238.87K
Category: pedagogypedagogy

Укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары

1.

«УКУЧЫЛАРНЫҢ УКУ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН
ФОРМАЛАШТЫРУ АЛЫМНАРЫ»
Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбенең
1 нче квалификацион категорияле
туган тел һәм әдәбият укытучылары
Сафина Гөлүзә Фәүзетдин кызы,
Садыкова Гөлсинә Минзариф кызы

2.

«Уку – бу әле берни дә дигән сүз түгел, нәрсә укырга
һәм укыганны ничек аңларга – менә төп эш нәрсәдә».
К.Д.Ушинский

3.

Функциональ грамоталылыкның нигезен
уку грамоталылыгы тәшкил итә.
Уку грамоталылыгы һәр предмет өчен кирәкле һәм
мөһим фактор булып тора.
Без балаларны укырга өйрәтергә генә түгел,
укыганның мәгънәсенә төшенүләренә ирешергә тиешбез.

4.

Уку грамоталылыгы - уку-укыту текстларын уку
һәм аңлау сәләте, тексттан мәгълүмат алу, аны
интерпретацияләү һәм тормышта куллану дигән сүз.
Төп басымны уку осталыгын тудырырга юнәлтергә
кирәк.

5.

УКУ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ТҮБӘНДӘГЕ АСПЕКТЛАРДАН ТОРА:
- йөгерек уку;
- текстны туры мәгънәдә аңлату;
- тел һәм хәбәр итү формасын бәяләү;
- мәгълүмат эзләү;
- шәхси күренешләрдән гомумиләштерелгән мәгълүматка
әверелдерү;
- төп идея һәм нәтиҗәләрне формалаштыру;
- текстны аңлау;
- эчтәлеге турында уйланулар һәм бәяләү,
- тексттан тыш мәгълүмат белән чагыштыру.

6.

Төп уку осталыгы (компетенцияләр) 4 төрле:
1) информацияне табу һәм аерып чыгару;
2) укыган текстның эчтәлеген аңлап сөйли белү;
3) укыган текстны аңлау һәм бәяләү;
4) тексттагы информацияне куллана белү.

7.

Тел дәресләрендә уку осталыгын үстерү өчен биремнәрне
төзегәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
- эчтәлек;
- ситуация (вәзгыять);
- текстның форматы;
- уку осталыгы (компетенцияләр);
- танып-белү дәрәҗәсе;
- җавап форматы.

8.

Текст төзү ситуацияләре 4 төрле:
1) шәхси;
2) уку;
3) иҗтимагый;
4) эш текстлары.

9.

Уку грамоталылыгын үстерү өчен төзелгән текстларда
түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
- текстны укый һәм аңлый белү;
- текстның төзелеше (формат).

10.

Текстлар төзегәндә, җавап форматы да бик мөһим:
1) бер дөрес җавапны сайлый белү;
2) берничә дөрес җавапны сайлау;
3) киңәйтелгән җавап таләп ителә торган бирем.

11.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
English     Русский Rules