Ризаэтдин бине Фәхретдин
1858-1936
Без тарихта, шөкер,эзлебез...
КЕРЕШ
Т У У Ы
Балалык хәтирәләре Атасы белән анасының дөньясы иркен була. Анасы назында гына үсә, каенана белән каената булмый. Аның күңелендә өйнең түр
У К У Ы
УКЫГАН КИТАПЛАРЫ
ОСТАЗЛАРЫ
КҮЧЕРЕП ЯЗГАН КИТАПЛАРЫ
Шәкертлек көннәренең кайбер мөһим вакыйгалары
Бәхет-гаиләсе эчендә рәхәт гомер итүдән гыйбәрәт булып та гаилә эчендә рәхәт күрмәгән бер кеше гаилә тышында рәхәт күрә белмәс.
БАЛАЛАРЫ
1902 сәнәдә 28 сентябрьдә алдырмыш бөтен гаиләмезең рәсемедер. Габдрахманны Казанга, Габделәхәт илә Габдеррәшидне Оренбургка укырга йибәрде
Бөек ХАКЛАРНЫҢ бөеге
Хатыннар Ислам каршында гадәттән тыш хөрмәтле затлар булып, хатыннарны олылаган ИРЛӘР дә - иң хөрмәтле булган ИРЛӘРДЕР.
Тәрбияле аналар – дөньяның иң кадерле, иң хөрмәтле кешеләрдер. Ахирәттә дә оҗмахның юлбашчылары булырлар.
Уф а
Беренче фоторәсеме, Уфа, 1892 ел
ГАИЛӘСЕ – УФАДА 1897 1900
РУХИ ОСТАЗЛАРЫ-Җамалетдин әл-Әфгани, Исмәгыйль Гаспринский
Мәрҗани йогынтысы
Шиһабетдин Мәрҗани
Әткәебез Ризаэтдин Фәхретдиннең туганнары
ӘСӘРЛӘРЕ
“Әсма, яки гамәл вә җәза” романыннан өзек
Р.Фәрхетдин-1912 ел
Самара елгасы буенда, 1915 ел.
Зур гаиләсе белән,Уфа,1927 ел.
Җәмәгате Нурҗамал абыстай белән, Уфа, 1926 ел.
Җәмәгате һәм оныклары белән, Уфа,1926 ел.
ТОРМЫШТАН ЭЗЕКЛӘР
“Вакыт” газетасы
Хөсәения мәдрәсәсе,Оренбург,1910 ел.
“ШУРА” журналы.
Р.Фәхретдин “Шура” журналы редакциясендә.Оренбург,1912 ел.
Мәккә конгрессы
Р.Фәрхетдин-Мәккә,1926
Бөтендөнья мөселманнар корылтаенда –Мәккә,1926.
Соңгы елы
1936 ел 12 апрель-вафат була
Р Фәрхетдин исемен йөртүче мәчет. Кичүчәт авылы. «Р Фәрхетдин чишмәсе» Кичүчәт авылы.
Кичүчәт авылында Р.Фәхретдингә музей йорты һәм шәхси әйберләре.
Р Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе.Әлмәт.
Динебез
Әткәебез кулъязмалары
Ул халык йөрәгендә мәңгегә сеңеп калыр.
Ризаэтдин Фәхретдин – камил бер зат
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
2.02M

Ризаэтдин бине Фәхретдин Китәрбез,калырсыз Сез дә бер көн, Булырбыз килмәгәндәй бер көн

1. Ризаэтдин бине Фәхретдин

Китәрбез,калырсыз Сез дә бер көн,
Булырбыз килмәгәндәй бер көн.

2. 1858-1936

3. Без тарихта, шөкер,эзлебез...

Үткәнен белмәгән
халыкның киләчәге
юк.
Р.Фәхретдин.

4. КЕРЕШ

Мәшһүр төрки-татар тарихчысы,дин
галиме, җәмәгать эшлеклесе,
педагог һәм әдип Ризаэтдин
Фәхретдинннең тууына 152 ел.
Татар һәм, гомумән, Русиядәге
төрки халыклары тарихында
биниһая күп хезмәтләре һәм
фидакяр гамәлләре белән тирән эз
калдырган Ризаэтдин
Фәхретдинннең иҗади һәм фәнни
мирасы гаять күпкырлы.
Бөек галим әһеле булган бу олуг
затның тормышын һәм эшчәнлеген
өйрәнүдә Миркасыйм
Госманов,Мөхәммәт Гайнуллин,
Мәдинә Рәхимкулова,Әнвәр Хәйри,
Фәнил Баишев,Равил Әмирхан,
Равил Үтәбай-Кәрими һәм башка
галимнәр зур өлеш керттеләр. Бу
презентация Ризаэтдин
Фәхретдинннең шәхесен киңрәк
танышу максатыннан хәзерләнде.

5. Т У У Ы

ТУУЫ
Татар халкының күренекле фикер иясе,
мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог,
язучы һәм журналист 1858 нче елның
17 гыйнварында элекке Самара
губернасы Бөгелмә өязенә караган
Кичү Чаты авылында мулла
гаиләсендә туа. Атасы сәфәрдә
булганга, ул сәфәрдән кайтканнан
соң исем биргәннәр. Ул туганга
кадәр вафат булган улы
Ризаэтдин(1858 нче 18 июнендә туган)
исеме белән аны атаганнар.

6. Балалык хәтирәләре Атасы белән анасының дөньясы иркен була. Анасы назында гына үсә, каенана белән каената булмый. Аның күңелендә өйнең түр

Балалык хәтирәләре
Атасы белән анасының дөньясы иркен була. Анасы назында
гына үсә, каенана белән каената булмый. Аның күңелендә
өйнең түрендә утырган ак чалма вә чшел чапан кигән бер
кешенең сыйфаты сакланган. Ул да булса атасы тарафыннан
булган бабасы Сәйфетдин хәзрәтләре була. Кечкенә өйдән
бабасын чәй эчәргә эндәшеп алып керә торган булган. “Ай,
углым, мине чакырырга кергән, зур үсте”, - дип сөйләнәсөйләнә кергәнен хәтерендә калдырган. Ул шулай ук “Мунча
елгасы” исемле урынга печәнгә баруларын, урман эченә
кереп китеп, анда адашып йөрүен бик тәсфилләп яза. Аның
югалуын печәндә зшләүчеләр ишетеп эзләп килгәннәр һәм
табып кайтарганнар.
Кыш көне ындыр табагына ашлык сугучылар янына йөри
торган булган. Кибәкләрнең кая китүләрен белмәгәнгә, бер
абзыйнәң: “Болар кайсы җиргә китәләр?” – дигән соравына:
“Мәкәрйәгә”, - дип җавап бирүен бик озак хәтерендә
саклаган.

7. У К У Ы

УКУЫ
Кайсы һәм ничәнче елны укый башлавын тәгаен гына әйтеп бирә
алмый, ләкин уйлавынча, 1865 нче елның көз көненнән башлап,
абзаларына ияреп, 20 чакрым ераклыктагы Түбән Шәлчәле
мәдрәсәсенә барып кайтып йөргәнен аз гына чамалый. Аның
укуына җизнәсе Ибраһим әл-Кәрими (Фатыйх Кәримнең әтисе)
бик зур өлеш кертә. Беренче хисап гыйлеменнән дәресне ул
аңардан ала. Чистай районындагы Кизләү авылына барып, 55 көн
торып кайта. Анда ул күбрәк шәкертлек вә хәлфәлек сыйфатында
яши. Чистайда 1 кыш вә Түбән Шәлчәле мәдрәсәләрендә 20 кыш
була. Бу вакытта аңа 31 яшь тула. Мәдәни милләтләр тәртипкә
салынган гимназия вә мәктәпләрне кичеп, университет вә
академияләрнең бер кадәр бүлекләрен тәмамлый. Мәдрәсәдә
балалар укыта башлый.

8. УКЫГАН КИТАПЛАРЫ

Иң элек укыган китабы – Казан шәһәрендә басылып
чыккан китабы – “Фәзаилеш-шөһүр” исемле
әсәр.Тышы күк киндер белән тышланып, камыр
белән ябыштырылган була. Аннан соң Мөһиммәтелмөслимин, Кырык хадис, Шөрутес-салават, Әлифба,
Бәдәвам, Һәфтияк иҗеге, Әмали, Йәк хикәят, Хәмде
би хәдд китапларын укый һ.б. бик күпләр.
Дәрестә файдаланган китаплар: Шәхре Җами,
Хашияи Садыйк, Шәмсиягә, Исагуҗи, Сәед хашиясе,
Шәрхе Дәвәни һәм башкалар.
Үзлегеннән дәрес алган вакытта файдаланган:
Шәрхе хикмәтел-гайн, Шәрхе мәвакыйф, Тәфсире
Бәйзави, Миркател – вөсул вә мирьател – осул һ.б.

9. ОСТАЗЛАРЫ

Р.Фәхретдин. Әүвәлге остазларым, ата
вә анам һәм дә зур туганнарым
булсалар кирәк. Хәтеремдә булганнар
исә җизнәм Гыйльман әфәнде,Хөсәен
әфәнде, Мөхәммәдхәниф бине
Габделкаюм әш-Шәлчәли,Габделфаттах
бине Габделкаюм әш-Шәлчәли,
Мөхәммәт бине Гобәйдулла әл-Кизләви,
Сәедгали әз-Заһир әл-Үәтәри.

10. КҮЧЕРЕП ЯЗГАН КИТАПЛАРЫ

Бидан, Шәрхе Габдулла, Мансур хашиясе,
Садыйк, Шәрхе Җами,Җәзәрия,Кавагыйд
вә Гавамил,Гайнел-гыйлем,Касыйдәи
мөнәфәрриҗә шәрхе һ.б. бик күп
китапларны күчереп яза.Кәгазь начар
булганлыктан кайберләрен икешәр,хәтта
өчәр тапкыр яза. Боларның һәрберен
үзем өчен яздым,-ди ул.

11. Шәкертлек көннәренең кайбер мөһим вакыйгалары

1.1873 ел 25 август-чәршәмбе көн әнкәбез Мәүһүбә бинте
Рәмкол бине Максуд вафат булды вә Кичүчат зиратында
җирләнде.
2.1878 елда Бохарага сәфәр чыгу өчен әзерләндем вә
юлчылар белән берлектә Петропавел-Кызыльяр шәһәренә
китү наияте белән Минзәләгә бардым. Ләкин кире кайтырга
туры килде.
3.187? Кыш уртасында өч ай буе тир хәстәсе илә яттым.Шунда
дөнья куйган булсан бик шатланган булыр идем.
4.1880 елның 1 .10 дә Әлмәт авылына барып гаскәрлек
хезмәте кануны буенча тикшерелдем һәм яраксыз дип
табылуымнан бөтенләй бу бурычтан азат ителдем.
5.1885 елда өйләндем.
6.1887 елда Уфа шәһәренә барып имамлык вазифасы өчен
гариза биреп,июнь аенда имтихан тапшырдым.
7.1888 ел 27 июньдә дүшәмбе көн Петербург шәһәренә сәфәр
киттем.

12. Бәхет-гаиләсе эчендә рәхәт гомер итүдән гыйбәрәт булып та гаилә эчендә рәхәт күрмәгән бер кеше гаилә тышында рәхәт күрә белмәс.

БӘХЕТ-ГАИЛӘСЕ ЭЧЕНДӘ
РӘХӘТ ГОМЕР ИТҮДӘН
ГЫЙБӘРӘТ БУЛЫП ТА
ГАИЛӘ ЭЧЕНДӘ РӘХӘТ
КҮРМӘГӘН БЕР КЕШЕ
ГАИЛӘ ТЫШЫНДА РӘХӘТ
КҮРӘ БЕЛМӘС.

13.

1885 елда Минзәлә өясе “Чобытлы”
(“Чыбыклы”) авылы Габденнасыйр ахун
Төхвәтуллин кызы Нурҗамал белән
никахлары була. Зур мәхәббәт, ихтирам
белән 50 ел гомер итәләр.

14. БАЛАЛАРЫ

“БАЛАЛАРЫГЫЗ ӨЧЕН МАЛ ҖЫЕП ТА, ТӘРБИЯЛӘРЕН
ТАШЛАМАГЫЗ, БӘЛКИ МАЛНЫ АЛАРНЫҢ ТӘРБИЯЛӘРЕ
ЮЛЫНА САРЫФ ИТЕГЕЗ...” Р.Фәрхетдин.
“Мөселман өчен гаилә-нигезен бернинди көч
белән дә какшатып, җимереп булмаслык
ныгытма ул.”
1.Габдеррахман-1887-1937,кулга алына, авыраып үлә,журналист булып
эшли.1959 елны акладылар.
2.Габделәхәд-1889,Уфада сельхозбанкта агроном-экономистбула. 1938 елны
кулга алына һәм 1960 елда аклау документы алына.
3.Габдеррәшид-1892-1953.Уфада авиация техникумында математика укыта һәм
инфракттан үлә.
4.Зәйнәп-1893.
5.Хәсән-1897-14 айлык вакытында үлә.
6.Сәгыйдь-1900-1944. Уфа урман промышленносте заводында баш инженер
була.
7.Хәсән-1901-7 айдан соң үлә.
8.Әсма, кызы Йолдыз.

15. 1902 сәнәдә 28 сентябрьдә алдырмыш бөтен гаиләмезең рәсемедер. Габдрахманны Казанга, Габделәхәт илә Габдеррәшидне Оренбургка укырга йибәрде

1902 сәнәдә 28 сентябрьдә алдырмыш бөтен гаиләмезең
рәсемедер. Габдрахманны Казанга, Габделәхәт илә
Габдеррәшидне Оренбургка укырга йибәрдекемез вакыт
алдырдык. Р.Фәхретдин. Уфа.

16. Бөек ХАКЛАРНЫҢ бөеге

АТА вә АНА өстендә булган бала
хакыдыр. Бала хакы өчен Ата вә Ана
вә яки болар урынында булган
яклаучылар дөньяда җаваплы
булырлар вә ахирәттә дә Аллаһы
Тәгаләгә җавап бирерләр.
Р.Фәхретдин.

17. Хатыннар Ислам каршында гадәттән тыш хөрмәтле затлар булып, хатыннарны олылаган ИРЛӘР дә - иң хөрмәтле булган ИРЛӘРДЕР.

Әткәй сабыр холыклы,йомшак табигатьле кеше иде. Һичбер
вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен калдыра торган булмады.Кем
белән генә сөйләшкәндә дә кадерле гадәте бар иде: сөйләшкән
кешенең сүзен сабырлык белән азагына кадәр бүлмичә тыңлап тора
да, сүз беткәч, үзенең сүзен, җавабын, фикерен сөйли иде. Сөйләгәндә,
гадәтенчә, бик төзек, конкрет сөйли иде, мәгънәсез сүзләр
катнаштырмый иде. Үзе белгән, үзен хаклы итеп тапкан чакта үзенең
фикерен, риза булмаганын һәркемгә ачыктан-ачык әйтә торган, батыр
йөрәкле, курыкмас кеше иде. Һәрвакытта очрашкан, аралашкан
кешеләр белән инсафлы мөнәсәбәттә була иде. Һичбер кешене
кимсетеп карамады. Балаларын һичбер вакыт кимсетеп ачуланмады.
Тәрбия бирә торган сүзләрен җитди рәвештә, кыска, аңлаешлы итеп
әйтә иде. Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек, аның белән
сөйләшкәндә аңарга “Сез” дип әйтә идек. Кайдан килгәндер, бәлки,
кечкенә чактан әнкәй шулай өйрәткәндер. Берәр вакыт эч пошыргыч
эш булса, “һай-һай” дип яратмаганын белдерә иде. Без үсеп җиткәч,
безнең сөйләгән сүзләрне илтифат белән тыңлап тора иде, -дип яза
кызлары Әсма Шәрәф.

18. Тәрбияле аналар – дөньяның иң кадерле, иң хөрмәтле кешеләрдер. Ахирәттә дә оҗмахның юлбашчылары булырлар.

Гаиләнең нигез терәге – тәрбияле хатын.Р.Фәхретдин.
Әнкәебез (Нурҗамал абыстай) йомшак күңелле, ачык
йөзле, сабыр холыклы, кешегә ягымлы булулары белән аны
белгән һәр кешедә үзе турында яхшы истәлек калдырды. Ул
әткәйнең нинди кеше, нинди гыйлем иясе икәнен чын
мәгънәсе белән аңлый алган. Әткәйнең эшенә лаеклы тормыш
тәрбиясе кора алган. Алар арасында бервакытта да караңгы
чырай, ризасызлык булмады. Тормышның төрле вакытлары
булды, авыр чакларында бергә кайгырдылар, шатлыклары
уртак булды. Әнкәй эшкә җитез, аш-суга бик тә уңган иде...
Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү
һичбер вакытта да булмады. Начар сүзләрне без ишетмәдек,
сөйләмәдек.
Әткәй белән әнкәй үзләренең бергә үткән озын гомерләрендә
(1885-1936) чын мәгънәсе белән бик бәхетле булдылар. Алар
бер-берсенә холыклары белән тиң килгән кешеләр иде. Берберсенә мәхәббәт, татулык, ихтирам, бердәмлек белән
яшәделәр. (Кызлары Әсма Шәрәф хатирәләреннән).

19. Уф а

1887 нче елны 27 яшендә
Уфага килә.
Имамлыкка имтихан тота.
Күрше авылда мулла
вазифасын намус белән
башкара, шуңа күрә
ихтирам казанып өлгерә.
1885 нче елны ул өйләнә.
Уфага гаиләсе
белән күчеп килә.
4 баласы да
шунда туа. Диния нәзарәтендә
казый булып эшли.Ул аның
ишегалдында таш бина салдыра
һәм тарихи кыйммәтле булган
материалларны тәртипкә
салып, шунда саклый.
Диния нәзарәте мәчете.
1830 елны нигез салынган.

20. Беренче фоторәсеме, Уфа, 1892 ел

Фото ТР Фәннәр академия-
сенең Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
сәнгать институты Кулъязмалар һәм текстология
бүлеге каршындагы Мирасханә фондларында
саклана.

21. ГАИЛӘСЕ – УФАДА 1897 1900

22. РУХИ ОСТАЗЛАРЫ-Җамалетдин әл-Әфгани, Исмәгыйль Гаспринский

РУХИ ОСТАЗЛАРЫ-Җамалетдин әлӘфгани, Исмәгыйль Гаспринский

23. Мәрҗани йогынтысы

Яшь вакытта ук аның йогынтысында булды,
аның әсәрләрен җентекләп өйрәнә, 1886
елда Казанга барып, мәшһүр галим белән
очрашып сөйләшү бәхетенә ирешә, бу
очрашу аның күңелендә җуелмас эз
калдыра. Аның иҗади эшчәнлегенә уңай
йогынты ясый, алдынгы ысулларын
куллана, тәрбия эшендә бай тәҗрибә
туплый.

24. Шиһабетдин Мәрҗани

Китапларда – ил
язмышы,авыл тарихы
“Бел, ул (тарих)-хикмәтләр
Диңгезенә чумган чын... Фән”

25. Әткәебез Ризаэтдин Фәхретдиннең туганнары

1.Минһаҗетдин (1843-1931),Мәмәт авылында имам.
2.Мәгъсүмә (1845-1932),гыйльман хәзрәт Кәриминең
җәмәгате, Фатыйх Кәриминең әнисе, Кзанда дәфен
ителгән.Җизнәсе Гыйльмән хәзрәт.
3.Мәүдүдә (1851-1912), Шөгер авылында торган.
4.Кәшшафетдин (1853-1894), Мәмәт авылында имам.
5.Ризаэтдин (1859-1936), Уфада дәфен ителгән.
6.Зыяэтдин (1861-1907),Кичүчатта торган.
7.Маһирә (1878-1915), Бигәштә торган.
8.Салих (1885-1973), Казанда дәфен ителгән.
Маһирә һәм Салих яшь әби Маһиҗиһан балалары.

26. ӘСӘРЛӘРЕ

2 томнан, 15 кисәктән торган “Асар”(Эз) исемле хезмәте
барлыкка килә.
-Сәлимә яки гыйффәт, Әсма яки гамәл вә җәза, Сәлимә,Гаилә,
Нәсыйхат, Тәрбияле ана, Тәрбияле ата, Тәрбияле бала,
Тәрбияле хатын, Мәшһүр хатыннар, Ибне Рөшд, Сафа Гәрәй
хан,Тәрбияле хатын,Шәкертлек әдәбе,Моталәга һ.б. бик күп
әсәрләр иҗат итә.Фикерләрем вә фәлсәфәләрем нидән
гыйбарәт булуы ошбу әсәрләрдә ачык сурәттә мәгълүм ,-ди
ул.
Бу әсәрләр татар халкының рухи хәзинәсендәге кыйммәтле
асылташларга әвереләләр.

27. “Әсма, яки гамәл вә җәза” романыннан өзек

Әсма сигезенче яшенә җиткәч, аңа тәмам сабак укыту вакыты килде һәм бу фикер
Гайшә абыстай белән Габбас мулланың күңелендә олы бер урын алды. Бу көнгә кадәр
Әсмага бер хәреф булса да дәрес бирелмәде һәм Гайшә абыстай тарафыннан: “Әлиф, би,
ти, си, җим” – дип күңелдән ятламавы да Әсманы хәтергә алмаганнан түгел, бәлки
киресенчә, моны гадәттән тыш олы бер эш дип исәпләвеннән иде.
Габбас мулла кызы Әсмага сабак укытуга 2-3 ел алдан әзерләнә башлады.
Габбас мулла – укытучы да, укучы да. Кызына дәрес биргәндә укытучы булса, кызының
табигатен өйрәнгәндә укучы булды.
Әсманың сабак укуга булган шатлыгы , зирәклеге көннән-көн арта барды. Моны күреп
Габбас мулла белән Гайшә абыстай әйтеп бетерә алмаслык дәрәҗәдә куандылар.
Чынлыкта бу шатлык – иң дөрес һәм бәяләп бетерә алмаслык шатлык.
Габбас мулла белән Гайшә абыстай вафат булгач, Әсма ятим калды. Бичара Әсма
үзенең киләчәге турында фикер йөртә белми иде.
Аны авылның игътибарлы кешесе Йосыф карт тәрбиягә ала. Картның тәрбиясе тик
ашап-эчертү генә, киемнәр булдырудан торды.
Бу йортта ул бер шәкерт белән якыннан таныша. Монда хатын-кыз битен каплап
йөрми иде, шуңа күрә егет белән гел бергә сөйләшеп йөрде. Бер-берсенед йөзләрен
күрделәр. Алар аерылышканда бер-берсенә бүләкләр бирештеләр. Егет алтын тәңкә, ә
кыз әнисеннән калган, түшенә беркетелгән бердәнбер көмеш балдагын бирде.
Йосыф карт йортына мосафир хатын килеп керде. Ул йомшак теле белән картны алдап,
мин кызның ерак туганы дип әйтә. Кызны үзе белән кунакка чакыра һәм беркатлы карт
Ф шәһәренә биреп җибәрә. 15 көннән хәбәр килә: Әсма тиф белән авырый дип. Өч көн
үтүгә Әсманың үлүе турында хәбәр килә. Йосыф карт бик үкенде һәм үзен юатты: ичара,
монда да үләр иде дип.

28. Р.Фәрхетдин-1912 ел

29. Самара елгасы буенда, 1915 ел.

30. Зур гаиләсе белән,Уфа,1927 ел.

31. Җәмәгате Нурҗамал абыстай белән, Уфа, 1926 ел.

32. Җәмәгате һәм оныклары белән, Уфа,1926 ел.

33. ТОРМЫШТАН ЭЗЕКЛӘР

47 яшендә казыйлык эшен ташлап, тулысынча иҗат һәм тәрбия эшенә
чума. “Вакыт” газетасында мәкаләлар бастыра.
“Вакыт” газетасы идарәханәсендә.

34. “Вакыт” газетасы

1906 нче елда Оренбургта бертуган
Рәмиевлар “Вакыт” газетасы чыгара
башлыйлар. Алар Р.Фәхретдинне
бергә эшләргә чакыралар. Ул улы
Габдрахман белән бергә эшли
башлыйлар.

35. Хөсәения мәдрәсәсе,Оренбург,1910 ел.

Шушы мәдрәсәне берничә ел җитәкли, аны юлга салуга көч
куя.1907 елдан анда укыта бвшлый.

36. “ШУРА” журналы.

Баш мөхәррире булып эшли, аның төп
язучысы була. Бу журнал үзенең
актуальлеге һәм тематикасының
киңлеге белән аерылып тора. Дөньяның
иң алдынгы карашлы галимнәре,
фәлсәфәчеләре, әдипләре турында
язып, аларның фикерләренә бәя бирә,
һәм журналны татар энциклопедиясе
дәрәҗәсенә җиткерә.

37. Р.Фәхретдин “Шура” журналы редакциясендә.Оренбург,1912 ел.

38. Мәккә конгрессы

1926 елның яз башында аның исеменә
Гарәбстаннан, Мәккә шәһәрендә булачак
бөтендөнья мөселманнарның беренче
конгрессына чакыру язуы килә. Ул иң беренче
Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә.Мәскәүгә
берсен Калининга, икенчесен Чечеринга хат яза.
Чечериннан телеграмма килә, Ислам дөньясында
беренче булган Мәккә конгрессына һич тоткарлык
юк дигән.Ул анда җитәкче булып китә.Шул ерак,
озак сәяхәт турында, өйгә кайткач зур күләмле
“Йөргән җирләрем, күргән илләрем” дигән китап
язган. Кызганычка каршы китап сакланмаган.

39. Р.Фәрхетдин-Мәккә,1926

40. Бөтендөнья мөселманнар корылтаенда –Мәккә,1926.

41. Соңгы елы

1936 елның башыннан әткәйнең күңел төшенкелеге
көчәя башлады. Нинди уйлар белән борчылгандыр –
үзе генә белгәндер. 1936 елның февраль аеннан,
сәламәтлегенә үзе зарланмаса да,хәлсезләнә башлады.
Ятып тормаса да, терелеп эшкә башлау мөмкинлегенә
өметсезлеккә төшә башлады.Табиблар килеп торсалар
да, артык алга киткән хәле булмады.Әткәй 1936 елның
12 апрелендә вафат булды. 15 апрельдә җеназа укып,
Уфа зиратына үзе әйткән, күрсәткән җиргә дәфен
булды.Күмү тәртибендә 3 зур фоторәсем ясалган.
Кызганычка каршы, аларны саклап калып
булмады,1937 елда безнең йорттан нахакка югалдылар.
Кызы Әсма.

42. 1936 ел 12 апрель-вафат була

43. Р Фәрхетдин исемен йөртүче мәчет. Кичүчәт авылы. «Р Фәрхетдин чишмәсе» Кичүчәт авылы.

44. Кичүчәт авылында Р.Фәхретдингә музей йорты һәм шәхси әйберләре.

45. Р Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе.Әлмәт.

46. Динебез

Р.Фәхретдин үзебезнең диннән дә читкә
тайпылырга кушмый, чөнки диннән башка халыкта
тәртип тә, мәдәният та булмый һәм динсез
кешедән яхшылык өмет итү дә урынсыз.
Ислам диненең чыганагы ике нәрсә-берсе-Коръән
кәрим һәм икенчесе Мөхәммәд тарафыннан
“Шәригать” исеме белән өммәткә, Адәм баласына
ирештерелгән фәрманнар һәм әмерләр, тыю һәм
туры юлга күндерүләр,вәгазь һәм нәсыйхәтләр,
сүзләр һәм фигыльләрдер,-дип язган әдип.

47. Әткәебез кулъязмалары

Хәзерге көндә әткәемнең кулъязмалары СССР Фәннәр
Академиясе Башкортостан филиалының архивында
Фәхретдинов фонда 40 том кулъязма әсәрләре бар.
Кулъязмалары Ленинградта Көнчыгышны өйрәнү
институтының гыйльми архивында саклана.
“Сәмәрканд мусхәве вә аның сәбәбеннән
сәяхәт”,”Йөргән җирләрем, күргән илләрем”, “Юлдаш”,
“Кәрамат вә истимдат”,”Юаныч”, “Болгар тарихы”
дигән китаплары юкка чыкты.
Кызлары Әсма һәм Зәйнәп.

48. Ул халык йөрәгендә мәңгегә сеңеп калыр.

Әткәй турында үткәрелгән гыйльми
җыелышлардә булу,күрү,ишетә,уку –
безгә шатлыклы хәл хәл булды.Шулай
зурлап үткәргән юбилейлар киләчәктә дә
әткәйнең күпкырлы гыйльми мирасын
галимнәр тирәннән тикшкрерләр,
тиешле булган урынын күрсәтерләр
дигән якты өметләр тудырды.
Кызы Әсма.

49. Ризаэтдин Фәхретдин – камил бер зат

Без күренекле мәшһүр мәгърифәтче,язучы,
дин галиме, рухани, тарихчы, педагог,
редактор, татар халкының тарихында биниһая
күп хезмәтләре һәм фидакарь гамәлләре
белән тирән эз калдырган Ризаэтдин
Фәхретдиннең -әдипнең иҗади һәм фәнни
мирасы белән таныштырып үттек.
Халкыбызның танылган шәхесен Сезнең
игътибарыгызга да тәкъдим иттек.

50. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

English     Русский Rules