Мәкаләләр һәм порталлар ясаганда кайбер алымнар
1. Мастер-класс
«Мәкаләләр һәм порталлар ясаганда кайбер алымнар”2. Портал
– ул Википедиядә бер темага караган,билгеле интерфейсы (ягъни кыяфәте,
структурасы) булган бит. Порталда “Шәп мәкалә”,
“Шәп рәсем”, “Шәхес”, “Төркемнәр”, “Яңа
мәкаләләр” дигән бүлекләр булырга мөмкин.
3. Портал мисалы (“Астрономия”)
4.
Шәхсән, “Технология”, “Электроника”, “Индуизм”порталлары өчен мәкаләләр яздым. Хәзерге
вакытта яңа технологияләр килеп туа, шул ук
исәптән Татарстанда да, мәсәлән, 3-D принтерлар,
композит материаллар, робототехника. Боларның
барысы турында да Википедиянең татар бүлегендә
язып чыгарга кирәк дип уйлыйм. Шулай ук Татар
Википедиясендә “Медицина” порталы кирәк дип
саныйм, чөнки төрле очраклар була, шул исәптән
табиб булмаган һәм юлы начар авылларда,
мәсәлән.
5.
Википедиянең Татар бүлегендә порталлар турындаЙошкар-Оладагы 2017 Википедистлар
конференциясендә сөйләнелде. Катнашучыларда
зур кызыксыну уятты. Конференциядә мари,
удмурт, татар, башкорт, лезгин телендәге
Википедия бүлекләреннән мәкалә язучылар
катнашты. Шулай ук Мәскәүдән кунаклар һәм мари
тел галимнәре һәм укытучылары катнашты.
6. Йошкар-Оладагы Россия телләрендәге конференция
7. Йошкар-Оладагы Википедистлар конференциясе катнашучылары.
8. Порталлар ясауда кулланылган ысулым.
Ведик принцип: кырмыска кечкенә адымнар беләнбик зур араны үтә. Шулай ук вакыт булмаса да (уку,
эш, башка сәбәпләр аркасында) регуляр рәвештә
мәгълүмат өстәп барсагыз, ахыр чиктә шактый
мәгълүмат җыелачак.
Мәсәлән, “Индуизм” порталын шулай әз-әзләп
тутыра баргач, хәзерге вакытта 295 мәкалә
җыелды.
9.
Кайчагында рәсемнәр тутырганда шундый хәлкилеп чыга, Wikimedia Commons-тан ниндидер
телдәге биттә булган рәсем, татар телендә
күрсәтелми. Моның сәбәбе аның Инглиз, яки Рус
яки башка шул гына тел өчен куллану өчен
күрсәтелүе. Шулай да, гадәттә, Инглиз, Рус
Википедиясе мәкаләләрендә булган рәсемнәрне
күбесен кулланырга мөмкин. Башка телләр белән
бераз катлаулырак.
10.
Шулай итеп, Википедиядә мәкаләләр һәмпорталлар ясауны, медиа-файлларны,
яңалыкларны, Wiki-guide-ны тутыруны безнең
төбәк һәм тел үстерү өчен мөһим дип саныйм.
Кулланучы үзе дә мәкаләләр язып, тәрҗемә итеп,
кызыксынган тема турында күбрәк була. Шулай ук
иҗтимгый челтәрләрдә дусларыгыз һәм
танышларыгыз арасында нинди мәкаләләр
язуыгыз турында мәгълүмат чыгарып була.
Уңышлар телим!
internet