188.92K
Category: lingvisticslingvistics

20220330_ber_sostavly_zhomllr

1.

Бер составлы җөмләләр

2.

Бер составлы җөмләләр
Бер гБер генә баш кисәге булган җөмлә бер составлы җөмлә дип
Бер генә баш кисәге булган җөмлә бер составлы җөмлә дип
атала.
Бер составлы исем, фигыль, сүз җөмләләр була.
атаНигәдер Нла
Бер генә баш кисНиәге булган җөмлә бер составлы җөмлә дип
атала
нә баш кисәге булган җөмлә бер составлы җөмлә дип Бер генә
баш кисәге булган җөмлә бер составлы җөмлә дип атала
атала

3.

Бер составлы җөмләләр
исем җөмлә
фигыль җөмлә
сүз җөмлә
билгеле
үтәүчеле
билгесез
үтәүчеле
гомуми
үтәүчеле
үтәүчесез

4.

Бер составлы исем җөмлә
Баш кисәк исем, сыйфат,
алмашлык, рәвеш,
модаль сүз, фигыль белән
белдерелә
1. Тагын шул эч пошыргыч
көзге көннәр . Тагын
йокысыз төннәр.
2.Кыш. Буран . Салкын һава. Я
фрак кадәрле кар төшә . ( Г.
Тукай)
3. Бүген бездә шатлык ! Хәзер
бик күңелле чак ! Ә
клубта салкын .(А.Шамов)

5.

Билгеле үтәүчеле фигыльҗөмлә
Үтәүче иялек, юнәлеш
килешендәге берәр сүз,
фигыль формасындагы
зат күрсәткече аша
белдерелә
1. Иртәгә безгә машина белән
урманга барырга
кирәк.(К.Тинчурин)
2.Бүген бик арылган,
рәхәтләнеп йоклыйсы
иде.(Г.Ибраһимов)

6.

Билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә
Үтәүче билгесез һәм аңа
игътибар да ителми. Баш
кисәк III зат күплектәге
хикәя һәм шарт фигыль
белән белдерелә.
1. Киемеңә карап каршы
алалар, акылыңа
карап озаталар . (Мәкаль)
2. Синең бу эшеңне
күрсәләр , рәхмәт
әйтмәсләр .( И. Гази )
3. Безнең якларда чишмәләрне
таш белән әйләндерәләр.

7.

Гомуми үтәүчеле җөмләләр
Мондый җөмләләрдә
үтәүче гомумиләштерелә.
Эш миңа да, сиңа да, аңа
да – һәр затка карый.
1. Сагынсаң да, саргайсаң
да сөйләп булмый кешегә. ( Җыр )
2. Коега төкермә , суын эчәрсең .
( Халык мәкале)
3. Кая гына барма , кайда да бер
кояш. ( Халык мәкале )

8.

Үтәүчесез җөмлә
Бу җөмләләрдә үтәүче
бөтенләй булмый, ул
турыда искә дә алынмый.
Эш үзеннән- үзе үтәлә
кебек.
1. Таңнар ата, өзелә
үзәк, җырлата да елата .
2.Җылытып җибәрде.
Калтырата. Караңгылана
башлады. Йоклатмады.

9.

Сүз җөмләләр
Баш кисәге бер генә сүз
белән белдерелә. Ул сүз
Хәбәрлек сүз, ымлык,
аваз ияртеме, кисәкчә
булырга мөмкин. Бу
җөмләгә башка сүз өстәп
булмый.
1. -Уңае килгәндә безгә кереп
чыккала.
-Әлбәттә.
2.-Ул укытучымы әллә?
- Түгел.
3.-Син кинога барасыңмы?
-Юк.

10.

“ Бер составлы
җөмләләр” темасы буенча тест
1. Бер составлы исем җөмләдә баш
кисәкләрнең кайсысы була
а) ия б) хәбәр в) ия дә хәбәр дә була
2.Ким җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр
а) баш кисәге төшеп калган җөмләгә
б) берәр җөмлә кисәге төшеп калган җөмләгә
в) бер составлы җөмләгә

11.

3.Бер составлы фигыль җөмләләр ничә төрле
була
а) 2 б) 4 в) 3
4.” Өйгә кайтам әле “ җөмләсенең төрен әйт
а) бер составлы ким җөмлә
б) ике составлы ким җөмлә
в) бер составлы тулы җөмлә

12.

5.Сүз җөмлә дип нинди җөмләләргә әйтәләр
а) бер сүздән генә торган җөмләләргә
б) үзенә башка сүзне ияртә алмый торган
сүздән торган җөмлә
в)баш кисәкләрдән генә торган җөмлә
6.” Минем китәсем бар” җөмләсе нинди җөмлә
а) ике составлы тулы җөмлә
б) ике составлы ким җөмлә
в) бер составлы тулы җөмлә

13.

9.Сүз җөмләләрдә кайсы сүз төркемнәре
кулланыла
а) аваз ияртемнәре, ымлыклар, модаль сүзләр
б) исемнәр
в) бөтен сүз төркемнәре дә
10. Ике бер составлы җөмлә кушма җөмлә
барлыкка китерә аламы
а) әйе
б) юк

14.

Җаваплар:
•А
•Б
•Б
•Б
•Б
•В
•Б
•В
•А
•А
English     Русский Rules