Similar presentations:
Габдулла Тукай (1886-1913) һәм Мәҗит Гафури (1880-1934)
1. Г.Тукай һәм М.Гафури иҗатлары арасындагы бәйләнеш
2. Габдулла Тукай (1886-1913) һәм Мәҗит Гафури (1880-1934)
3. Икесе дә яшьли ятим калалар
4. Мәҗит Гафуриның тормыш юлы “Тәрҗемәи хәлем”, “Баштан үткәннәр”, “Шагыйрьнең алтын приискасында” кебек чәчмә әсәрләрендә чагылыш
тапкан.5. Икесе дә әдәбият мәйданына XX гасыр башында чыгалар
6. Иҗатларындагы уртак темалар: - мәгърифәтчелек идеяләре; - революция-азатлык; - халыкның уй-теләген яктырту; - туган телне һәм
мәдәниятнесаклау.
7. Татар революионерлары Хөсәен Ямашев һәм Мулланур Вахитов
8. Алар балалар әдәбиятын үстерүгә дә зур өлеш кертәләр: Г.Тукай “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” Һ.б. М.Гафури “Кыр
казы”, “Сарыкны кемашаган?” Һ.б.
9. Г.Тукай һәм М.Гафури – классик стиль тарафдарлары, шулай ук XX гасыр башында яңарган шигъри стильне тудыручылар.
10. Луи Арагон: “Тукай һәм Гафури поэзияләре татар совет язучыларына юл хәзерләде...”
11. Шагыйрьләр икесе дә халык авыз иҗаты белән кызыксынганнар
12. М.Гафуриның халык авыз иҗатына бәйле әсәрләре: “Заятүләк берлә Сусылу”, “Болгар кызы Айсылу”
13. М.Гафури үзенең “Ана теле” шигырендә болай дип белдерә: “...үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел; үз телем – үз
әйберембулган өчен ярата күңел”.
14. Бөек рус шагыйрьләре, язучылары А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.В.Кольцов һәм Н.А.Некрасов
15. Г.Тукай белән М.Гафури 1912 елда Уфа шәһәрендә беренче һәм соңгы тапкыр очрашалар
16. Әлеге очрашудан калган хатирәләр аларның мәкаләләрендә дә чагылыш тапкан: - Г.Тукай “Мәкаләи махсуса” - М.Гафури “Габдулла
Тукай Уфада”17. Үзбәк шагыйре Хәмзә һәм казак шагыйре Омар
18. М.Гафуриның “Тукай вафатыннан соң” шигыре
Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк:Әй сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк.
Тар күреп бу чикле тормышны үз башына,
Кайтты «нәфсе мөтмаиннәң» инде үз «Алласына».
Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,
Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.
Үлмәдең син, чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,
Бетмәдең син, һәр кеше сүзендә син, телендә син...
Һичвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,
Һәрвакыт сөелеп укылыр бар «Күңел җимешләре» ң.
Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,
Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңлендә бар.
Югалуың - зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин елап хәсрәтләнәм.