95.01K
Category: lingvisticslingvistics

Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру

1.

Ризаэтдин бине
Фәхретдин
Китәрбез,калырсыз Сез дә бер көн,
Булырбыз килмәгәндәй бер көн.

2.

1858-1936

3.

Туган тел дәресләрендә уку
грамоталылыгын формалаштыру

4.

Безнең бабаларыбыз, әти - әниләребез Ризаэтдин Фәхретдин мирасы
белән тәрбияләнгән. Ул – мәгърифәтче, публицист, журналист, татар
халкының остазы, олуг мөгаллиме. Р.Фәхретдин эшчәнлегенең башында
ук халыкка хезмәт итә башлаган, кайсы тармакта эшләсә дә, аның
хезмәте халыкка, аның белемен, мәгърифәтне күтәрүгә, аны иманлы
итүгә юнәлтелгән.
Туган тел дәресләрендә уку грамотлылыгын үстерү максатыннан, Риза
Фәхретдинның “Балаларга нәсыйхәт” хезмәтеннән 6 – 7 сыйныфта
исемнәр темасын өйрәнгәндә куллану өчен таратма материалдан кайбер
үрнәкләрне тәкъдим итәм.

5.

Карточка №1
1.Укы һәм уйлан...
2.Әдәп сүзен килеш белән төрләндер.
Тәрбия һәм әдәп кадәр кешеләрне сөекле
күрсәткән нәрсә – дөньяда юктыр, шулай
ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр
дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр. (41
бит)

6.

Карточка №2
1.Укы, калын хәрефләр белән бирелгән
исемнәрне тартым һәм килеш белән
төрләндереп яз.
2.Тәрбия, әдәп,гадәт сүзләрен русчага
тәрҗемә ит.
Тәрбия һәм әдәп ир балалар өчен
никадәр кирәк булса, кыз балалар өчен
бигрәк тә тиештер.Шуның өчен, тәрбияле
кызлар әдәпле һәм инсафлы булып,
ошамаган гадәтләрдән бик сакланырлар. (
41 бит)

7.

Карточка №3
1.Күчереп яз,берлек һәм күплек санда
килгән исемнәрнең астына сыз.
2. Тартым белән төрләнгән исемнәрне тап,
русчага тәрҗемә ит.
Як – ягында булган балалар белән
төртешкән һәм аларның китап яки
язуларына караган, алар белән сөйләшеп
утырган һәм вакытларны буш нәрсәләр
белән үткәргән балаларны кешеләр бер дә
яратмаслар.( 36 бит)

8.

Карточка №4
1.Нокталар урынына тиешле килеш
кушымчаларын куеп, күчереп яз.
2.Исемнәрне татарчага тәрҗемә ит.
Тәрбияле бала иптәшләре... каләмнәре.,
кәгазьләре., китаплары. актармас, ертмас.
Аларның әйберләре. каралтмас һәм үз
әйберләре. дә пычратмас, югалтмас. ( 37
бит)

9.

Карточка №5
1.Күчереп яз, килеш кушымчалары астына
сыз.
2.Иптәшләреңә дә укып күрсәт.
Тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик
шәфкатьле булыр, аларны кызганыр;
үзеннән зурларга бигрәк тә ата – анасына,
укытучы һәм остазларына, үзен
тәрбияләүче тәрбиячеләргә, хәтта ки
үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына да
хөрмәт күрсәтер. ( 38 бит)

10.

Карточка №6
1.Күчереп яз, килеш кушымчаларының
астына сыз.
2. Калын хәрефләр белән бирелгән
сүзләрне русчага тәрҗемә ит.
Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан
зурлар белән бервакытта торыр. Чөнки
бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап
яткан балага һөнәрсез,
эшлексез,оятсыз,ялкау диләр. (34 бит)

11.

Карточка №7
1.Күчереп яз, берлек санда килгән
исемнәрнең астына сыз.
2.Тартым белән төрләнгән исемнәрне
язып ал.
Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган
сөлгесе, чәчен тарый торган тарагы үзенә
аерым булыр, үз сөлгесенә үзе сөртенер
һәм үз тарагы белән тарар.(35 бит)

12.

Карточка № 8
1.Русчага тәрҗемә ит, күчереп яз.
2.Калын хәрефләр белән бирелгән
сүзләрнең килешен күрсәт.
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан
бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
( 43 бит)

13.

Карточка № 9
1.Күчереп яз, исемнәрнең астына сыз.
2. Калын хәрефләр бирелгән сүзләрне
русчага тәрҗемә ит.
Тәрбияле бала үзенә хәзерләп бирелгән
чәйне яхшы гына утырып эчәр, икмәкне дә
кадерләп кенә ашар. Аяк өстендә ашап
йөргән кешенең икмәк валчыклары җиргә
төшеп, аяк белән тапталыр да, гөнаһ
булыр.( 35 бит)

14.

Карточка №10
1.Күчереп яз, тартымлы исемнәрнең
килешен күрсәт.
2.Соңгы җөмләне русчага тәрҗемә ит.
Әниләре үзләренең кызларына энә, җеп
һәм ситса кисәкләре хәзерләп
бирәләр.Булдыклы, эшчән, тәрбияле
кызлар да үзләренең курчакларына
күлмәкләр тегеп кидерәләр.

15.

Карточкалар белән эшләү, беренчедән,
һәр баланың аңлап уку сәләтен арттыра,
икенчедән, теманы ничек үзләштерүен
ачыкларга ярдәм итә, өченчедән, мисалга
китерелгән җөмләләр әхлак тәрбиясе
бирүдә әһәмиятле.

16.

Кулланылган әдәбият:
1.Фәхретдин Р.Ф. Балаларга
нәсыйхәт.Казан: Рухи Мәгърифәт
академиясе, 2006.

17.

Игътибарыгыз
өчен рәхмәт!
English     Русский Rules