ЕЛНЫҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ
КЫШ АЙЛАРЫ
ЯЗ АЙЛАРЫ
МӘГЛҮМАТ
КЫШ
Кыш
Сораулар
Яз килә
ЯЗ
Сораулар
Җәй
ҖӘЙ
Сораулар
КӨЗ
КӨЗ
Сораулар
Габдулла Тукайның “Елның дүрт фасылы “ шигыре
Тапкырга табышмак
СЫНАМЫШЛАР
2.57M
Category: lingvisticslingvistics

Татар теле дәресе

1.

7 класста
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ

2. ЕЛНЫҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ

Ел дүрт фасылга бүленә:
кыш
яз
җәй
көз

3. КЫШ АЙЛАРЫ

Декабрь
Гыйнвар
Февраль
Урманда
– ап - ак
Болында-ап–ак
Күк
һаман
к а р,
кар,
з ә ң г ә р с у.

4. ЯЗ АЙЛАРЫ

Март
Апрель
Май
Урманда -зәңгәр су,
Болында-зәңгәр су,
Һавалар зәңгәрсу,
Нигәдер бик рәхәт,
Нигәдер ямансу.

5.

Ямь-яшел болыннар,
Ямь-яшел урманнар
Зәп-зәңгәр күк өстә
,

6.

Сентябрь
Октябрь
Ноябрь
Сап-сары урманнар,
Сап-сары болыннар,
Һавалар күк төстә.

7. МӘГЛҮМАТ

Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз
бердән килә, февраль ае гына 28-29дан килә.
Әмма башка айлар төрлечә булганлыктан,
ничәдән килгәнлеге күп вакыт истән чыга.
Шуларны онытмас өчен,”апиюнсено”
кагыйдәсе ярдәм итә.”Апиюнсено” кәлимәсендә
дүрт ай исемнәренә ишарә кылынган: апапрель,июн-июнь, се-сентябрь, но- ноябрь.
Бу дүрт ай дүртесе дә утыздан килә.
Габдулла Тукай

8. КЫШ

Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта!
Өч ай торыр торса,Аның гомере кыска...
Бари Рәхмәт

9. Кыш

Кыш-иң салкын ел фасылы. Ап-ак кар ява.Салкын
җилләр исә.Ак күбәләктәй карлар җир өстенә
куналар.Кышын салкын ачы җилләр булса да, аның
үз яме бар.Кояш нурында кар бөртекләре энҗедәй
ялтырый.Агач ботакларына мамыктай бәс куна.
Ә урман тып-тын.Агач ботакларын кар
сарган.Урман нәкъ әкияттәге кебек. Кышын да сихри
ул. Кайдадыр якында”тук-тук” дигән тавыш
ишетелә.Урман докторы-тукран түгелме соң?Әйе, шул
үзе! Бигрәк матур.
Кышын балалар чанада, чаңгыда һәм тимераякта
рәхәтләнеп шуалар,куаналар.Ә кар төшә дә төшә.

10. Сораулар

Кыш кайсы айдан башлана?
Урамда ничек?
Балалар нишли?
Кешеләр ничек киенәләр?
Табигать ничек үзгәрә?

11. Яз килә

Кәннәр аяз, куктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчыСагынып көткән яз килә.
Мөнир Мазунов

12. ЯЗ

Салкын кыштан соң яз килә.Көннәр озыная,
төннәр кыскара.Яз көне бөтен табигать уяна.
Җирләр яшәрә, дөнья куңелләнә. Агачлар
яфрак яра. Озак йокыдан соң бөтен
табигатькә җан керә. Яз көне кояш җылырак
һәм яктырак яктырта. Елгаларда бозлар ага
башлый.Беренче чәчәкләр чыга. Сыерчыклар
әйләнеп кайта. Әкрен-әкрен чебеннәр,
черкиләр, кубәләкләр куренә башлыйлар.
Һәр җирдә тереклек, куңеллелек башлана.

13. Сораулар

Яз
кайсы айдан башлана?
Һава нинди?
Бу вакытта урамнарда нинди
үзгәрешләр бар?
Агачлар нинди төстә?
Кояш нинди?

14. Җәй

Кузгаты куңелне
Куаныч җилкетте:
Чәчәкле,матур чакҖәй җитте!
Җәй җитте!
Абдулла
Сәләхетдинов

15. ҖӘЙ

Җәй иң җылы ел фасылы. Җәй июнь аеннан
башлана. Бу айда кояш күк йөзендә күбрәк
торадыр.Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын
булалар.
Үсемлекләр күптән чәчәк
аттылар,кошлар,хайваннар балаларын
җитештерделәр.Кура җиләк, чия кебек җимеш
агачлары үзләренең җимешләрен бирделәр.
Кешеләр су коеналар,кызыналар.Җәйге урманда
саф һава, йомшак җил исә, кошлар сайрый.
Кая гына карама, җан күңел күтәрелә торган
моңнар, матур күренешләр генә очрый.

16. Сораулар

Җәй кайсы айдан башлана?
Ни өчен бу айда көннәр озын?
Үсемлекләр нишләделәр?
Хайваннар нишләделәр ?
Нинди агачлар җимеш бирделәр?

17. КӨЗ

Сыерчыклар киттеләр,
Карлыгач та күренми.
Күктә - торналар моңы.
Көз! Бу инде синмени?
Хәсән Туфан

18. КӨЗ

Алтын көз җитте. Агачларда яфраклар саргайды
һәм коела башлады. Кешеләр уңыш җыеп
бетергәч, бәйрәм уздыралар. Бу бәйрәм Сөмбелә
бәйрәме дип атала. Салкын яңгырлар ява башлый.
Иртә белән кырау төшә. Кошлар җылы якка очып
китәләр. Көзен табигать салкын кышка әзерләнә
башлый. Көзне инде җәнлекләр дә сизә. Күп итеп
запас ясыйлар.

19. Сораулар

Алтын көз нәрсәгә охшаган?
Урманнар нинди?
Яфраклар нишли?
Көз нинди вакыт?
Кошлар нишли?

20. Габдулла Тукайның “Елның дүрт фасылы “ шигыре

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?Иә, әйтеп кара!
Яз көне

21.

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә тәшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,Бу кайчак була?
Җәй көне

22.

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,Бу кайчак була?
Көз көне

23.

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,
Бу кайчак,туган?
Кыш көне

24. Тапкырга табышмак

Унике аккош куыша,
Берсен берсе узалмый.
й

25.

Бер картның унике улы бар:
Өчесе сары бишмәт кия,
Өчесе яшел күлмәк кия,
Өчесе сары чикмән кия,
Өчесе ак тун кия.

26.

Бабай килгән сагынып ,
Ак чикмәнен ябынып.

27.

Йолдыз-йолдыз вак кына,
Челтәр- челтәр ак кына.
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә, су була.

28. СЫНАМЫШЛАР

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
Тәрәзә бозланса, явым булыр.
Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр.
Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.
Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.
Каен суы күп акса , җәй яңгырлы булыр.
Мәче башлы ябалак кычкырса,суыклар башланыр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
English     Русский Rules