1.24M
Category: historyhistory

Бөек Ватан сугышында безнең гаилә

1.

Бөек Ватан сугышында
безнең гаилә.
Эшләде: Мурзина Гүзәл
Зөлфәт кызы.
МБГБУ “Олыяз лицее»

2.

3.

Минем бабам Мурзин Хатип Исрафил
улы. Сугыш башланганда бабама 3 яшь
ярым була. Ул әтисен әз генә хәтерли.
Сугыш елларында аларга бик авыр була.
Ашарга булмый, ачлыкта, интегеп
яшиләр. Черек бәрәңге, әрем ипие
ашыйлар.
Бабам 10 яшеннән колхоз эшенә йөри
башлый, ат көтүе көтә. Ләкин эшләгәнгә
түләмиләр. Хезмәт көненә эшлиләр.
Сугыштан соң да авырлыкларны бик күп
күрәләр.

4.

Закиров Миннехан минем әтинең әнисенең әтисе сугыш башланганда
яше зур булу сәбәпле, “Труд – армия”гә алына. Алты баласын, хатыны
Өммегөлсем әбигә калдырып, Ульяновскийдагы хәрби заводка эшкә
китә. Анда көнне төнгә ялгап, алар сугыш кораллары ясыйлар.
Өммегөлсем әби колхозда эшли, сугышчыларны азык – төлек белән
тәэмин итү өчен бар көчен куя. Шуның өстенә алты баласын да үстерә.

5.

Минем әбием Мурзина Әминә Миннехан
кызы. Сугыш башланганда әбиемә 9 яшь
була.
Әтиләре “Труд – армия”гә алынгач
аларга бик авыр була. Өммегөлсем әбигә
алты баланы туйдыру авыр дип, әтиләре
әби белән абыйсын Ульяновскийга
торырга алып китә. Алар анда укуларын
дәвам итәләр. Укудан соң, әби акча эшләү
өчен газета сата. Әтиләре төнлә тегү тегә.
Шулай алар ач булмыйлар, үзләреннән
арткан акчаны авылга, гаиләсен җибәреп
торалар. Анда ике ел яшиләр.
English     Русский Rules