2.94M
Category: pedagogypedagogy

Рус мәктәбе шартларында. Тәнкыйди фикер йөртү

1.

Лаеш районы А.П.Малышев исемендәге
Столбище урта мәктәбене
РУС МӘКТӘБЕ ШАРТЛАРЫНДА
ТӘНКЫЙДИ ФИКЕР ЙӨРТҮ
ТЕХНОЛОГИЯСЕ АЛЫМНАРЫН
КУЛЛАНУ
Төзеде: Гайфуллина Гөлнара
Тәлгать кызы
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы

2.

Тәнкыйди фикерләү технологиясе:
- Мәгълүматны
эффектив кабул итүгә
ярдәм итә;
- укуга кызыксыну уята;
- тәнкыйди фикерләргә өйрәтә;
- белем алуга җаваплы караш
тәрбияли;
- аралашырга өйрәтә;
- укучының белем сыйфатын күтәрә.

3.

Тәнкыйди фикерләү технологиясе
буенча дәрес структурасы:
1. Кызыксыну уяту
2. Аңлау, мәгънәсенә төшенү
3. Рефлексия

4.

Синквейн французчадан
тәрҗемә иткәндә 5 юллык
шигырь дигән мәгънәне белдерә.

5.

Синквейнны язу тәртибе:

6.

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
МОҢЛЫ, БӨЕК
ИҖАТ ИТӘ, ЯЗА, ЭШЛИ
МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ
ДАҺИ

7.

Диаманта –1нче һәм
7нче юллары капмакаршы мәгънәле
сүзләрдән торган 7
юллык шигъри юллар.

8.

Диаманта
1 юл
2 юл
3 юл
4 юл
Тема (геройның исеме)
билге
хәрәкәт
2 сүз 1 нче темага ассоциация, ә калган 2
сүз аңа капма-каршы мәгънәне белдерүче
7 нче юлдагы сүзгә ассоциация
1 исем
2 сыйфат
3 фигыль
4 исем
5 юл
Соңгы юлдагы фикерне ачыклый торган
сүзләр (хәрәкәт).
3 фигыль
6 юл
Соңгы юлдагы фикерне ачыклый торган
сүзләр (билге)
2 сыйфат
7 юл
1 нче юлдагы темага капма-каршы фикер
1 исем

9.

Оля
Ярдәмчел, тәрбияле,
Булыша, рәсем ясый, ашый
Савыт-саба, пирожный, китап, Африка
Укый, булышмый, сәяхәт итә
Ялкау, хәйләкәр
Наташа.

10.

Хокку – 17 иҗектән (5+7+5)
торган, рифмалашмаган
өчьюллык.
XVII гасырда япон поэзиясендә
барлыкка килә.
Баштагы ике юл белән ниндидер
бер күренеш сурәтләнә, ә өченче
юл белән әйтелгәннәргә нәтиҗә
ясала. Гадәттә, көтелмәгән
нәтиҗә була.
Рефлексиянең әдәби формасы.

11.

Учак өстендә
Кемнедер сүгә
Онтылган чәйнек.

12.

“Юка” һәм “Калын” сораулар
ысулы
“Юка” сораулар
Кем?
Нәрсә?
Кайда?
Кайчан?
“Калын” сораулар
Ничек?
Ни өчен?
Ни сәбәпле?
Әгәр дә бу хәл булмаса,
әсәрнең чишелеше
ничек булыр иде?

13.

Пирамидалы вакыйга
1. Вакыйганың герое (герой булып кеше, хайван, үсемлек,
җансыз предмет була ала).
2. Геройны сурәтләүче ике сүз (тышкы кыяфәте, яше,
характер үзенчәлеге).
3. Вакыйганың урынын, вакытын тасвирлый торган 3
сүз (вакыйга кайда, кайчан бара?)
4. Әсәрдә күтәреләчәк проблемага китерүче
төшенчәләр (4 сүз).
5. Беренче өлешне тасвирлый торган 5 сүз (1 өлешнең
сәбәбе).
6. Икенче өлешне тасвирлый торган 6 сүз (герой һәм
аның әйләнә-тирәдәгеләр белән нәрсә барлыкка килә?)
7. Өченче өлешне (йомгакны) тасвирлый торган 7 сүз.
8. Проблеманы чишүне тасвирлаучы 8 сүз. (Авторның
әйтергә теләгән фикере.)

14.

Мин тәнкыйди фикер йөртү
технологиясе белән беррәттән,
төрле педагогик
технологияләрне кулланып,
планлаштырылган нәтиҗәгә
ирешәм.

15.

Заманча технологияләр кулланушәхесне җәмгыятьтәге төрле
үзгәрешләргә, тормыш сынауларына,
фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә
әзерләүне күздә тота. Әгәр
чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз
тәнкыйди фикер йөртеп, алган
белем һәм күнекмәләрдән тормышта
мөстәкыйль файдалана алса, димәк,
без дөрес юнәлештә.

16.

Игътибарыгыз
өчен рәхмәт!
English     Русский Rules