Язучы исеме белән туган ягымны данлыйм
Субаев Рафаил Сираҗетдин улы ( Рафаил Сираҗи)
Автор турында белешмә
Туфан Миңнуллин белән. Уңнан – Р. Сираҗи,Зөлфия Нигманова, Туфан Миңнуллин. Иршат Закиров. 2008 ел.
Чүпрәле Сабан туенда. Алгы планда – уңнан Р. Сираҗи,Җәүдәт Нәүметов.,Иршат Аббазов. 2007 ел.
Р.Сираҗи чыгыш ясый. 2008 ел.
Рафаил аганың гаиләсе- уңнан: Улы Айрат, кызы Ландыш, үзе, улы Рәдиф, хәләл җөфете Факия апа.2003 ел.
Лениногорск каласында бертөркем язучылар белән. Алда-(уңнан) беренче- Гариф Ахунов, өченче Саҗидә Сөләйманова, Габдрахман
ИҖАТ ҖИМЕШЛӘРЕ
6.52M
Category: biographybiography

Язучы исеме белән туган ягымны данлыйм

1. Язучы исеме белән туган ягымны данлыйм

2. Субаев Рафаил Сираҗетдин улы ( Рафаил Сираҗи)

Татарстан республикасының Чүпрәле
районының Яңа Ишле авылында 1938
елда туган. Белеме — югары. КДУ ның
татар теле һәм әдәбияты бүлегендә
белем алып, укытучы һәм филолог
белгечлеген үзләштергән.
Хезмәт итү елларында
мәктәпләрдә һәм район гәзите
редакциясендә эшли. 1986 елдан —
Татарстан журналистлар берлеге
әгъзасы. 2011 елның гыйнваренда татар
әдәбиятын үстерүдәге эшчәнлеге өчен
аңа Татарстан Язучылар берлегенең
шәрәфле (почетлы) язучысы
таныклыгына ия булды.

3.

Чүпрәле районында тарихчы-краевед, язучыжурналист, шагыйрь буларак танылды. Аның
шигырьләре Татарстан Җөмһүриятенең
вакытлы матбугаты битләрендә дә, аерым
алганда ”Ватаным Татарстан”, ”Шәһри Казан”,
”Татарстан яшьләре”,”Безнең гәҗит”, ”Иман”
гәзитләрендә, ”Мәгариф” журналында,
Чаллыда чыга торган ”Мәйдан” журналында,
Лениногорск, Әлмәт Минзәлә, Буа, һ.б.
районнардагы җирле гәзитләрдә,
Чуашстанның Батыр районында,
Ульяновскида чыга торган ”Өмет”
гәзитләрендә дөнья күрде. Казанда ТКН да
басылган күмәк җыентыкларда ( “Кайнар
хисләр” 1965, ”Кешеләр һәм чәчәкләр” 1966)
урын алды.

4.

Пенсиягә чыкканчы туган ягы Чүпрәледә укытучы, район гәзите
редакциясендә җаваплы сәркәтип буларак, һ.б. урыннарда хезмәт итте.
Ул озак еллар буе туган ягы турында тарихи мәгълүматлар туплады һәм
шулар нигезендә ”Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар” исемле
шактый күләмле тарихи очерклар китабын бастырып чыгарды. Аның
район авыллары турындагы шул китапка кертелгән кайбер мәгълүматиматериаллары ”Татарская энциклопедия” томнарында
файдаланылган. 2010 елда бу китапның яңартылган икенче басмасы
дөнья күрде. Шул елда аның районда әдәби хәрәкәт тарихын
чагылдырган “Чүпрәлем – моң бишегем” исемле антологиясе дә
басылып чыкты. Бу китап район тарихының II томы буларак кабул
ителде.
Җирле нәшриятларда аның дистәләп шигырьләр, сонетлар,
поэмалар, җырлар китаплары басылып, укучылар кулына иреште.
Туксанынчы еллардан башлап ул ислам поэзиясен популярлаштыру
юнәлешендә тырышлык күрсәтә. Казанда ”Иман” нәшриятында
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуп җаваплылыгында аның ”Зур дога: исме
әгъзам” (2001), ”Олуг китап балкышы” (2005) исемендә сонетлар
китаплары басылып чыкты. Аларда дини-әхлакый темага 218 сонет
тупланган. 2007 елда шул ук нәшриятта 100 тезмә вәгазьләрдән торган
”Нурҗәлал” исемле китабы дөнья күрде. 2008 елда авторның тууына 70
ел тулу уңаеннан шигырьләр, сонетлар һәм кайбер поэмаларын эченә
алган ”Кыйбла” һәм “Рәгъбәт” исемле китаплары басылды.

5.

Ул 2009 елның мартында Мәскәүдә Русия Мөфтиләр Шурасы
һәм ”Өмет” (Надежда) мәдәни- мәгариф фонды тарафыннан
Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) туган ае — мәүледкә багышлап
интернет сайтында оештырылган ”Дөньяга рәхмәт йөзеннән
җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәр(с.г.в.)”- дигән III
Бөтенроссия шигырь бәйгесендә ”Раббыбызның нуры —
Рәсүлебез” дип аталган әсәре белән катнашып, тамашачылар
симпатиясен яулады һәм бәйгене үткәрү буенча билгеләнгән
жюриның игътибарын җәлеп итте. Аның бу уңышы Русия
Мөфтиләр Шурасы Рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин һәм
”Өмет” мәдәни- мәгариф фондының Генераль директоры
Мостафа Көтекче имзалары белән расланган Рәхмәт Хатына
һәм кыйммәтле бүләккә, 2010 елда да шулай ук мәүледкә
багышлап интернет сайтында оештырылган IV Бөтенроссия
шигырь бәйгесендә сонетлары белән катнашып, Русия
Мөфтиләр Шурасы Рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин
имзасы белән расланган Рәхмәт Хатына лаек булды. 2011 елда
исә, бу бәйгедә катнашып, Россия күләмендә компьютер
тамашачыларының симпатиясен яулап беренче урынга чыкты
һәм. V Бөтенроссия шигырь бәйгесенең Русия Мөфтиләр
Шурасы Рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин имзалаган
Грамотасына лаек дип табылды.

6.

Бу чорда ислам шигъриятен үстерүгә өлеш кертүче әлеге
авторның сонетлардан тыш дини-әхлакый тематиканы
эченә алган шактый тезмә әсәрләре дә бар. Журналист
буларак та, җирле матбугатта дини – әхлакый темага аның
публицистик язмалары әледән – әле басылып тора. Аның
Чүпрәледә дини хәрәкәт тарихына багышланган
”Юнәлдем кыйбла тарафына” исемле публицистик
китабы район укучыларында кызыксыну уятты. Ул шулай
ук Иске Чүпрәле авылында мәгүрифәт үсешен ачыклауны
максат итеп алган “Чүпрәледә мәгърифәт учагы”
исемле мәктәп тарихын чагылдырган китап та барлыкка
китерде
Р. Субаев район үзәгендә, авылларда мәктәп
укучылары, укытучылар, хезмәт кешеләре, якташлары
белән очрашуларда үз иҗаты белән таныштыра, үзе дә
ислам кануннарын үзләштерүгә зур тырышлык куючы
шәхес буларак, гавам һәм дин кардәшләре арасында
ислам динен үстерү юнәлешендә тырышлык күрсәтә.

7. Автор турында белешмә

Субаев Рафаил Сираҗетдин улы (Р.Сираҗи)
1938 елда Татарстан республикасының Чүпрәле
районының Яңа Ишле авылында туган.
Авылларында колхозда эшләгән, урман кисүче дә
булган, армиядә хезмәт иткән, аннан кайткач
мәдәният хезмәткәре булган, Лениногорскида
сәнгать – педагогия училищесын тәмамлагач, КДУ
ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары
белем алып, укытучы һәм филолог белгечлеген
үзләштергән, мәктәпләрдә, партия эшендә һәм
район гәзите редакциясендә эшләгән. 1986 елдан
— Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

8.

Ул язучылык эше белән гомере буе мавыккан. Чүпрәле
районында тарихчы-краевед, язучы-журналист, шагыйрь
буларак танылды. Аның шигырьләре Татарстанда вакытлы
матбугат битләрендә дә, аерым алганда ”Ватаным
Татарстан”, ”Шәһри Казан”, ”Татарстан яшьләре” ”Иман”
гәзитләрендә, “Казан утлары”,”Мәгариф”, “Дин вә-әдәп”
журналларында, Чаллыда чыга торган ”Мәйдан”
журналында, Лениногорск, Әлмәт Минзәлә, Буа, һ.б.
районнардагы җирле гәзитләрдә, Чуашстанның Батыр
районындагы “Авангард”, Ульяновскида чыга торган ”Өмет”
гәзитләрендә дөнья күрде. Казанда ТКН да басылган күмәк
җыентыкларда ( “Кайнар хисләр” 1965, ”Кешеләр һәм
чәчәкләр” 1966) басылып чыктылар. Ул иҗат иткән 15 ләп
җыр текстлары танылган композитор Риф Гатауллин
мөхәрирлегендә басылып чыккан үзешчән композитор И.
Закировның “Җырлар өчен әле соң түгел” исемле җырлар
җыентыгында дөнья күрде.

9.

Ул озак еллар буе туган ягы турында тарихи
мәгълүматлар туплады һәм шулар нигезендә
2000 елда ”Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар”
исемле шактый күләмле тарихи очерклар
китабын бастырып чыгарды. Аның район
авыллары турындагы шул китапка кертелгән
мәгълүмати-материаллары ”Татарская
энциклопедия” томнарында файдаланылган.
Җирле нәшриятларда аның дистәләп
шигырьләр, сонетлар, поэмалар, җырлар
китаплары басылып, китапханәләр аша укучылар
кулына иреште. Җирле нәшриятларда аның
“Гамье җаным”,”Хәтер дәрьясы” ,”Сонетлар”,
“Йокысыз төннәр кичеп”, “Фикер
гөлләре”исемле китаплары басылды һәм
укучыларга ирешкән.

10.

Туксанынчы еллардан башлап ул ислам поэзиясен
популярлаштыру юнәлешендә тырышлык күрсәтә.
Казанда ”Иман” нәшриятында аның ”Зур дога: исме
әгъзам” (2001), ”Олуг китап балкышы” (2005)
исемендә сонетлар китаплары, 2007 елда шул ук
нәшриятта 100 тезмә вәгазьләрдән торган ”Нурҗәлал”
исемле китабы, 2008 елда ”Кыйбла” һәм “Рәгъбәт”
исемле китаплары басылды. 2011 елда тезмә әсәрләре,
фәлсәфи фикерләре тупланган “Нәзакәт”һәм
“Ихласлык” исемле китаплары басылды. Шулай ук
дини эчтәлектәге сайланма тезмә әсәрләрен
берләштергән “Игътикад”исемле 464 биттән торган
җыентыгы, шушы ук елда сонетлар, шигырьләр һәм
поэмалары тупланган “Бакый аһәң”, 2013 елда
“Истикамәт” исемле китаплары дөнья күрде. Моннан
тыш компьютнр вариантында аның“Чүпрәледә
мәчетләр тарихы”, “Чүпрәле урта мәктәбе тарихы”,
“Юнәлдем кыйбла тарафына”, балалар өчен язылган
шигырьләреннән торган “Алсу яңгыр”исемле һ.б.
кульязма китаплары да бар.

11.

2008 елда Чаллыдагы нәшриятта аның тормыш юлын, иҗатын
чагылдырган “Яшәү мәгьнәсе” исемле китап басылып, укучылар
кулына иреште. 2009 елда “Идел-пресс” нәшриятында Бөек Ватан
сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Чүпрәле: авыр
сынау елларында” исемле тарихи-публицистик очерклар китабы
дөнья күрде. Кулъязма хокукында аның Иске Чүпрәледәге урта
мәктәп, шундагы мәчет турында аерым китаплары да басылып
чыкты. 2010 елда ”Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар” исемле
очерклар китабының төзәтелгән, 984 биттән торган икече
басмасы “Идел-пресс” та нәшер ителде. Шул ук елда район
тарихының 2 томын тәшкил иткән “Чүпрәлем – моң бишегем”
исемле антологиясе дә басылып чыкты. Бу китапта районда һәм
аннан читтә дә яшәп иҗат итүче 58 якташ язучылары турында
мәгълүматлар тупланган, аларның иҗаты үрнәкләре тәкъдим
ителгән. Иске Ишле авылы тарихын чагылдырган “Нык тамырга
берегеп” исемле китабы укучылар кулына ирешкән.
Шигърият өлкәсендә уңышлары өчен ул районның Зәки
Нури бүләгенә лаек булды.
Журналист буларак та, җирле матбугат аша аның дини –
әхлакый темага публицистик язмалары әледән – әле укучыларга
барып ирешә тора.
2011 елның гыйнваренда татар әдәбиятын
үстерүгә керткән хезмәтен исәпкә алып Р. Субаевка Татарстан
Язучылар берлегенең шәрәфле (почетлы) әгъзасы таныклыгы
бирелде.

12.

ГОМЕР МИЗГЕЛЛӘРЕ
1953 ел
1959 ел

13.

1963 ел
1964 ел

14. Туфан Миңнуллин белән. Уңнан – Р. Сираҗи,Зөлфия Нигманова, Туфан Миңнуллин. Иршат Закиров. 2008 ел.

15. Чүпрәле Сабан туенда. Алгы планда – уңнан Р. Сираҗи,Җәүдәт Нәүметов.,Иршат Аббазов. 2007 ел.

16. Р.Сираҗи чыгыш ясый. 2008 ел.

17. Рафаил аганың гаиләсе- уңнан: Улы Айрат, кызы Ландыш, үзе, улы Рәдиф, хәләл җөфете Факия апа.2003 ел.

18. Лениногорск каласында бертөркем язучылар белән. Алда-(уңнан) беренче- Гариф Ахунов, өченче Саҗидә Сөләйманова, Габдрахман

Мински, Сәет Кальметов, А. Салахов.Икенче рәттә:
уңнан- Альберт Хәсәнов, Зөфәр Абдуллин ,Гәрәй Рәхим, Мәхмүт Газизова,Хәниф Хәйруллин,
Рафаил Субаев. Өченче рәттә сулдан - Шамил Бикчурин, Харис Гумеров һ.б лар.1964 ел.

19. ИҖАТ ҖИМЕШЛӘРЕ

English     Русский Rules