Similar presentations:
Дардемэнд (1859-1921)
1.
2.
3.
Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев(Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург
губернасының (хәзерге Башкортстанның) Эстәрлетамак
өязе Җиргән авылында туа. Әтисе башта сәүдә эшләре
белән шөгыльләнә, ә соңыннан алтын приискасын ачып
җибәрә.
Закирның балалык һәм яшьлек еллары Юлык авылында
уза, аларның гаиләсе бу авылга 1862 елда күчеп килгән
була. Закир иң элек гаиләдә, аннары Моллакай авылы
мәдрәсәсендә белем ала.
1880-1881 елларда Төркиядә укый. Абыйсы Шакир
Рәмиев белән бергәләп нәшрият ачып җибәрү өчен
тырышалар. Әтиләре үлгәч, Закир һәм Шакир Рәмиевләр
алтын приискаларының хуҗаларына әйләнәләр. Торабара бу эш белән шөгыльләнү Шакир карамагына күчә, ә
Закир Рәмиев шигърият белән мавыгып, иҗат эшенә
күбрәк өстенлек бирә. Абыйсы Шакир да аңа теләктәшлек
итә.
4.
Өйләнгәч, Закир Рәмиев гаиләсе белән Оренбургтаяши башлый. Күп миллионнарга хуҗа булган Дәрдемәнд
үз акчаларын милләтен, аның мәдәниятен үстерү, аңбелемле итү өчен тота. Хатыны Мәһүбә дә үзе шикелле
милләт җанлы кеше булган. Приискалар урнашкан һәр
авылда алар мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр
ачканнар, сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга
җибәреп укытканнар, мәктәп укытучыларына хезмәт
хакы түләгәннәр, үз акчаларына аларга белемнәрен
күтәрү мөмкинлекләрен биргәннәр. Дәрдемәнд белән
аралашкан И. Гаспралы, Р. Фәхреддин, С. Максудый, Г.
Исхакый да аның матди ярдәмен тоеп яшиләр. Шулай
итеп, милләтне мәгърифәтле итү бурычы һәрчак
беренче урында торган.
5. Рәмиевләр төзеткән мәдрәсә бинасы
6. Абыйсы Шакир Рәмиев шагыйрьгә олы терәк була
7. “Белем эзләп, Кытайга да барырга була” (халык әйтеме)
• ДәрдмәндТөркиянең Истанбул
шәһәрендә (18801881) елларда яши.
• Ул биредә төрек
телен, мәдәниятен
өйрәнә.
• Гарәп, фарсы,рус
телләрен өйрәнүне
дәвам итә.
8. Мәһүбә Борнаева
• Укымышлы, зыялы.• Рәмиевләрнең һәр
приискасында
кызларга,
малайларга мәдрәсә
ача.
• Оренбургтан ерак
булмаган Каргалы
мөгаллимәләр
мәктәбенә
җитәкчелек итә.
9. Рәмиевләрнең гаиләсе
10. Закир һәм Мәһүбә Рәмиевләрнең Оренбургтагы йорт
11. С.Макъсуди һәм Дәрдмәнд гаиләләре белән
12. “Вакыт” газетасының баш мөхәррире –Фатих Кәрими
13. “Шура” журналының баш мөхәррире –Риза Фәхретдинов
14. Рәмиевләрнең Юлык авылындагы китапханәсе мөдире – Мирхәйдәр Фәйзи
15.
1. Эпитет-бизәк ачыклаучы сүз әйбер якикүренешнең тотрыклы, төп сыйфатын белдереп
килгәндә хасил була.
2. Риторик сорау- лирик геройга яки хикәяләүченең
укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе,
соравы, өндәве. Риторик өндәү ярдәмендә кисәтү,
соклану төсмере тудырыла.