Similar presentations:
Өй эшләрен хәзерләгәндә әти-әниләргә ярдәмгә
1. Өй эшләрен хәзерләгәндә әти-әниләргә ярдәмгә
Өй эшләрен хәзерләгәндә әтиәниләргә ярдәмгәБалаларны
мөстәкыйльлеккә
өйрәтү - аларның
киләчәген кайгырту ул.
2. Өйгә эшләрне хәзерләгәндә мөһим әйберләр:
Бала мәктәптәкызыксынып укыймы
Яхшы укучы булу аның
өчен мөһимме
Баланың нерв
системасы һәм
характеры
Өйгә эшләрне
хәзерләгәндә ата аналар
белән балалар
арасындагы мөнәсәбәт
3. Укуның 4 нәтиҗәсе:
Алган белемнәр һәмаларны тормышта куллана
белү
уку сәләтен үстерү һәм
ныгыту
дәресләрнең эмоциональ
йогынтысы
- канәгатьләнү яисә
канәгатьсезлек
- үз көчеңә ышану яисә
ышанмау
Ата-аналар белән балалар
арасындагы мөнәсәбәт
- уңай яисә тискәре
4. Нәрсәдән башларга?
Дәрес хәзерләү урыны. Иркен,бөтенәйберләрен куя алырлык.
Якты.Яктылык уртадан,яки сулдан
төшә аяклар идәнгә тиеп торырга
тиеш.
Өй эшләрен мәктәптән кайткач 11,5 сәгатьтән соң хәзерләсә
яхшырак,чөнки бала ял итәргә
өлгерә,ә өй эшләреннән , уеннан
армаган була
Телевизор карау ял итү түгел
Баланың тамагы яхшылап
туйдырылган булырга тиеш
Дәрес хәзерләргә комачаулаучы
факторлар : телевизор, компьютер
һ.б. эштән туктатып торыла.
5. Эшне дневниктан башларга.
№ 1 Баланы начар билге өчен сүкмәгез№ 2 Көндәлекне карагыз,бөтен өйгә
эшләр язылмаган булса язуны таләп
итегез
№3 Балага дневникның аның дусты
булуын аңларга ярдәм итегез
№4 Көндәлекнең бер атна алдан тутырып
куелуын таләп итегез, чөнки,кайбер
дәреләр атнага бер генә керә.
№5 Баланы пөхтәлеккә өйрәтегез.
Көндәлек –ул документ.
6.
Дәрес хәзерләгәндә баланытөрле сораулар белән
борчымагыз
Бала дәрес хәзерләгәндә аны
җәлеп итәрлек кызык
темаларга бүтәннәр белән дә
сөйләшмәгез.
Баланың уңышларын күреп
артык мактап ташламагыз, бу
да баланың игътибарын
алырга мөмкин.
7. өй эшләрен хәзерләүгә таләпләр
Һәрбер фәннән өйгә эш хәзерләүгә 30минуттан да артык вакыт китмәскә
тиеш.
Һәр 15-20 минут саен тәнәфес
ясалырга
Ару билгеләре-баш авырта,эч
авырта,хәлсезлек
Начар билге алган баланы ял , саф
һавада булудан мәхрүм итәргә
ярамый
Бала авырганда дәрес хәзерләргә
мәҗбүр итәргә ярамый
Язу фәннәрен телдән фәннәр белән
чиратлаштырырга кирәк
Өйгә эшне бирелгән көнне хәзерләү
әйбәтрәк,чөнки өйрәнелгән тема
онытылмый,киресенчә ныгытыла
8. өй эшләрен хәзерләүгә таләпләр
Уку фәннәре авыр биреләторган баларга параграф
текстларыннан соң бирелә
торган сорауларга игътибар
биреп,шул сорауларга җавап
табып укырга өйрәтергә. Иң
элек параграф артындагы
сорауларны укысын, аннан
шул сорауларга кирәкле
информацияне табарга
өйрәнсен.
Бала өчен өйгә эшне үзегез
эшләмәгез, Бары тик авыр
өйгә эшне эшләргә ярдәм генә
.
итегез Үзегез эшләп биреп,
сез баланы
мөстәкыйльлеккә өйрәтәсе
урынга ялкаулыкка гына
өйрәтәсез.
9. өй эшләрен хәзерләүгә таләпләр
И уку ,чит телдән өйгә эшне берничә тапкыр кабатларгакирәк
Ял көнгә дәресләр калдырмаска тырышыгыз
Өйгә эшләрне әзерләгәндә балага психологик ярдәм
кирәк
Баланың кимчелекләрен гел әйтеп тормагыз, ул мин
ата-ананың өметләрен аклый алмыйм икән дип
борчылачак
10. Балада укуга уңай караш тәрбияләү өчен:
Баланың хаталарын күрепкөлмәгез,ачуланмагыз,
алдагы хаталарын исенә
төшермәгез,ә бәлки хаталарны
табарга,төзәтергә, каян килеп
чыкканын аңларга ярдәм
итегез.
Контрольне хаталарны төзәтү
өчен генә кулланмагыз. Баланы
мактап та алыгыз.Бүгенге эше
кичәгедән яхшырак булуына
игтибар итегез,үз көченә
ышаныч арттырыгыз
11. Ничек итеп балага өйгә эшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Дәрес хәзерләргәвакытында утырырга
ияләндерергә.
Бала кружоккка
йөрсә,дәресләрне соңрак
хәзерләргә була, ләкин
дәрес хәзерләү вакыты
кичкә калырга тиеш түгел.
12. Ничек итеп балага өйгә эшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Бала дәрес хәзерләгәндә ял итепалырга тиеш
Дәресеңне хәзерләмичә өстәл
яныннан китмисең дигән сүз
дөрес түгел.
Ял өчен 5 минут вакыт җитә.(
физик күнегүләр эшләп алырга
мөмкин)
4-5 сыйныф укучысы 2 сәгать
дәрес хәзерләргәтиеш.
13. Ничек итеп балага өйгә эшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Мәктәптә бирелгәннәнтыш өйгә эшләр бирмәгез.
Мәктәп дәресләреннән
соң баланың эшләү
сәләте кимегәнен
онытмагыз
14. Ничек итеп балага өйгәэшләрне хәзерләгәндәярдәм итәргә
Класста начар эшләнгән эшне яңаданАны тикшереп чыгарга,хаталарын
төзәтергә мөмкин, ләкин кире
күчереп язу эшлисе килүтеләген
бетерү, баланың үз көченә ышанычны
югалта
Бөтен дәреләр дә хәзерләнеп
беткәнме икәнен тикшерегез
Бала өйгә эшләрне эшли алмаса
аңлатыгыз,укытучыга мөрәҗәгать
итегез
15. Ничек итеп балага өйгәэшләрне хәзерләгәндә ярдәм итәргә
Баланың мөмкинлегеннән чыгыпөйгә эшләрнең чиста, пөхтә
эшләнелүен таләп итегез.
Балага кайчанга хәтле ярдәм
итәргә? Баланың үз эшен узе
оештыра алу, уз-үзенә бәя бирү
мөмкинлеге булганчы. Башта
ияләнгәнче бала янында утырып
торасың , дәрес хәзерләү гадәткә
кергәч, балага мөстәкыйльлек бирә
башлыйсың. Ләкин барыбер
контрольне югалтмаска кирәк.
16.
Бала өчен эшләмәгез!Бала белән бергә
эшләгез! Әкренләп ул
барысын да үзе эшләргә
өйрәнәчәк!
Баланы тәртипкә
өйрәтегез. Дәрес хәзерләп
бетерүнең соңгы этабы –
портфель тутыру. Эш
беткәч бала иртәгесе уку
көненә кирәк бөтен
әйберне сумкасына
тутырып куярга тиеш. Бу
аңа үз-үзенә ышаныч
тудырырга ярдәм итә,
психологик яктан
тынычландыра.