Белемнәрне тикшерик әле!
0.96M
Category: lingvisticslingvistics

Нинди сүз төркеме сан дип атала?

1.

САН

2.

Нинди сүз төркеме сан
дип атала?
Предметның санын,исәбен
белдереп, күпме?
никадәр? ничәнче?
ничәшәр? ничәләп?
ничәү? сорауларына җавап
бирә торган мөстәкыйль сүз
төркеме сан дип атала.

3.

Ясалышлары ягыннан
саннарның нинди төрләре
бар?

4.

ЯСАЛЫШЫ
ЯГЫННАН САННАР
тамыр
тезмә
кушма
парлы

5.

Тамыр саннар ничек
ясала?
Тамыр саннар бер кисәктән
(сүздән) тора.
Мәсәлән: бер, ун, егерме, йөз,
мең, туксан, җитмеш һ.б.

6.

Кушма саннар
Кушма саннар ике кисәктән
(тамырдан) тора, кушылып
языла.
Мәсәлән: унбер, унөч, унбиш,
унтугыз, унике, унҗиде һ.б.

7.

Тезмә саннар
Тезмә саннар ике яки берничә
кисәктән (тамырдан)
тезелеп, аерым языла.
Мәсәлән: утыз бер, кырык өч,
йөз егерме дүрт, өч йөз биш,
бер мең сигез йөз унике һ.б.

8.

Кушма һәм тезмә
саннар

9. Белемнәрне тикшерик әле!

1
2
Тамыр
Кушма
Тезмә
3
4
5
+
+
+
+
+
6
7
+
+
8
9
10
+
+
+

10.

Тест
1. Габдулла Тукай бер мең сигез йөз сиксән
сигезенче елда Кушлавыч авылында туа. Бу
җөмләдә хата бармы, булса нинди хата бар?
а) 1889
ә) 1888
б) 1886
в) 1868

11.

2. Дөрес җавапны табыгыз.
а) Сан – ул предметны һәм санаганда аның
тәртибен күрсәтүче мөстәкыйль сүз төркеме.
ә) Сан – ул предметның санын, исәбен
белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме.
б) Сан – ул предметның санын, исәбен,
санаганда предметларның тәртибен белдерә
торган ярдәмче сүз төркеме.
в) Сан – ул предметның билгесен белдерә
торган мөстәкыйль сүз төркеме.

12.

3. Хаталы юлны күрсәтегез.
а) кырык сигез, егерме өч, илле биш;
ә) унбиш, унҗиде, унбер;
б) дүртйөз, ун тугыз, бермең ун ике;
в) утыз алты, сиксән җиде, йөз унбер.
4. Кушма саннар гына язылган юлны табыгыз.
а) биш, унбиш, илле, биш йөз;
ә) җиде, ун җиде, җитмеш, җиде йөз;
б) алты, уналты, алтмыш, алты йөз;
в) унөч, унсигез, унбиш, унтугыз.

13.

5. Тезмә саннар гына язылган юлны табыгыз.
а) кырык сигез, егерме өч, илле биш;
ә) унбиш, унҗиде, унбер;
б) дүрт, йөз, унтугыз, бер мең унике;
в) утыз алты, сиксән, унбер.
6. Дөрес булмаган җавапны табыгыз.
а) биш, унбиш, илле – тамыр саннар;
ә) сиксән җиде, җитмеш өч – тезмә саннар;
б) бер-ике, ун-унбиш, алты-җиде – парлы саннар;
в) унөч, унсигез, унбиш – кушма саннар.

14.

2015 –
66 –
442 –
7895 –
19
14
12



ике мең унбиш
алтмыш алты
дүрт йөз кырык ике
җиде мең сигез йөз туксан биш
унтугыз
ундүрт
унике

15.

АФӘРИН!
English     Русский Rules