76.29K
Category: lingvisticslingvistics

«Анатэлэм» әлифбәсэ

1.

ТАТАР ӘДӘБИ ТЭЛЭ ӨЩӨН ҚУЛАЙ ӘЛИФБӘ ҺӘМ
АНЫҢ ҮЗЭНЩӘЛЭКЛӘРЭ
АНАТЭЛЭМ
ТӨЗҮЩЭСЭ: АЙРАТ МАНСУР УҒЛЫ ҒИЗЗӘТУЛЛА
Элэмтә: [email protected]
«МИЛЛӘТ ТЭРЭКЛЭГЭ» ҚОРОЛМАСЫ
1439/2018

2.

«АНАТЭЛЭМ» ӘЛИФБӘСЭ
Аа, Әә, Бб, Гг, Ғғ, Дд, Ээ, Җҗ, Зз, Ии, Йй, Кк,
Ққ, Лл, Мм, Нн, Ңң, Оо, Өө, Пп, Рр, Сс, Тт,
Уу, Үү, Ww (Ўў), Фф, Хх, Һһ, Щщ, Шш, Ыы,
Ьь йәки (ʼ) - барлығы 33 хәрэф йәки 32
хәрэф һәм бэр билгэ.

3.

ХӘЗЭРГЭ ТАТАР ӘДӘБИ ТЭЛЭНЭҢ ӘЛИФБӘСЭ ҺӘМ
ДӨРӨС
ЙАЗУтэлэнэң
ҚАҒИДӘЛӘРЭ
ТУРЫНДА
Хәзэргэ татар
әдәби
әлифбәсэ
һәм дөрөс йазу
қағидәләрэ татар тэлэнә җимэргэщ тәьсир йасый. Бу турыда
татар тэлэн уқытқан уқытущылар да һәм татар тэлэ бэлән
шөғөлләнгән бэлгэщ-ғәлимнәр дә әйтә килдэләр. Моноң
сәбәбэ: татар тэлэ үз ғөмөрөндә бик күп әлифбәләр
алмаштырып ғәрипләндэ һәм шул әлифбәләргә йарақлашу
өщөн дөрөс йазу қәғидәләрэ төзөлдө. Бэр йақтан қарағанда
кәмиллэккә омтолу да кирәктэр, ләкин артық үзгәртү бэлән
шөғөлләнү тэлгә үсәргә ирэк бирми һәм тэлнэ қулланущы
халық үзгәртэп қорущылар артыннан щабып, үзгәртүләргә
күнэгэп өлгөрә алмый. Ләкин шул уқ wақытта тэлнэң сөйләмэн
һәм йаңғырашын исәпкә алып, аңа туры килә торған қулай
әлифбә табу һәм тэлнэң үзэнщәлэкләрэн сақлый торған йазу
қағидәләрэн булдыру ул милләтнэң бик зур ихтийаҗы һәм
бурыщы. Шушы йүнәлэштә «АНАТЭЛЭМ» әлифбәсэ бик мөһим

4.

Аа хәрэфэнэң үзэнщәлэкләрэ
Аа — бу хәрэф «О»лаштырылып әйтэлә (Ао), йәғни бу
хәрэфнэ әйткәндә ирэннәр түгәрәкләнэп рус тэлэнэң
«О»сына йақынайтып әйтэлә. Сүздә исә бу хәрэф сүзнэң
ахырына таба ащылыбрақ китә, йәғни ирэннәр
йырылыбрақ китэп, рус тэлэнэң Аа хәрэфэнә охшатып
әйтэлә. Мәсәлән: ТАОТАоРЛАРДАН. Сөйләмдә басым
ахырғы иҗэккә төшә. Мәсәлән: ТАТАРЛАРДÀН.

5.

Ғғ хәрэфэнэң үзэнщәлэкләрэ
Ғғ -
бу хәрэф татар әдәби тэлэнә хас булған қалын уқылышлы «Г»
хәрэфэ. Ул ғәмәлдәгэ татар әдәби тэлэнэң йазуwында «Г» йәки «Гъ»
дип бирэлә. Мәсәлән: галим — ғәлим, гамәл — ғәмәл, гыйлэм —
ғилэм, гомэр — ғөмөр, сәгать — сәғәт, мәгънә — мәғнә, ягъни —
йәғни. Бу хәрэф башқорт һәм қазақ тэлләрэ йазуларында қулланыла
индэ. Ә аның татар тэлэ йазуwында булмаwы өстәмә хәрэфләр
қуллануға һәм өстәмә қағидәләр төзүгә китэрдэ. Моңа мисаллар: «г»
хәрэфэн қалын уқу өщөн «г» хәрэфэннән соң килгән нэщкә сузық
қалын сузық хәрэфкә алмаштырылды, мәсәлән, гамәл — ғәмәл,
гыйлэм — ғилэм, гомэр — ғөмөр, ә болай эшләнгәндә нэщкә
сузықны бэлдэрү өщөн тағы өстәмә хәрэфләр алынды, мәсәлән,
сәгать — сәғәт, табигать — табиғәт, канәгать — қәнәғәт, мәгънә
— мәғнә, ягъни — йәғни. Болай эшләw татар әдәби тэлэн өйрәнүнэ
қатлаwландырды, шуңа күрә әдәби сөйләм һәм йаңғырашны сақлап
қалу бары тик һәр аwаз өщөн айырым бэр хәрэф алу бэлән гэнә

6.

Ээ
Ээ хәрэфэнэң үзэнщәлэкләрэ
— ғәмәлдәгэ татар тэлэ йазуwында бу хәрэф, рус тэлэнэң
қағидәләрэнә буйсындырылып, икэ төрлө хәрэф бэлән бирэлгән: сүз
башында килгәндә «Э» булып, ә сүз уратсында һәм ахырында
килгәндә «Е» булып йазыла. Мәсәлән: элек - элэк, энҗе - энҗэ, энем
- энэм, эреде - эрэдэ. Татар тэлэ йазуwы рус тэлэ (кириллик)
әлифбәсэнә нигэзләнгәнгә ғәмәлдәгэ уңайсыз әлифбәнэ төзүщэләр
қағидәләрдә дә татар тэлэн рус тэлэнэң дөрөс йазу қағидәләрэнә
буйсындырғаннар. Ә бу исә татар тэлэнэң «бэр аwаз — бэр хәрэф»
дигән қағидәсэн бозу дигән сүз. Щөнки рус тэлэндә Ее хәрефе «Э»
аwазын ғына бэлдэрэп қалмыйща, ул әлэ икэ аwаздан торған хәрэфнэ
дә [Й+Э] бэлдэрә. Бу татар тэлэнә хас түгэл, анда һәр аwазға бэр
хәрэф булырға тийэш. Шуңа күрә, «Э» аwазы өщөн икэ хәрэфтән Ээ
хәрэфэ гэнә қалдырылырға тийэш. Мәсәлән, монгол тэлэ йазуwы да
рус хәрэфләрэнә нигэзләнгән, шуңа қарамастан анда Ээ хәрэфэ «Э»
аwазын бэлдэрэп сүз уртасында да йазыла, ә «Е» хәрэфэ рус
тэлэндәгэщә икэ аwаздан торған хәрэф [Й+Э] урынына ғына

7.

Йй хәрэфэнэң үзэнщәлэкләрэ
Йй —
бу хәрэф ғәмәлдәгэ татар әдәби тэлэ йазуwында урын алған йарым тартық
хәрэф, ләкин ғәмәлдәгэ дөрөс йазу қағидәләрэ рус тэлэнэң дөрөс йазу қағидәләрэнә
буйсындырылғанға бу хәрэфнэң wазыйфасы рус әлифбәсэннән өстәмә хәрэфләр кэртү
бэлән қысырықланған. Бу өстәмә хәрэфләр болар: Ее, Ёё, Яя, Юю. Татар тэлэнэң «бэр
аwазға — бэр хәрэф» қағидәсэ буйынща бу хәрэфләр артық хәрэфләрдән санала һәм
аларны қуллануда бэр ихтийаҗ да йуқ, щөнки аларны Йй хәрэфэ бэлән бирэргә була: Ее
— Й+Э/Й+Ы, Ёё - Й+О, Яя - Й+Ә/Й+А, Юю — Й+Ү/Й+У. Болай эшләw әдәби сөйләм
йаңғырашын сақлап қалащақ һәм татар тэлэн өйрәнүщэләргә қыйынлықлар
тудырмайащақ. Әммә бу өстәмә хәрэфләрнэ алу буталщылыққа китэрдэ индэ. Мәсәлән:
яшь, ягъни, ямьле сүзләрэндә Яя хәрэфэн қулланғанда өстәмә хәрэф алу ихтийаҗын
тудырған, бу сүзләрнэ бит йәш, йәғни, йәмлэ дип тә бирэргә була. Ә ягъни сүзэ
бөтөнләй буталщылықлы, бу сүздәгэ «я» ул «йә»мэ йәки «йа»мы? Әг әр «йә» дийэлсә,
аның артыннан килгән хәрэф қалынлық билгэсэ бэлән бирэлгән һәм бу татар тэлэн
өйрәнүщэләргә аңлаwда қыйын қағидә булып қала бирә. Бу өстәмә хәрэфләрнэ қуллану
тағы бэр татар тэлэнэң дөрөс йазу қағидәсэн боза, бу қағидә: «икэ сузық хәрэф бэр-бэр
артлы йазылмый, алар тартық бэлән айырылырға тийэш». Мәсәлән: уен - уйын, быел быйыл, кую — қуйу, куе — қуйы, баю - байу, аяк — айақ, тая — тайа.

8.

Ққ хәрэфэнэң үзэнщәлэкләрэ
Ққ —
татар әдәби тэлэнэң йазуwындағы қалын уқылышлы Ғғ
хәрэфэнэң саңғыраw сыңары. Ғәмәлдәгэ татар йазуwында ул Ғғ
хәрэфэ кэбэк үк «К» һәм «Къ» дип бирелгән. Мәсәлән: каләм —
қәләм, кыйммәт — қиммәт, кадерле — қәдэрлэ, дикъкать диққәт, фидакарь — фидәқәр, канәгать — қәнәғәт. Бу хәрэф
қазақ тэлэндә қулланыла индэ. Башқорт тэлэ өщөн дә айырым
хәрэф алынған. Ққ хәрэфэ Ғғ хәрэфэ кэбэк үк үзэнщәлэкләргә
ийә. Татар тэлэнэң «бэр аwазға — бэр хәрэф» дигән қағидәсэнә
күрә бу хәрэф татар әдәби тэлэнэң әлифбәсэндә булырға тийэш.
Аның әлифбәдә булуwы өстәмә хәрэфләр алуға һәм өстәмә
дөрөс йазу қағидәләрэ уйлап щығаруға ихтийаҗ қалдырмый.

9.

Оо һәм Өө хәрэфләрэнэң үзэнщәлэкләрэ
Оо —
бу хәрэф «Ы»лаштырылып әйтэлә (Оы), йәғни рус тэлэнэң
«О»сы бэлән татар тэлэнэң «Ы»сы арасындағы бэр аwазға охшатып
әйтэлә. Хәзэргэ татар әдәби тэлэнэң дөрөс йазу қағидәләрэ
буйынща Оо һәм Өө хәрэфләрэ сүзнэң бэрэнщэ иҗэгэндә йазылып,
икэнщэ иҗэгэндә «О» һәм «Ө» ишэтэлсә дә «Ы» йәки «Э» йазыла.
Ләкин бу саф сөйләм йаңғырашына туры килми. Оо һәм Өө
хәрэфләрэ сүзнэң ахырына таба ащылыбрақ китсә дә, барыбэр
үзләрэ йазылырға тийэш. Мәсәлән: болыт - болот, коры - қоро,
койды - қойдо, олы — оло, олысының — олосоноң, котырды қотордо, оттырды - оттордо, колынының — қолононоң, бөтэн бөтөн, төтэн - төтөн, өлэш - өлөш, өлэшэнэң - өлөшөнөң, өзэлдэ
— өзөлдө, өздэрэлдэ — өздөрөлдө, өлгэ — өлгө, өлгэсэ —
өлгөсө, көзгэсэ - көзгөсө, көйдэ - көйдө, көйдэрдэ - көйдөрдө,
гөлэнэң - гөлөнөң, сөлгэсэнэң - сөлгөсөнөң.

10.

Ww (Ўў) хәрэфэнэң үзэнщәлэклрэ
Ww йәки Ўў
— татар әдәби сөйләмэнә хас булған ирэн-ирэн
хәрэф һәм ул ғәмәлдәгэ татар йазуwында ирэн-тэш Вв һәм Уу
хәрэфләрэ бэлән бирэлгән. Әлбәттә болай эшләw татар тэлэн
имгәтә, щөнки башқа аwазны аңлата торған хәрэфнэ бэр үк wақытта
икэнщэ бэр аwаз өщөн қуллану һәм шул аwаз өщөн айырым бэр
хәрэф алмаw тэлнэң нигэзэн қақшата, сөләмэн җимэрә. Мисаллар:
вакыт - wақыт, авыл - аwыл, давыл - даwыл, тавык - таwық,
савыт - саwыт, ватык - wатық, ватан — wатан, тау - таw, дәү дәw, дәүләт - дәwләт, шаулау - шаwлаw. Рус тэлэнэң Вв хәрэфэн
татар тэлэнэң [wы] аwазы өщөн қуллану — татар тэлэн җимэрү,
аның асыл йаңғырашына иғтибар итмәw һәм рус тэлэнэң нигэзэн
күбрәк қайғырту дигән сүз. Шуңа күрә, Ww (Ўў) хәрэфэ татар тэлэ
әлифбәсэндә үз урынын алырға тийэш.

11.

Щщ хәэрэфнэң үзэнщәлэкләрэ
Щщ - ғәмәлдәгэ татар йазуwында бу хәрэф Чч хәрэфэ
бэлән бирэлгән. Чч хәрэфэ рус әлифбәсэннән алынған
буларақ [Т+Щ] қушылма тартық аwазларны бэлдэрә. Бу
хәрэф әлбәттә татар әдәби тэлэнэң [щэ] аwазына туры
килми, ә бары тик айырым ощрақта мишәр һәм кэрәшэн
сөйләмнәрэндә гэнә щағыла. Шуңа күрә татар әдәби
тэлэнэң йазуwында Щщ хәрэфэ булырға тийэш, ә Чч
түгэл. Мисаллар: чиләк - щиләк, читен - щитэн, чәч щәщ, чәчәк - щәщәк, чәчелде - щәщэлдэ, чагылды щағылды.

12.

Ьь хәрэфэнэң йәки ( ʼ ) билгэсэнэң
үзэнщәлэкләрэ
Ьь хәрэфэ йәки ( ʼ ) билгэсэ татар әдәби тэлэнә хас
кистэрэп уқу-әйтүнэ аңлата. Ьь хәрэфэ рус тэлэндә
нэщкәлэк билгэсэн аңлатса да, татар тэлэндә бу х әрэф
кистэрэп әйтү өщөн қулланыла ала йәки аның урынына
өскө өтөр (ʼ) қулланыла ала. Ғәдәттә кистэрэп әйтэләуқылар торған сүзләр татар тэлэнә ғәрәп тэлэннән кэргән
алынмалар булып тора. Мәсәлән: тәэмин — тәьмин
(тәʼмин), мөэмин — мөьмин (мөʼмин), Коръән - Қөрьән
(Қөрʼән), мәсьәлә - мәсʼәлә, Мәэлүфә - Мәьлүфә
(Мәʼлүфә).

13.

ҒӨМҮМИ ҮЗЭНЩӘЛЭКЛӘР
1. Татар тэлэнэң сузықлары 4 парлы һәм бэр парсыз хәрэфтән тора: Аа — Әә,
Ыы — Ээ, Оо — Өө, Уу — Үү һәм Ии. Барлығы 9 сузық хәрэф.
2. Татар тэлэнэң тартықлары йаңғыраw бэлән саңғыраwға бүлэнә, шуның 11-э
йаңғыраw, 10-сы саңғыраw, ә икэсэ йарым тартықлар: Бб — Пп, Гг — Кк, Ғғ —
Ққ, Дд — Тт, Җҗ — Щщ, Зз — Сс, Йй, Лл, Мм, Нн, Ңң, Рр, Ww, Фф, Хх - Һһ,
Шш.
3. Ғғ һәм Ққ хәрэфләрэннән соң қалын да, нэщкә дә сузық йазыла ала
(мәсәлән, ғәрәп тэлэндә қалын тартықлардан соң қалын сузықлар ғына йазыла
ала), әммә ғәдәттә Гг һәм Кк хәрэфләр алдыннан йәки алардан соң қалын
хәрэфләр алынма сүзләрдә гэнә йазыла, ә қалған ощрақта нэщкә сузыклар
ғына йазыла. Мәсәлән: гараҗ, газ, камэра, карта. Шул уқ wақытта, алынма
сүзләрнэ татар әдәби тэлэнэң сөйләм һәм дөрөс йазылу қағидәләрэнә
буйсындыру дөрөсрәк булыр, әгәр моно башқарып булмаса, әдәби тэлгә туры
килгән башқа төрки (йәки ғәрәп) тэлдәгэ сүзгә алмаштыру йахшырақ булыр.
Мәслән: гараҗ — абзар (ат абзары — машина абзары), газэта — җәридә
(ғәрәпщә).

14.

ҒӨМҮМИ ҮЗЭНЩӘЛЭКЛӘР
4. Адәм, сәлам, сәламәтлэк, маддә, идарә кэбэк сүзләр Аа бэлән
йазылмый, Әә бэлән йазылырға тийэш, щөнки бу сүзләр алынма
сүзләр һәм алар үз асылында да Әә бэлән уқылалар. Бу сүзләрнэ
Аа бэлән йазу ғәрәп имләсэннән латин, аннары рус әлифбәсэнә
күщэргәндә җибәрэлгән хаталардан, әммә бүгэн шул уқ рәwэшщә
дәwам итү бэр дә дөрөс булмас.
5. Хх һәм Һһ хәрэфләрэн бэр гэнә хәрэфкә (мәсәлән Хх хәрэфэнә)
қалдыруға щақырулар нищэк кэнә қызықтырғыщ булып күрэнмәсэн,
бу бэр дә төзөк қараш түгэл. Һһ хәрэфэ ғәрәп һәм фарсы
тэлләрэннән кэргән сүзләрдә қулланыла, ә алар (икэсэ бэргә) тэлнэң
2/3 өлөшөн тәшкил итә. Шуның өщөн һәр икэ хәрэф тә үз
wазыйфасын үти һәм бэрсэ бэрсэн алмаштырмый.

15.

ҒӨМҮМИ ҮЗЭНЩӘЛЭКЛӘР
6. Оо һәм Өө хәрэфләрэ сүзнэң бэрэнщэ иҗэгэндә дә һәм башқа иҗэкләрэндә, шулай
уқ үзгәргәндә қушымщаларда да йазыла, ә элэккэщә Ыы һәм Ээ хәрэфләрэ ишэтэлә
дип дә алар бэлән алмаштырылмый, «О» һәм «Ө» аwазлыры сүзнэң ахырына таба
ащылыбрақ китсә дә. Мәсәлән: бозылды - бозолдо, боздырылды - боздоролдо,
ощыртты - ощортто, сөйэндэрдэ - сөйөндөрдө, көлдэрдэ - көлдөрдө, көттэрдэ көттөрдө, өщэсэнэң - өщөсөнөң.
7. Ww хәрэфэ кириллик әлифбәдә булмаw сәбәплэ латин әлифбәсэннән алына. Шул уқ
wақытта бэларус тэлэ әлифбәсэндә Ўў хәрэфэ дә бар. Бу икэ хәрэфнэң қайсы
сайланса да дөрөс булыр. Әммә йазылышта хәрэфләр төрлөрәк булу җиңэллэк бирә.
Мәсәлән: тууы (хәзэргэ) — туwуwы һәм туўуўы. Ўў хәрэфэ Уу хәрэфэннән өскө
билгэ (ырғақ) бэлән айырылып торса да, йазуда бэр-бэр артлы йазғанда буталщылыққа
китэрү ихтималы бар. Шуның өщөн, уңайлық күзлэгэннән АНАТЭЛЭМ әлифбәсэндә Ww
хәрэфэ алынды. Мәсәлән, қазақлар һәм украиннар да латин әлифбәсэннән Ii хәрэфэн
қулланалар. Уу һәм Үү сузықларына бэткән сүзләр төрләнгәндә Ww хәрэфэ өстәлэп
төрләнэргә тийэш, ә хәзэргэ дөрөс йазу қағидәләрэ буйынща татар тэлэнэң «икэ сузық
бэр-бэр артлы йазылмый» қағидәсэ бозолған. Мәсәлән: су - суы, қурқу - қуркуы, басу
- басуы, үрщү - үрщүэ, күмү — күмүэ, ә булырға тийэш — суwы, қурқуwы, басуwы,
үрщүwэ, күмүwэ.

16.

ҒӨМҮМИ ҮЗЭНЩӘЛЭКЛӘР
8. Ьь хәрэфэ рус әлифбәсэндә нэщкәлэк билгэсэн бэлдэрсә дә, бу
хәрэфнэ татар тэлэнэдә кистэрэп әйтэлә торға сүзләрдә қулланырға
була һәм бу икэ йәнәшә тэл өщөн зур қыйынлықлар китэрмәс. Щөнки
рус тэлэндә дә Ьь һәм Ъъ хәрэфләрэ айырым ощрақларда кистэрү
өщөн қулланылалар. Мәсәлән: деревья, листья, подъезд, подъём.
Ә татар тэлэ өщөн Ьь хәрэфэ дә җитә һәм моноң ащық мисалы бар
индэ — мәсьәлә сүзэ. Мисаллар: тәэмин - тәьмин, тәэсир тәьсир, мөэмин — мөьмин, Коръән — Қөрьән. Шул уқ wақытта
кистэрү өщөн өскө өтөр (ʼ) билгэсэн дә қулланырға була, әммә бу
латин әлифбәсэ өщөн қулайрақ, щөнки анда кистэрү өщөн айырым
хәрэф алып булмый.
English     Русский Rules