Безнең мәктәп уставының 5.8. пункты буенча һәр укучы мәктәпкә мәктәп формасыда йөрергә тиеш.
Белгечләр фикере...
Табиблар фикере
Чагыштыру өчен:
Нәтиҗә:
Проект авторлары: Ангелина Астафьева Гүзәл Кадыйрова
2.14M
Category: pedagogypedagogy

Нужна ли школьная форма?

1.

2.

• Интернет –анкета нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең 64% ы
мәктәп формасын мәҗбүри кертү кирәк дип саный.
31%ы мәктәп формасын кертүгә каршы,
5%ы җавап бирергә икеләнә.
Әйдәгез , бергәләп, мәктәп формасының уңай якларына күзәтү
ясыйк.
• Беренчедән, мәктәп формасы кигән укучылар күпкә
пөхтәрәк һәм матуррак күренәләр. Дәрестә алар күпкә
игътибарлырак булалар, чөнки классташларының
футболкаларында язылган сүзләрне укырга, яңа кием
күзәтергә кирәк түгел.
• Икенчедән, мәктәп формасы укучыларның тәртибенә
уңай йогынты ясый.Костюм кигән укучы үзен зурларча
тота.
• Өченчедән, балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш:
костюм –ул аралашу чарасы. Кая барсаң да, сине
киемеңә карап каршылыйлар.

3. Безнең мәктәп уставының 5.8. пункты буенча һәр укучы мәктәпкә мәктәп формасыда йөрергә тиеш.

• Кызганычка каршы,
8-11 сыйныф укучылары
арасында уздырылган
сораштыруга караганда,
укучыларның 55%ы
мәктәп формасында
йөрүгә каршы. Алар
моны мәктәп
формасының модалы,
матур булмавы белән
аңлата.

4. Белгечләр фикере...

• Психологлар
- мәктәп формасы класста тәртипне һәм
өлгерешне 60% ка яхшырта,
- укучылар арасындагы социаль
тигезсезлекне бетерә, бер-берсеннән
көнләшү хисе булдырмый дип саный.

5. Табиблар фикере

• Организмның бил һәм эч
өлеше бөерләрнең, арка
миенең(позвоночник)
нервлары һәм сосудлары
җыелган зона. Тәннең бу
өлешләрен өшетү әлеге
органнарның авыруын
китереп чыгара.
• Тар кием, бигрәк тә джинсы
чалбар кигәндә , таз
өлешендә кан йөреше
бозыла.
• Нәтиҗәдә эчәк
(кишечник),
сидек куыгы(мочевой
пузырь) авырулары
барлыкка килә.

6. Чагыштыру өчен:

• Бүген сыйфатлы
тукымадан тегелгән
мәктәп формасы
2000-2500 сум тора.
Бу комплектка
итәк/чалбар,
блузка/күлмәк, һәм
жилет керә.
• Безнең әти-әниләр ел
дәвамында безгә түбәндәге
киемнәрне сатып ала(спорт
киеменнән башка):
1.Ак блузка – 450 сум.
2.Кара итәк – 400 – 500 сум.
3. Кара чалбар - 400- 800сум.
4. Пиджак – 650-700 сум.
Барлыгы : 2150 сум.

7. Нәтиҗә:

• Мәктәпләрдә укучыларның тәртибе һәм
белем сыйфаты яхшы булсын өчен махсус
мәктәп формасы булырга тиеш;
• Мәктәп формасы укучы сәламәтлеге өчен
куркынычсыз булырга тиеш;
• Мәктәп формасы заманча, модалы, шул ук
вакытта сыйфатлы тукымадан тегелергә
тиеш.

8. Проект авторлары: Ангелина Астафьева Гүзәл Кадыйрова

English     Русский Rules