9.42M
Category: pedagogypedagogy

Һәр чәчәкнең-үз исе, һәр халыкның-үз төсе

1.

Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
“8-нче санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе
“Һәр чәчәкнең- үз исе,
Һәр халыкның- үз төсе.”
Тәрбиячеләр: Хатипова А.Р.
Гильмутдинова Э.И.
Түбән Кама, 2021

2.

Без яшәгән заман тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп
корулар чорына туры килә. Мәгариф системасында
мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү бүген
көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала. Милли тәрбия
эшенең сабый бишектә чакта ук башланырга тиешлеге
көн кебек ачык.
Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм
аның гореф -гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт
тәрбияләү - иң мөһим бурычларның берсе. Менә шуның
өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә
нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң
тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.

3.

ФДББС белем һәм тәрбия бирү программасының
бер өлеше милли - мәдәни шартларның
үзенчәлеген чагылдырырга тиеш дип белдерә.
Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен, аңарда
туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм
сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык
хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы горефгадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында
өйрәтергә кирәк. Шуны күз уңында тотып,
төркемнәрдә “Һәр чәчәкнең- үз исе, һәр халыкныңүз төсе” дип исемләнгән милли почмак
булдырдык. Төркемебез һәр почмагы, бер стильдә,
милли бизәкләр белән бизәлгән...

4.

Безнең төркемдә милли татар колориты балаларны кабул итү
бүлмәсеннән үк башлана.
Һәр документыбызның тышлыгы үзебез сайлап алган, безнең
төркемгә генә хас булган, милли бизәкләр белән бизәлгән.

5.

Татар милләтенең серле сандыгы- безнең төркемнең милли
хәзинәсе. Андагы милли байлыкларны балалар бик
кызыксынып өйрәнәләр.

6.

Төркембездәге мичебез дә милли бизәкләр белән бизәлгән.
Аның аша балалар милли ризыклар белән танышалар,
аларны әзерләү серләренә төшенәләр.

7.

Әлеге почмакта без милли киемнәр, милли
ризыклар, милли савыт-сабалар белән танышабыз.

8.

Чиккән чаршаулар, урын-җирләре, тастымаллар
белән дә танышып, алар аша матурлыкны күрә
белергә өйрәнәбез.

9.

Сәке астында йомырка салып, бәбкә чыгаручы
казларыбыз да бар

10.

Милли-төбәк компоненты мөхите

11.

Театр почмагы да милли бизәкләр белән бизәлгән.

12.

Алда язылганнарны йомгаклап, шуны әйтәсе
килә: балаларда матурлыкны тоя, күрә белү
сәләтен үстереп, туган ягыбызны ярату хисе,
халкыбызның гореф - гадәтләренә һәм милли
бәйрәмнәренә ихтирам, үз телебезне камил
белергә омтылыш тәрбияләү бездән тәрбиячеләрдән, ата - аналардан тора. Шуның
өчен безгә - өлкәннәргә дә телебезне,
үткәнебезне югары дәрәҗәдә белү, төрле
милләт вәкилләре культурасына хөрмәт белән
карау, зыялылык хас булырга тиеш.

13.

Халкыбызның күңел бизәкләре
Килә ерак чорлардан.
Үссен татар балалары
Илхам алып шулардан.
English     Русский Rules