Барыбызга да таныш ШҮРӘЛЕ
Татар халык мифы “Шүрәле”
Г.ТУКАЙ “САБЫЙГА”
2.69M
Category: mythologymythology

Татар халык мифы "Шүрәле"

1. Барыбызга да таныш ШҮРӘЛЕ

2.

3.

4. Татар халык мифы “Шүрәле”

Шүрәле калын урманнарда яши. Ул кешегә
охшаган, тик бармаклары бик озын. Шүрәле кешене
адаштырырга, урман эченә алдап кертергә бик
ярата. Ул кеше кебек кычкыра, һәм кеше аңа таба
китә. Шулай итеп, Шүрәле тавышына алданган
кеше урман уртасына кереп китә дә адаша.
Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике
кеше булса, ул курка, ди. Кешеләрнең эте булса,
якын да килми икән. Эттән ул бик курка, ди.
Шүрәле кешеләр белән сөйләшергә, сорашырга
ярата. Үзе сорауларга җавап бирми. Шүрәлене
күрсәң, тешләреңне күрсәтергә ярамый икән.
Кешенең тешен күрсә, озын бармаклары белән
кытыкларга тотына, ди. Ул, бер кытыклый башласа,
үтергәнче кытыклый икән, ди.

5.

Мифта
Г.Тукайның әкият_поэмасында
Шүрәле
Дәреслекләрдә
Әкият-поэма буенча
мультфильмда

6. Г.ТУКАЙ “САБЫЙГА”

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.
Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
English     Русский Rules