Дөрес җаваплар
Төньяк Американың табигый зоналары
Табигый зоналар
Горур кош
Тундраның үсемлекләре
Уртача поясның табигый зоналары
Тайга
Урманнарның хайваннар дөньясы да бик бай
Далалар – прерияләр
Табигатьне саклау
Зур каньон
Секвойялар патшалыгы
Өй эше
2.42M
Category: geographygeography

Aree naturali del Nord America

1.

Миссисипи
Миссури
Маккензи
Колорадо
Колумбия
Юкон
Изге Лаврентий
Рио-Гранде

2. Дөрес җаваплар

3
Миссисипи
а
Миссури
а
Маккензи
б
Колорадо
в
Колумбия
в
Юкон
б
Изге Лаврентий г
Рио-Гранде
а
4
в
в
а
б
б
б
в
в

3. Төньяк Американың табигый зоналары

4. Табигый зоналар

Төньяк Америкада
табигый зоналар гадәти
булмаганча урнашкан.
Материкның
төньягында алар зона
законы буенча полоса
булып сузыла бара. Ә
урта һәм көньяк
өлешләрдә алар
меридиональ
урнашканнар. Моның
сәбәбе – рельеф һәм
өстенлек итүче җилләр

5.

Канада Арктик
архипелагын Һәм материкның төньяк яр буйларын
арктик чүлләр һәм
тундра зонасы алып тора.
Озын поляр төннәрдә һаваның температурасы -40-50
градустан да түбән төшә.
Еш кына көчле җилләр
исә.
Бу шартлар монда
яшәүчеләрнең тормыш
шартларын кыенлаштыра.

6.

Арктик чүлләр
зонасында туфрак
юк диярлек.
Үсемлекләрдән
мүкләр һәм
лишайниклар гына
үсә. Хайваннар
дөньясы төрлерәк.
Аларның тормышы
су белән бәйләнгән.
Моржлар,
тюленьнәр, ак аюлар
азыкны судан
табалар.

7. Горур кош

Ак ябалакны шат кош
дип әйтеп булмый.
Дөресрәге ул горур
кош. Күбәләктәй әкрен
очып ул үзенең
корбаннарын –
кечерәк
кимерүчеләрне аулый.
Аның төп азыгы –
лемминглар.
Лемминглар беткәч
ябалак еракка
көньякка ук оча. Аның
уртача киңлекләрдә
күренүе төньякта
лемминглар санының
кискен кимүен
күрсәтеп тора

8.

Бүре – бик акыллы җәнлек. Алар
көтүләре белән яшиләр, ауга да
бергәләшеп чыгалар. Бүреләр
бер-берсенә карата яхшы
мөнәсәбәттә, үзләренең шактый
катлаулы телләрендә аралаша,
хәтта «елмая» да алалар.Аяк
арасына төшерелгән койрыклары
буйсынуны аңлата. Ятып торган
колаклары, ыржайган тешләре
янауны, өскә күтәрелгән
койрыгы ышануны аңлата.
Урыннан урынга күчкәндә
бүреләр улап аралашалар, үзара
элемтәдә булалар. Бүреләрнең
үзләрен шулай тотуы кызыксыну
тудыра.Алар гаиләләрендә дә
кайгыртучан һәм бу яклары
белән үрнәккә лаек.

9.

Тундра – субарктик поясның урмансыз
киңлекләре.Кыска җәй вакытында ташлы өслек мүк,
лишайниклардан торган кием киенә. Ә көньяктагы
утраулар үсемлекләргә байрак. Монда сазлы тундра
туфракларында күрән үләне, кәрлә таллар, кәрлә
каеннар үсә.

10. Тундраның үсемлекләре

Мүкләр
лишайниклар
белән
беррәттән күрән
үләне, мүк
җиләге, болан
мүге үсә.
Биредә җиләк
куакчыклары
күп. Җәен
казаяк, сазанак,
кырлыганнар
чәчәк атып
утыра

11.

Тундра үсемлекләре
белән күп төрле
хайваннар туклана. Монда сарыкүгез, карибу
боланнары кар
капламы юка
булганлыктан,
үзләренә азыкны
җиңел табалар.
Ерткычлардан ак
төлке һәм бүреләр
яши. Күлләрдә
казлар, үрдәкләр, су
кошлары күп.

12. Уртача поясның табигый зоналары

Тайга
Катнаш урманнар
Киң яфраклы урманнар
Далалар
Ярымчүлләр һәм чүлләр
Уртача поясның зоналары киңлек
буенча түгел, меридиан
юнәлешендә урнашканнар. Аның
сәбәбе – рельеф
һәм өстенлек итүче җилләр

13. Тайга

Тайга – ылыслы агачлар өстенлек итүче табигый
зона. Аның көлсу туфраклары карлы салкын кыш
һәм дымлы суык җәй шартларында хасил була.
Территориянең зур өлешендә кара һәм ак чыршы,
америка карагае үсә. Комлы туфракларда веймут
нараты, банкс нараты үсә

14.

Тайгада кара аю – барибал, гризли, Канада
селәүсене, Америка сусары, скунс кебек ерткыч
җәнлекләр; поши, вапити боланы кебек үлән
белән тукланучы хайваннар яши. Милли
паркларда урман бизоны сакланып калган.

15.

Катнаш һәм киң
яфраклы
урманнарда имән,
юкә, клен, бук,
тюльпан агачы,
магнолия, кара
чикләвек, көнбатыш
платаны үсә. Кыргый
алмагачлар, кыргый
грушалар, куакчыклар
һәм лианалар бу
урманнарны тагын да
баетып күрсәтә

16. Урманнарның хайваннар дөньясы да бик бай

Кондыз
Бурсык

17. Далалар – прерияләр

Далалар – уртача һәм
субтропик поясның кара
һәм каштан
туфракларында үсүче
үләннәр белән
капланган урмансыз
киңлекләре. Җылы
климат үләннәрнең
гөрләп үсүенә ярдәм
итә. Монда салынчак,
типчак, бизон үләне
өстенлек итә

18.

Хәзер прерияләр сөрелгән яисә көтүлекләргә
әйләндерелгәннәр. Бу хайваннар дөньясына да
йогынты ясаган. Бизоннар бөтенләй диярлек юкка
чыккан. Койотлар(дала бүреләре) һәм төлкеләр
бик аз калган

19.

Ярымшарлар картасын күр
( куллар белән түгәрәк)
Африка, Австралия кайда?
(куллар уңга һәм сулга)
Антарктида, Американы
(куллар җилкәгә)
Җайлап өстә син әйдә.
(куллар билгә)
Ә кем белми Евразияне?
( 2 тап. бил турысында кул чабабыз)
Бу бит бик тә зур хата.
( баш өстендә 2 тапкыр кул чабабыз)
Барлык материклар хәзер
( куллар билдә)
Үз урынында ята.
( уңга һәм сулга бөгеләбез)

20.

Кордильерның эчке
яссытаулыкларында
уртача пояс чүлләре
урнашкан. Монда
төп үсемлекләр –
кара әрем һәм
алабута. Мексика
таулыгының
субтропик
чүлләрендә
кактуслар үсә.

21. Табигатьне саклау

Милли парклар –
үсемлекләр, хайваннарны саклау
йөзеннән оештырылган.
Йеллоустон
Зур Каньон
Йосемит
Арчес
Бэдлэнд

22.

Й
Е
Л
Л
О
У
С
Т
О
н

23. Зур каньон

Колора
до
каньоны

24. Секвойялар патшалыгы

Дөньядагы иң зур агач – “Генерал Шерман”
секвойясы Калифорниядә үсә. Аның биеклеге
84м, кәүсәсенең диаметры 35м,
ботакларының диаметры 3 м, яше 2500 ел,
авырлыгы 2500 т.

25.

Картага кара һәм
әйт.Түбәндә сүз
нинди җәнлек
турында бара?
1 Тундрада яши
2 Яраткан азыгы –
мүк
3 Төсе - соры
4 Матур мөгезләре
бар
5 Аның аягы озын

26. Өй эше

Берәр табигый зона турында
сөйләргә өйрәнергә
Теләге булган укучыларга табигый
зоналар буенча кроссворд төзергә
English     Русский Rules