме?
1.
«М.Мәһдиев иҗатынбеләсезме?”
Башкаручы: Коркачык гомуми урта белем бирү мәктәбенен
9 нчы сыйныф укучысы
Гатауллина Айзилә Фәнил кызы
Җитәкче: Рамазанова Розалия Гарифулла кызы
2.
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВиҗаты
1930 ЕЛНЫҢ 1 ДЕКАБРЕНДӘ АРЧА
РАЙОНЫ ГӨБЕРЧӘК АВЫЛЫНДА ТУА.
Мулла гаиләсеннән. 1930 еллар башында гаиләләре
репрессиягә дучар була һәм өйләреннән куып
чыгарыла. Әтисе НКВД лагерьларында һәлак була.
М.Мәһдиев Казан педагогика институтын тәмамлый
(1959). 1954–1959 елларда Арча районы мәктәпләрендә
татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.
1960 елдан Казан университетында, 1963–1991 елларда
татар әдәбияты кафедра доценты.
3.
Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчыһәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый.
Аспирантурада укыган елларында ул татар
иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби
тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни
өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына
башлый. 1960нчы еллар дәвамында
республика матбугаты битләрендә шул
темаларга багышланган бер төркем
мәкаләләрен бастыра.
1960 елларда М.Мәһдиев татар
укучысына С.Рахманколый
исемен кайтара: хикәяләрен
туплап «Мәлиха куаклыгы»
(1979) җыентыгын басмага
әзерли.
4.
Әдәби иҗатыМ.Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары»
(«Казан утлары» журналы, 1968, №5; рус
теленә тәрҗемәсе «Мальчишки сорок первого»,
1974) исемле беренче повесте белән үк үзен
үзенчәлекле иҗат стиле булган язучы итеп
таныта.
Аңа лиризм, нечкә юмор, үзенчәлекле телбизәкләү чаралары хас. Гадәти булмаган
сюжет корылышы, үзәк урынны алып торучы
лейтмотивлар әсәрләренең төзелешенә дә
үзгәлек бирә.
5.
Еллар үтү белән, язучының иҗат стиле бераз үзгәрә. Юмордан тыш, әсәрләрендә ачы сатирик штрихлар да күренәбашлый, лиризм – хискә бирелү, сагыш белән беррәттән үткәннәрне сагыну да көчәя. М.Мәһдиев иҗатында «үз» күңел
дөньясы гәүдәләнеше сыйфатында үткәннәр тора, язучы һәм аның геройлары гына түгел, халык та үзенә шуннан көч
ала, терәк таба.
«Торналар төшкән җирдә» (1983) повестенда һәм «Бәхилләшү» (1990) романында үткәннәр мотивына
инвариант булып, кешеләрнең бу дөньядан мәңгегә китү, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, көнкүреш
детальләренең юкка чыга баруы мотивлары кебек мәңгелек кыйммәтләр тора.
М.Мәһдиевнең 1980 еллардагы актуаль сәяси һәм иҗтимагый-көнкүреш проблемаларын чагылдырган
«Тынгысыз өч көн» исемле бердәнбер пьесасы 1983 елда Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә
куела.
Чит илләргә сәяхәте тәэсирендә дөнья күргән «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәре (1992) юлъязма
жанрында язылган; чит илдәге тормышны үзенеке белән чагыштырып, әдип үз халкының рухи
кыйммәтләренең мәгънәсен эзли.
Гомеренең соңгы елларында М.Мәһдиев «Ачы тәҗрибә»
(1993) исеме куеп мемуарлар яза, ләкин беренче
китабын гына чыгарып өлгерә.
Аның әсәрләре күп тапкырлар басылып чыга,
күбесе рус теленә тәрҗемә ителә.
6.
Истәлеге7.
Бүләкләре1990 елда М.Мәһдиевкә
«Бәхилләшү» романы һәм
«Торналар төшкән җирдә» повесте
өчен Татарстан Республикасының
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге
бирелә.
8.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәмкомедия театры «Без – кырык беренче ел балалары.»
«Без — кырык беренче ел балалары» фильмы
9.
Мөхәммәт Мәһдиев музее10.
Кеше китә - җыры кала, диләр,Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып калсын йөзләргә.
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!