312.84K

20220330_zolft_hkim

1.

2.

Язучы-прозаик,
драматург, шагыйрь һәм
эстрада җырчысы Зөлфәт
Хәким 1960 елның 11
августында
Татарстанның Түбән
Кама районы Шәңгәлче
авылында туа.

3.

Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, армиядә
хезмәт итә, соңыннан Казан химия-технология
институтында читтән торып укый.
1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә.
Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор,
драматург, проза остасы буларак мәгълүм.
Бүгенге татар театры сәхнәсен заманча
репертуар белән баета.
Хәзерге көндә Казанда яши һәм иҗат итә.

4.

Драма –матур әдәбиятның мөстәкыйль бер төре;
тормышчан конфликтка, вакыйгаларны геройларның
эш һәм хәрәкәтләре аша ачуга корылган диалог һәм
монолог формасында язылган сәхнә әсәрләре.
Максаты - геройны хәрәкәттә, каршылыкларда
күрсәтү. Тормыш конфликтында герой холыкфигыленең ачылуын тасвирлый.

5.

драма әсәренең нигезендә каршылык ята;
драмада хис-кичерешләр дәвамлы, вакыйгалар эчендә
күрсәтелә;
драма әсәрендә кеше образлары гына хәрәкәт итә.
Драма әсәренә хас элементлар -сәхнә, пәрдә, күренеш,
катнашучы, реплика, ремарка, каршылык, ярдәмче
каршылык, сөйләү, сөйләшү, пьеса, спектакль, актер,
мимика нәрсә ул һәм аларның автор идеясен, образларны
ачудагы роле аңлатыла.

6.

Төп образ Дилбәр-
19 яшьлек, табигатьне, туган
авылын ярата, табигыйлеге
белән күпләрне сокландыра. Ул
үз-үзен, тормышта урынын
эзли.
Китапханәче
булып
эшләүче
кыз
шәһәрдә
педучилищеда укый башлый һәм,
тупаслык, әхлаксызлык белән
очрашкач, барысын да ташлап
авылга кайта. Үзенең теләкомтылышларында,
мәхәббәтендә буталып кала,
күңелен ниндидер билгесезлек,
борчу биләп ала. Яшь кыз авыл
клубын бизәргә килгән рәссам
Мөхтәр белән очраша һәм ул
үзенең күңелен әкренләп ача
башлый.

7.

Мөхтәр –
урта яшьләрдәге
рәссам
Рәссам иҗатчыларны өч төркемгә
бүлеп карый: кәсепчеләр,
профессионаллар, мин-минле
иҗатчылар, ягъни үзләрен әллә
кемгә санап йөрүче бушкуыклар.Ул
үзен кәсепчеләр рәтенә кертә,
шуның белән тормыш итәргә акча
эшли. Үз эшен кешеләргә кирәк дип
саный, чөнки ул матурлык тудыра,
иҗат итә. Аның өчен матурлык
җан-күңел халәте булып, һәр
җирдә, һәр нәрсәдә бар, күрә
белергә генә кирәк. “Матурлык ул
кайда да матурлык. Аңа мөнәсәбәт
кенә төрлечә булырга мөмкин, - ди
ул һәм дәвам итә,- “Матурлык
күпме кешене иҗатка
илһамландыра, күпме җырлар
җырлана матурлык турында”.

8.

Рания-Дилбәрнең апасы,
25 яшь, эшмәкәр иреннән
аерылу сәбәбе итеп
үзенә ниндидер әйбер
итеп каравын, шәхси
милке итеп санавын, ә
кеше җанын, бәгырен
аңлаудан мәхрүм булуын
күрсәтә.
Әүхәт – Раниянең
аерылган ире. Үзенең эшгамәлләрен кирәгрәк,
мөһимрәк дип санавын
Әүхәт бик гади итеп
аңлата: “Мин алып
кайткан азык-төлек
кешеләргә көн саен
кирәк. Ә синең
картиналарыңнан башка
кеше гомер буе яши ала”.

9.

Әсәд - Дилбәрнең егете,
солдат.
Дилбәрне сүзендә тормауда гаепли.
Егетнең түбән җанлылыгы, эчке
культурадан мәхрүм булуы үз-үзен
тотышы, сөйләме аша тасвирлана.
Мөхтәрне кимсетергә теләп, аны
Малевич, Репин, Айвазовский (барысы
да дөньякүләм танылган рәссамнар)
исемнәре белән атый. Әмма моның
белән үзенең сәнгать, матурлык
дөньясыннан ерак кеше булуын,
тупаслыгын, әрсезлеген,
тәрбиясезлеген тагын бер кат
искәртә. Дилбәргә шәхси милке кебек
карап, һәрдаим көнләшүен күрсәтеп,
укучы-тамашачыда бары нәфрәт кенә
уята.

10.

Нәҗип –
клуб мөдире, 30 яшь
30 яшькә җитеп өйләнә
алмыйча йөрүче, культура
йорты хезмәткәре булса да,
рухи дөньясының бушлыгы,
сәнгатькә
һәм
сәнгать
кешеләренә мөнәсәбәте белән
моннан ерак булуын ача. Эшгамәлләрендә ул астыртын,
ялган битлек киеп йөрүче
бәндә булып ачыла. Әлеге
икейөзле, үзен генә яратучы
кешегә Мөхтәр мондый бәя
бирә: “Синең кебек әхлак,
мораль дип йөрүчеләр – иң
кабәхат кешеләр”.

11.

Сюжет-вакыйгалар
эзлеклеге.
Сюжет сызыгы-төп һәм
ярдәмче.
З.Хәкимнең “Сәер кыз”
драмасы интеллектуаль
эчтәлекле әсәр булып
тора һәм анда
сәнгатьнең асылы,
тормыштагы әһәмияте,
сәнгать кешеләре
турында җитди бәхәс
бара.

12.

Конфликт-хәрәкәт
барлыкка китерүче
каршылык. Каршылык 2
төрле эчке һәм тышкы
каршылык.
Геройлар ике төркемгә
бүленә

13.

Автор үзенең геройларын иҗат эшенә, сәнгатькә
мөнәсәбәттә сыный, бәяли һәм шактый ачык күренеп
торган ике төркемгә бүлә. Әмма бәхәскә нокта
куелмый. Аның дәвамы буларак драмага Мөхтәр
хатыны Ләйлә килеп керә. Әлеге ханымның күңел
борчулары, тулы канлы гаилә бәхетен таба алмавы
сәнгатькә мөнәсәбәтен, карашын билгели.

14.

Матурлык турында һәр кешенең үз фикере бар.
Мөхтәр: “Матурлык ул кайда да матурлык. Аңа
мөнәсәбәт кенә төрлечә булырга мөмкин. Матурлык
күпме кешене иҗатка илһамландыра, күпме җырлар
җырлана матурлык турында,”-ди . Әмма Мөхтәрнең
матурлыкка мәдхия укуы Дилбәрнең тормыштагы
беренче уңышсыз тәҗрибәсе белән үк кире кагыла:
“Ә минем гүзәллегем үзен-үзе саклый алмый бит. Аны
саклар өчен, янәшәдә ниндидер көч булырга тиеш. Ә
ул көч ямьсез генә була ала”.

15.

Дилбәрнең “Сез бәхетлеме?” дигән соравына Ләйлә:
“Моннан утыз ел элек Мөхтәр ясаган сурәтемдә
бәхетле,”- дип җавап бирә эчке сыкрануын яшермичә.

16.

Тема- әсәрнең нигезендә
ята торган вакыйгалар,
күренешләр , предметлар
бөтенлеге.
З.Хәкимнең “Сәер кыз”
драмасы интеллектуаль
эчтәлекле әсәр булып
тора һәм анда
сәнгатьнең асылы,
тормыштагы әһәмияте,
сәнгать кешеләре
турында җитди бәхәс
бара.

17.

Проблема - әсәр
материалында куелган
үткен каршылыклар,
мәсьәләләр.
Шактый каршылыклы,
гыйбрәтле язмышлар
сурәтләнә. Әсәр
геройларының берсе дә
бәхетле түгел. Язмыш
сынаулары аша үтеп,
сызлану, борчылу халәте
кичерә алар.

18.

Идея- әсәрдәге төп фикер
Автор идеалы – язучының
кеше нинди булырга
тиешлек хакындагы
хыялын сыйдырган,
кешеләр арасында
мөнәсәбәтләр нормасын
күзаллавы.
Әсәр
ахырында
өметышаныч рухы көчәя. Ул
Дилбәр
белән
бәйле.
Чынбарлык
дорфалыгына,
тупаслыгына
сәнгать
матурлыгын каршы куеп,
кешеләрне
яктырак,
чистарак итәргә омтылган
яшь кыз авылның әлеге
караңгылыгыннан
китәргә
карар кыла. Апасы Рания
әйткәнчә, аның “бәхеткә
лаеклы булуы – үзе бәхет
ләбаса”.
English     Русский Rules