Үткән дәресне кабатлау: Тәре походлары һәм аларның нәтиҗәләре.
Тәре походлары кайчан, кем чакыруы буеча башлана?
Тәре походларына кемнәр чыгып китә?
Крестьяннар- өметсезлектән һәм ачлыктан качып.
Феодаллар һәм җирсез рыцарьлар- бай шәһәрләрне таларга, яңа җирләр яулап алырга өметләнеп.
Рим папасы, руханилар- хакимлекләрен тагын да көчәйтәсе, байлыкларын арттырасы килеп.
Беренче булып походка кемнәр чыгып китә? Беренче тәре походы (1096-1099).
Ярлылар походы. 1096 елның язында походка Көнбатыш Европа илләренең крестьяннары кузгала. 60-70 мең кешедән торган 5-6 отрядка
Феодаллар походы. 1096 елның көзендә Франция, Германия, Италия феодаллары төрле юллар буйлап Көнчыгышка походка чыга. Өч елга
Рухани рыцарьлар орденнарын кемнәр, нинди максат белән оештыра?
Тәре йөртүчеләрнең биләмәләрен саклау һәм киңәйтү өчен Палестинада тамплиерлар (французлар), госпиталиерлар (италиялеләр),
Икенче тәре походы кайчан, кемнәр тарафыннан оештырыла?
XII гасырның уртасында Франция һәм Германия корольләре җитәкчелегендәге икенче тәре походы тулысынча җиңелүгә дучар була.
Өченче тәре походы кайчан, нинди максат белән, кайсы илләр тарафыннан оештырыла? Нәтиҗәсе нинди була?
Мисыр идарәчесе Сәлах-әд-Дин (Саладин) 1187 елда Иерусалимны христианнардан тартып ала. 1189-1192 еллардагы өченче тәре походы
Дүртенче тәре походы кайчан, кем тарафыннан, нинди максат белән оештырыла? Нәтиҗәсе нинди була?
Дүртенче тәре походы Рим папасы Иннокентий III тарафыннан 1202-1204 елларда, Иерусалимны яулап алу максатыннан оештырыла.
Шушы ук максат белән 1212 елда башланган балалар походы да уңышсыз тәмамлана. Балаларның бер өлеше кире борыла, бер өлеше
Барлыгы ничә тәре походы оештырырыла, тәре походлары ничәнче елларны колачлый?
Көнчыгышка барлыгы сигез тәре походы оештырыла. Тәре походлары 1096-1291 елларны колачлый.
Тәре походларының нәтиҗәләре нинди була?
Тискәре:- Көнбатыш илләренә дә, Көнчыгыш илләренә дә күп корбаннар китерә.
Уңай: - Урта диңгез сәүдәсе җанлана. Сәүдәдә беренчелек Төньяк Италия шәһәрләренә күчә (Венеция, Генуя). - Европада яңа
348.50K
Category: historyhistory

Үткән дәресне кабатлау: Тәре походлары һәм аларның нәтиҗәләре

1. Үткән дәресне кабатлау: Тәре походлары һәм аларның нәтиҗәләре.

Газетдинов И.Ф.

2. Тәре походлары кайчан, кем чакыруы буеча башлана?

3.

1095 елны Франциянең
Клермон шәһәре тирәсендәге
тигезлектә Рим папасы «билгә
кылыч тагарга» һәм, «Алла
табутын динсезләрмөселманнар кулыннан азат
итәр өчен», Көнчыгыш
илләренә юнәлергә чакыра.

4.

Поход ни өчен “Тәре
йөртүчеләр” исемен ала?

5.

“Изге җиргә” хәзер үк китәргә әзер
икәнлекләрен күрсәтеп күбесе шунда ук
киемнәренә кызыл тукымадан тәре тегеп куя.
Шуңа күрә Көнчыгыш походларында
катнашучыларны тәре йөртүчеләр,
походларны тәре походлары дип атыйлар.

6. Тәре походларына кемнәр чыгып китә?

7. Крестьяннар- өметсезлектән һәм ачлыктан качып.

Крестьяннарөметсезлектән һәм ачлыктан
качып.

8. Феодаллар һәм җирсез рыцарьлар- бай шәһәрләрне таларга, яңа җирләр яулап алырга өметләнеп.

Феодаллар һәм җирсез
рыцарьларбай шәһәрләрне таларга, яңа
җирләр яулап алырга
өметләнеп.

9. Рим папасы, руханилар- хакимлекләрен тагын да көчәйтәсе, байлыкларын арттырасы килеп.

Рим папасы, руханилархакимлекләрен тагын да
көчәйтәсе, байлыкларын
арттырасы килеп.

10. Беренче булып походка кемнәр чыгып китә? Беренче тәре походы (1096-1099).

11. Ярлылар походы. 1096 елның язында походка Көнбатыш Европа илләренең крестьяннары кузгала. 60-70 мең кешедән торган 5-6 отрядка

рыцарьлар
җитәкчелек итә. Бик зур югалтулар белән алар
Константинопольгә барып җитәләр. Византия
императоры аларны Кече Азиягә озата. Анда
алар Сәлҗүк төрекләре тарафыннан юк ителә.

12. Феодаллар походы. 1096 елның көзендә Франция, Германия, Италия феодаллары төрле юллар буйлап Көнчыгышка походка чыга. Өч елга

сузылган
походтан соң Иерусалимга тәре йөртүчеләрнең
биштән бер өлеше генә барып җитә.1099 елда
алар Иерусалимны алалар.

13. Рухани рыцарьлар орденнарын кемнәр, нинди максат белән оештыра?

14. Тәре йөртүчеләрнең биләмәләрен саклау һәм киңәйтү өчен Палестинада тамплиерлар (французлар), госпиталиерлар (италиялеләр),

Тевтон (немецлар) орденнары оеша.

15. Икенче тәре походы кайчан, кемнәр тарафыннан оештырыла?

16. XII гасырның уртасында Франция һәм Германия корольләре җитәкчелегендәге икенче тәре походы тулысынча җиңелүгә дучар була.

17. Өченче тәре походы кайчан, нинди максат белән, кайсы илләр тарафыннан оештырыла? Нәтиҗәсе нинди була?

18. Мисыр идарәчесе Сәлах-әд-Дин (Саладин) 1187 елда Иерусалимны христианнардан тартып ала. 1189-1192 еллардагы өченче тәре походы

Иерусалимны мөселманнардан тартып
алу максатыннан император Фридрих I
Барбаросса җитәкчелегендә немец
рыцарьлары,Француз короле Филлип II Август
җитәкчелегендә француз рыцарьлары, Англия
короле Ричад I Арыслан Йөрәк җитәкчелегендә
инглиз рыцарьлары тарафыннан оештырыла.
Поход уңышсыз тәмамлана.

19. Дүртенче тәре походы кайчан, кем тарафыннан, нинди максат белән оештырыла? Нәтиҗәсе нинди була?

20. Дүртенче тәре походы Рим папасы Иннокентий III тарафыннан 1202-1204 елларда, Иерусалимны яулап алу максатыннан оештырыла.

Диңгез кичәр өчен түләү
бәрабәренә, акчалары булмаган тәре
йөртүчеләр Венеция идарәчесе Энрико
Дандолога Константинопольне яулап биргәннән
соң Константинопольне, Византиянең бай
шәһәрләрен талыйлар Иерусалимга
бармыйлар. Поход уңышсыз тәмамлана.

21. Шушы ук максат белән 1212 елда башланган балалар походы да уңышсыз тәмамлана. Балаларның бер өлеше кире борыла, бер өлеше

ачлыктан, сусызлыктан үлә, калганнары
коллыкка сатыла.

22. Барлыгы ничә тәре походы оештырырыла, тәре походлары ничәнче елларны колачлый?

23. Көнчыгышка барлыгы сигез тәре походы оештырыла. Тәре походлары 1096-1291 елларны колачлый.

24. Тәре походларының нәтиҗәләре нинди була?

25. Тискәре:- Көнбатыш илләренә дә, Көнчыгыш илләренә дә күп корбаннар китерә.

26. Уңай: - Урта диңгез сәүдәсе җанлана. Сәүдәдә беренчелек Төньяк Италия шәһәрләренә күчә (Венеция, Генуя). - Европада яңа

культуралар: дөге, карабодай,
лимон, абрикос, карбыз устерә, шикәр
камышын куллана башлыйлар.
-Техник яңалыклар: Европалылар җил
тегермәннәре төзергә, көзге ясарга, металлны
яхшырак эшкәртергә өйрәнәләр.
-Көнкүрештә: ашар алдыннан кулларны юарга ,
эссе мунча керергә, эчке һәм тышкы киемнәрне
алыштырырга өйрәнәләр.
English     Русский Rules