Тема: Лионель Месси
1.20M
Categories: biographybiography sportsport

Лионель Месси

1. Тема: Лионель Месси

Әзерләде: Тойгелде төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Габдурахманов
Рамил Илдар улы
Җитәкчесе Дәүләтова Рушания Фатих кызы

2.

Лионе́ль Андре́с Ме́сси (24
июньдә 1987, Росарио
шәһәрендә туган) —
Аргентина футболчысы,
мәшһүр "Барселона"
клубы уенчысы, Аргентина
футбол җыелмасының
капитаны.

3.

Месси урта хәлле гаиләдә туган. Аның әтисе – фабрика эшчесе, әнисе –
җыештыручы. Әтисенең гаиләсе Италиянең Анкона шәһәреннән чыга.
1883 елда Месси бабалары Италиядән Аргентинага күчкән. Бүтән
туганнары Каталония нәселеннән чыккан.

4.

Месси үз карьерасы Аргентинада башлый: Грандоли клубы, «Ньюэллз Олд
Бойз» клубы.
11 яшендә Мессидә "соматотропин (үсү гормоны) җитешмәве" авыруы
табыла. Аны дәвалау өчен аена 900 доллар кирәк була. «Ривер Плейт»
клубы сәләтле уенчы белән кызыксына, ләкин дәвалау өчен түли алмый.

5.

13 яшендә Месси Каталонияга
күчә. Барселона клубы сәләтле
уенчыны 2000 елда үзенә ала.
Мессине дәвалау өчен
Барселона елда 90 мең евро елда
түли. Авырудан коткарып
Барселона үз тарихының иң
мәшһүр футболчысын үстерә.
Месси Барселонаны Испания
һәм Халыкара ярышларында
мәшһүр итте.

6.

Хатының исеме Антонелла
Рокуццо.
Балаларының исеме: Тьяго,
Чиро, Матео.

7.

Месси – Олимпия чемпионы (2008 ел), яшьләр арасында Дөньякүләм
чемпион (2005 ел), иң яхшы уенчы һәм һөҗүмче исемнәрен яулады.
2014 елда Бөтендөнья ярышында көмеш медаль яулый: шул елның иң
яхшы уенчысы исемең ала һәм Алтын Туп иясе дәрәҗәсенә күтәрелә.
"Барселона"да биш тапкыр (2004/2005, 2005/2006, 2009/2010, 2010/2011)
чемпион кубогына ия булды. 2007, 2009, 2010 елларда иң яхшы уенчы
буларак Испания чемпионатында таныла. 2005, 2007, 2008, 2009, 2010,
2011иң яхшы уенчы буларак Аргентинада да таныла.
Месси – өч мәртәбә Чемпион Лигасының җиңүчесе (2005/06, 2008/09,
2010/11), Ла Лига иң яхшы бомбардиры (2010, 2012), Чемпион Лигасының
иң яхшы бомбардиры (08/09, 09/10, 10/11, 11/12). Барселона тарихында иң
яхшы һөҗүмче исемнәрең яулый.
Месси — "Алтын Туп" кубогы иясе (2008, 2009, 2011, 2012), иң яхшы
Европа футболчысы (2009), FIFA версиясе буенча "Бриллиант туп"
кубогы иясе (2009).
Месси 2012 елның 10 декабрендә Герд Мюллер "мәңгелек рекордын
арттырып үтәде, ягъни бер елга 86 туп кертте.
English     Русский Rules