479.61K
Category: pedagogypedagogy

Идегәй – дастан һәм поэма герое

1.

Идегәй – дастан һәм поэма герое

2.

Идегәй – дастан һәм поэма герое
Эшне башкарды: Казан шәһәре Совет районы Балалар һәм
яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясенең “Туган як
әдәбияты” берләшмәсе әгъзасы, 124нче рус-татар урта мәктәбенең 10
сыйныф укучысы Гаделшина Айгөл Зөфәр кызы.
Фәнни җитәкче: өстәмә белем бирү педагогы Җамалиева Л.Ф.;
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимова К.У.

3.

Тикшерү объекты – Р.Харисның
“Идегәй” поэмасы
• Безнең фәнни эшнең максаты –
“Идегәй” дастанының һәм
поэма героеның татар
дөньясындагы әһәмиятен
күрсәтү.
• Әлеге максаттан чыгып,
түбәндәге бурычлар
билгеләнде:
• “Идегәй”нең – тарихи дастан
булуын билгеләү;
• әсәрнең өйрәнелү тарихын
барлау;
• әсәрнең төрле версияләрен
күрсәтү;
• Идегәй – поэма герое.

4.

“Идегәй” дастаны – тарихи дастан

5.

Дастанның тарихи юллары
1820 ел – дастанның I
варианты дөнья күрә.
1941 ел – Н. Исәнбәтнең
җыелма версиясе чыга.
1941 ел – Н. Исәнбәтнең
биш пәрдәлек “Идегәй”
трагедиясе басыла.
1944 ел – дастанны өйрәнү
тыела.

6.

Дастанның тарихи юллары
1980 ел – әдәби ядкәрләрне
өйрәнү эше яңадан башлана.
1988 ел – дастанның татар
һәм рус телендә шигъри
тәрҗемәләре вакытлы
матбугат битләрендә басыла.
1990 ел – С.Липкин
тарафыннан рус телендә
тәрҗемәсе дөнья күрә.
2007 ел – Р.Харисның
“Идегәй” драматик поэмасы
басыла.

7.

195 яшьлек Субра карт
дошманны “сугышып түгел,
сугышмыйча оту шәп дип
атый”. Кобыгылның көче,
гайрәте әкият батырларына
хас. Ул үз көченә ышана, бик
көчле шәхес буларак бирелә.
Аның теләге изге “Алтын
Урда халкына бәхет бирер
уем. Алтын Урда тәхетен
ныгытырга уем бар!” дип
җавап бирә ул үзен
данлаучыларга. Әмма бу даншөһрәтләрдән көнләшүчеләр
дә бар.

8.

Шундый мәкерле дошман –
вәзир. Ул дастанда Киң Җанбай
дип бирелә. Ул яшертен аның
турында бөтен мәгълүматны
җыя. Вәзир Норадынның
Җаникәне яратуын, ә
Җаникәнең күңеле Идегәйдә
булуын белә.

9.

Шушы серләрне белгән вәзир ата
белән улның дошманлашуына
сәбәпче була. Вәзир хан янына
кереп, Кобыгыл турында коткы
салып чыга. Кобыгыл ханнан улы
Норадынга кызын сорарга
батырчылык итә.
... Хәлләр катлаулана. Идегәй
сарайдан качып китә. Идегәй
китә, әмма Норадын кала.

10.

Хан кызы Җаникәне Норадынга
бирергә риза. Ләкин бер шарт:
атасы
Идегәйне
башы
бәрабәренә. Бу күренеш “Ана
йөрәге” легендасын хәтерләтә.
Идегәйне
үтерергә
килгән
Норадын атасы белән дуслаша
һәм алар бергә Туктамышка
каршы
күтәреләләр.
Вәзир
Җаникәгә
өйләнеп
качып
китмәкче була.

11.

Халык сөеклесе идең,
Каргышын тыңла бүген.
Мондый чакта исән
калу,
Идегәй , бәхет түгел ...

12.

Шулай итеп, Р.Харисның “Идегәй”
поэмасында Идегәйнең Туктамыш хан
белән дошманлашуында төп сәбәп
дастандагы кебек үк – көнчелек һәм
мәкерлек ята. Ата белән бала арасындагы
мөнәсәбәтләр бозылуга вәзир сәбәпче
була.
Нәтиҗә, Алтын урда дәүләтенең таркалу
чорында иҗат ителгән дастан, гасырлар
аша үтеп безнең көннәргә килеп җиткән.
XX йөздә фәнни өйрәнелгән.

13.

Йомгаклап әйткәндә, дастан иҗат
ителгәннән соң еллар түгел
гасырлар узгач та, аңа нигезләнеп
әдәби әсәрләр языла. Халык
күңелендә тарихи Идегәйгә дә,
дастан герое булган эпик Идегәйгә
дә мәхәббәт саклану турында
сөйли.

14.

Игътибарыгыз өчен
рәхмәт!
English     Русский Rules