Дәреснең темасы:
Эй Ар Гайд структурасы
Саннарның цифрлар һәм сүзләр белән тамгаланышын кабатлау.
Күнегүнең җавапларын тикшерү
Релли Робин структурасы
Кагыйдәләрне кабатлау:
Физминутка – Тэйк – оф – тач даун структурасы.
Саннарны саналмышлары белән күчереп алырга һәм саннарның төркемчәләрен күрсәтергә.
Конэрс
Санга морфологик анализ ясауны кабатлау.
Релли Робин
Санга морофологик анализны тикшерү
Физ – минутка Микс – фриз - груп
Эй Ар Гайд
Өй эше
Игътибарыгыз өчен рәхмәт
58.50K
Category: culturologyculturology

Саннарны гомумиләштереп кабатлау

1. Дәреснең темасы:

Саннарны гомумиләштереп
кабатлау

2. Эй Ар Гайд структурасы

Дәрес
башында

Раслаулар
Дәрес
ахырында
1
Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме?
никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? сорауларының
берсенә җавап бирүче сүз төркеме САН дип атала.
2
Сан белән ачыкланган сүз САНАЛМЫШ була.
3
Саннар СҮЗЛӘР һәм ЦИФРЛАР белән белдерелә
алалар.
4
Саннарның шартлы билгеләре булган цифрлар 2
ТӨРЛЕ була.
5
Ясалышы ягыннан саннарның 4 ТӨРЕ бар.
6
Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына
карап, саннанрны 5 ТӨРКЕМГӘ бүләләр.
7
Саннар җөмләдә ТЕЛӘСӘ
булып киләләр.
8
Санга морфологик анализ ясау 5 ӨЛЕШтән тора.
НИНДИ җөмлә кисәге

3. Саннарның цифрлар һәм сүзләр белән тамгаланышын кабатлау.

1. Хәйрулла абый өч бала тәрбияләп үстерде. 2. 1944 нче елда военкоматтан
повестка килде. 3. Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган
икән. 4. Кәгазь җитештерүдә маклатура куллану ел саен чама белән биш – алты
миллион кубометр агачны саклап калырга мөмкинлек бирә. 5. Татар телендә
беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә
басылып чыга. 6. Спас манарасында беренче сәгать XVIII гасырда куелган. 7. Без
бүген № 3 күнегү эшләдек. 8. 1941 -1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы
булган.
Сүз
Гарәп
цифрлары
Рим
цифрлары

4. Күнегүнең җавапларын тикшерү

Сүз
Гарәп цифрлары
Рим цифрлары
Өч бала, меңнәрчә
алтыннар,
ел саен,
биш – алты миллион
кубометр агачны,
беренче китап,
беренче сәгать
1944 нче елда,
1612 нче елда,
№3 күнегү,
1941 – 1945 нче елларда
XVIII гасырда

5. Релли Робин структурасы

6. Кагыйдәләрне кабатлау:

1) Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар
алардан бераз аерыбрак языла: 1612 нче.
Тартык авазга беткән саннар кушымчасындагы ы һәм е
хәрефләре язылмый: уналтынчы – 1944 нче.
2) Рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымча да
куелмый : XVIII гасырда – унсигезенче гасырда.
3) Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша язылалар :
1941 – 1945 нче елларда. Тик мондый саннарны
парлы саннар белән бутарга ярамый : биш – алты
миллион кубометр агачны.
4) Шартлы билгеләрдә соң куелган саннар тәртип
саннарыча укыла: № 3 күнегү - өченче күнегү.

7. Физминутка – Тэйк – оф – тач даун структурасы.

Кем кушма санга 1 генә санны билгеләде утырыгыз.
Кем тамыр санга өчне, меңнәрчәне,
миллионны, беренчене билгеләде - басыгыз.
Кем парлы санга бер генә санны кертте утырыгыз.
Кемдә 2 тезмә сан килеп чыкты - басыгыз.
Кем дәкем саннарның ясалышы ягыннан 4
төре бар дип саный – утырыгыз.

8. Саннарны саналмышлары белән күчереп алырга һәм саннарның төркемчәләрен күрсәтергә.

259 нчы күнегү.
1. Ул кайтып кергәндә, өйдә бая күренмәгән ике җиткән кыз сәкедә
табын янында утыра иде.
2. Чыпта өемнәре өстендә дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу
карашлы; алты дисәң, бик кечкенә һәм арык малай утыра иде.
3. Кояшлы иртә. Чал Иделнең кечкенә генә бер утравы. Әйбәт
урын, балык та шәп каба. Икешәр кешелек ике көймәдә дүртәү
утырабыз. Дүртебезгә егермеләп балык булды бугай. Ярыйсы,
тик эреләре ычкына бит...
4. Биш – алты бала калса кулыңда,
Менә инде чокыр тормыш юлында.
5. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.
6. Тик барыр юллар гына туры килде дә,
Шуннан гына без икәү киттек.

9. Конэрс

10. Санга морфологик анализ ясауны кабатлау.

Анализ үрнәге:
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә
аз.
Җитмеш – сан, микъдар саны,
исемләшмәгән, җөмләдә аергыч
составында килгән, тамыр сан.

11. Релли Робин

12. Санга морофологик анализны тикшерү

Сүз төркеме.
Сүз төркемчәсе.
Исемләшкән булса – төрләнеше (килеш, сан,
тартым).
4. Сүз төзелеше буенча төре.
5. Җөмләдәге вазифасы.
Бер адәмнең яккан утына унау җылыныр
Бер – сан, микъдар саны, исемләшмәгән, тамыр сан,
җөмләдә аергыч була.
Унау – сан, җыю саны, исемләшкән: баш килештә,
берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр
сан, җөмләдә ия була.
1.
2.
3.

13. Физ – минутка Микс – фриз - груп

14. Эй Ар Гайд

15. Өй эше

1. Кемнәрнең раслауларда ялгыш
фикерләре булды, шушы темаларны
кабатларга.
2. “Минем гаилә” темасына саннар
кулланып кечкенә күләмле хикәя
язырга. Бер санга морфологик анализ
ясарга.

16. Игътибарыгыз өчен рәхмәт

English     Русский Rules