1.68M
Category: lingvisticslingvistics

Шарт һәм кире хәлләр

1.

Татарстан Республикасы
Лаеш муниципаль районы
МБГБУ «Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Шарт һәм кире хәлләр
7нче сыйныфта татар теле дәресе.
Үткәрде: югары квалификацияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Илcөяр Дәүләт кызы Шәрәпова.

2.

Дәреснең максатлары:
-укучыларга шарт һәм кире хәлләр, аларның
җөмләдәге урыны турында төшенчә бирү,
аларны танырга һәм дөрес кулланырга,
синтаксик яктан тикшерергә өйрәтү;
-укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади
активлыкларын , мөстәкыйльлекләрен үстерү,
төркемнәрдә эшләп, үзара дустанә мөнәсәбәт
булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга
өйрәтү;
-хезмәткә хөрмәт, эш сөючәнлек, кыюлык
тәрбияләү.

3.

4.

Эшнең билгесен аңлатам,
Кыскалыкны яратам,
Вакытны кадерләргә,
Күләм-чаманы исәпләргә,
Урыныңны онытмаска,
Максатны югалтмаска
Барчагызны өйрәтәм.
Хезмәтне сез сөегез,
Кайсы җөмлә кисәге булуымны белегез.

5.

Хезмәт
төбехөрмәт.

6.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Габдулла Тукай

7.

Эй ар гайд структурасы
Дәрес башында
Раслаулар
Татар телендә хәлнең 8
төркемчәсе бар
Шарт хәле эшең үтәлү шартын
белдерә
Кире хәл көтелгән эшнең киресе
булуын белдерә
Шарт хәле шарт фигыль
формасы, икән бәйлек сүзе,
сорауны белдергән –мы, -ме
кисәкчәсе аша белдерелә.
Кире хәл шарт фигыль, хәл
фигыль һәм да, дә, та, тә
кисәкчәләре, карамастан,
карамыйча бәйлек сүзләре,
боерык фигыль формасы белән
белдерелә.
Дәрес ахырында

8.

Түбәндәге җөмләләрдән хәлләрне табарга,
аларның төрен билгеләргә:
Элек хезмәт, аннан хөрмәт.
Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.
Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем.
Башланган эш юлда калмый.
Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.

9.

Янәшә утыручылар хәл турында белгәннәрне
бер-беребезгә сөйлибез.

10.

Тактадагы җөмләләрдән хәлләрне табарга һәм аларның
төрен, кайсы сүзне ачыклавын, кайсы сүз төркеме белән
белдерелүен, нинди чаралар ярдәмендә бәйләнешен
билгеләргә.
Күп эшләсәң эш көне, тук булырсың кыш көне.
Хезмәт итәсең икән, хөрмәт күрерсең.
Сүз бирдеңме – үтә, уйладыңмы - эшлә.
Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз
җитәр.
Уңган кеше, эше күп булуга карамастан, һәр
нәрсәгә җитешә.
Ничек кенә тырышма, ялгыз ерак китеп булмый.

11.

Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге
дәреснең төп максаты нинди була? Без хәлнең кайсы
төрләрен өйрәнәчәкбез?

12.

Унберенче март.
Шарт һәм кире хәлләр.

13.

Нәтиҗәләр ясыйк.
Нәрсә ул шарт хәле?
Нәрсәне белдерә?
Кайсы сүз төркемен ачыклый?
Ничек белдерелә?

14.

Эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә
буйсынып килгән иярчен кисәк
шарт хәле дип атала.
Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә:
-шарт фигыль формасы -са, -сә аша;
-икән бәйлек сүзе аша;
-сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша.

15.

Нәрсә ул кире хәл? Нәрсәне белдерә?
Кайсы сүз төркемен ачыклый?
Ничек белдерелә?

16.

Көтелгән эш-хәлнең киресе буласын
белдереп, фигыльгә буйсынып килгән иярчен
кисәк кире хәл дип атала.
Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә:
-шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә
кисәкчәләре белән;
-карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре
белән;
-боерык фигыль формасы белән.

17.

Дәреслек белән эш.
Беренче төркем 111 нче күнегүдәге Г.Тукай
шигыренең беренче куплетыннан, ә икенче
төркем икенче куплетыннан бүген өйрәнгән
хәлләрне таба. Төркем җитәкчесе җавап
бирә.

18.

“Хезмәт”
темасы буенча горизонталь, диагональ һәм
вертикаль линия буенча, өчәр сүзне файдаланып, шарт
яки кире хәлләрне кертеп, өчәр җөмлә төзергә. Янәшә
утыручылар төзелгән җөмләләр белән уртаклаша.
Хезмәт
ярату
һөнәр
сөенү
эш
булу
сөю
баю
уңу

19.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.
Кайсы төркем тизрәк?
Җөмләләргә синтаксик анализ ясарга.
I төркем:
Эшләмәсәң эш көне, ни
ашарсың кыш көне
II төркем:
Бушлай эшләсәң дә, тик торма.

20.

ФРЕЙЕР моделе буенча эшләү.
Шарт
хәленә хас
сыйфатлар
Мисаллар
Шарт
хәле
Шарт хәленә
хас
булмаган
сыйфатлар
Кире
мисаллар

21.

Конструктив сорау. Шарт хәленең без
өйрәнгән башка хәл төркемчәләреннән
аермасы нидә?
Генератив сорау: әгәр безнең телебездә хәл
җөмлә кисәге булмаса, аралашу мөмкин
булыр идеме?

22.

Башка төркемчәләр күбрәк рәвеш белән
белдерелә, ә шарт хәле гел шарт фигыль яисә
башка фигыль формалары ярдәмендә ясала.

23.

“Хәл төркемчәләре” каруселе
Урын хәлләре
Вакыт хәлләре
Сәбәп хәлләре
Максат хәлләре
Рәвеш хәле
Кире хәл
Шарт хәле
Кире хәл
Бирелгән хәлләрне тиешле “өй”ләренә урнаштырырга:
тиз, әкрен, уттай, уртача, дусларча, башта, акчалата, ерак, якын, түбән,
байтак, тикмәгә, югарыда, бервакыт, минемчә, иртән, кичен, бушка,
юри, берәмләп, төнлә, беркадәр, аста, тышта, эчтә, аз, күп, җәен,
кышын, сирәк, юктан гына, аз-маз, сәбәпсезгә, сизенгәндәй,
өлкәннәрчә, кат-кат, биниһая, бихисап.

24.

Сүзлек эше
Биниһая -чиксез, очсыз, кырыйсыз, бик күп.
Бихисап- бик күп, чиксез, санап бетергесез.

25.

Физкультминут

26.

27.

Текстның
темасы
Нәтиҗә
Анда
күтәрелгән
проблемалар
Үз фикереүне
раслау
Авторның
әйтергә
теләгән
фикере
Үз
фикеребез

28.

Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше,
белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең
олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш
кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул
хезмәтенә кайтып кала.
Игенче һөнәре нәкъ менә шундыйлардан. Игенче, үз
коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя:
сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне
суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр
екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген
җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче
борчылудан туктый.
Һәрбер бөртеге гаять зур авырлыклар белән табылганга,
бөек ул икмәк!

29.

Хезмәт
темасы
Чын кеше
булыр өчен,
хезмәт
сөяргә кирәк.
Игенче
хезмәтен
бәяләп
бетереп
буламы?
Хезмәт
булмаса,
кеше дә
булмас иде
Һәр хезмәт,
шул исәптән
игенче
хезмәте дә
бөек.
Кешенең
хезмәтен
олылый
белергә
кирәк.

30.

Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше,
белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең
олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш
кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул
хезмәтенә кайтып кала.
Игенче һөнәре нәкъ менә шундыйлардан. Игенче, үз
коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя:
сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне
суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр
екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген
җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче
борчылудан туктый.
Һәрбер бөртеге гаять зур авырлыклар белән табылганга,
бөек ул икмәк!

31.

Эй ар гайд структурасы
Дәрес башында
Раслаулар
Татар телендә хәлнең 8
төркемчәсе бар
Шарт хәле эшең үтәлү шартын
белдерә
Кире хәл көтелгән эшнең киресе
булуын белдерә
Шарт хәле шарт фигыль
формасы, икән бәйлек сүзе,
сорауны белдергән –мы, -ме
кисәкчәсе аша белдерелә.
Кире хәл шарт фигыль, хәл
фигыль һәм да, дә, та, тә
кисәкчәләре, карамастан,
карамыйча бәйлек сүзләре,
боерык фигыль формасы белән
белдерелә.
Дәрес ахырында

32.

Үзбәя:
Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур
булмаган ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне бик
яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән
укучыга - “5”
2-3 ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне яхшы
беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга “4”
4-5 ялгыш ясап,шарт һәм кире хәлләрне бераз беләм
һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучыга “3”

33.

34.

Өй эше:
Төрле хәлләр кулланып, сочинениефикерләмә язарга: “Хезмәт төбе-хөрмәт”.
English     Русский Rules