Similar presentations:
Китап-синең дустың
1.
Юк аягы, юк күзе,Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.
2.
.Кулдан кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул.
Белмәгәне юк аның
Көзгесе ул дөньяның.
3.
.Бик күп тел белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.
Ул нәрсә?
.
4.
5.
Яшьдусларым! Иртәләрен кояш
белән бергә уянып, әти-әниләрегез
эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә
кузгаласыз – белем йортына –
мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә
үз хезмәтегез бар. Ул – белем алу.
Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын
таратуга, дәрескә кереп утырасыз
һәм иң беренче эш итеп кулга китап
аласыз.
6.
Китап – белем чишмәсе.Китап – галим, телсез мөгаллим.
Белем алыйм дисәң ничаклы,Сөй, хөрмәт ит,
ярат китапны.
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
Китапсыз көн – югалткан көн.
Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган
сирәк могҗизаларның берсе...
Китапны дусны сайлаган кебек сайла.
Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның
гөлләре.
Күп укысаң, күп белерсең.
7.
Первая книга.Есть книжка, которую читали все.
И ты, и твои папа с мамой , и дедушка,
с бабушкой.
Эта книжка- азбука. С ней ты идешь
в первый класс. Она помогает шагнуть
в мир знаний. Без азбуки не сочинишь
письмо, не прочтешь вывеску , не
напишешь свою фамилию.
8. Татар телендә беренче китап
Беренче татар китабы 1722нче елда дөнья күрә.Ул гарәп шрифты белән чыккан Петр I манифесты. Ә
1800нче елда Казанда татарча китап басу өчен
типография ачарга рөхсәт бирелә.
Татар халкы китапка: «Тәгам тән үстерә, китап
күңел үстерә»,-дип караган. Хезмәт халкында китап
уку, яки укыганны тыңлау традиция булып
формалашкан. Ул кышкы озын кичләрдә кич утырган.
Монда бала-чага, туган-тумача, күрше-күлән дә
кергән. Киросины булган, өе иркенрәк һәм күңеле
киңрәк булганнарга җыелган халык.
(Ш.Җәләлиев)
9. Беренче китаплар нинди булган
10.
.2 апрель –
Бөтендөнья балалар
китабы көне.